Изге Рамазан аен уздыру тәртибе.

4 мая 2018 г., пятница

2018 елда рамазан ае башлану вакыты 16 майга туры килә, ә беренче тәрәвих намазы Татарстан мәчетләрендә 15 майда укыла.
Быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә. Ураза тота алмаучылар өчен һәр калдырылган көн фидиясе 200 сум күләмендә. Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча 210 мең сум, ә көмеш буенча 18 мең сум тәшкил итә. Шулай ук 2018 елда Ураза бәйрәменең датасы расланды, ул быел 15 июньгә туры килә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International