Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен социаль ярдәм чараларының шактый өлеше проактив (гариза белән мөрәҗәгать итмичә ) режимда күрсәтелә. Мәсәлән, иминият стажы һәм пенсия коэффициентлары Социаль фондка килгән мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә исәпләнә, ә сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына ай саен түләнә торган пособие гражданарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка рәсмиләштерелә.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен пенсия хокукларын формалаштыруның махсус шартлары гамәлдә. Хәрби операциядә булу вакыты иминият стажына икеләтә күләмдә кертелә - бер ел хезмәт итү ике ел хезмәт стажы итеп исәпләнә. Шул ук вакытта арттырылган пенсия коэффициентлары санала: сугышта катнашкан бер ел өчен гадәттәге 1,8 урынына 3,6 коэффициент исәпләнә. Махсус операциядә катнашу вакыты шулай ук хезмәт стажы өчен картлык буенча вакытыннан алда пенсия билгеләгәндә дә исәпкә алына.
Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 4 838 сум күләмендә ай саен бирелә торган акчалата түләү билгели. Россия геройларына бу пособие 103 693 сум тәшкил итә. Ике түләү дә ведомствоара хезмәттәшлек мәгълүматлары нигезендә автомат рәвештә рәсмиләштерелә.
Хәрби операциядә җәрәхәт алган хәрби операциядә катнашучылар ай саен күләме инвалидлык төркеменә бәйле булган акчалата компенсация алырга хокуклы. Алар шулай ук реабилитацияләүнең техник чаралары белән аерым программа буенча тәэмин ителә. Кирәкле әйберләр сатып алыр өчен электрон сертификат гариза белән мөрәҗәгать итмичә - медицина-социаль экспертиза учреждениеләре мәгълүматлары нигезендә рәсмиләштерелә.
Моннан тыш махсус хәрби операциядән демобилизацияләнүчеләр Социаль фонд карамагындагы реабилитация үзәкләрендә медицина тернәкләнүе уза һәм шифаханәләрдә дәвалана алалар. Моның өчен сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы һәм дәвалану кирәклеген раслаучы документлар булырга тиеш. Социаль фонд бүлеге дәвалану урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын каплый.
"Без махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре тиешле барлык ярдәм чараларыннан бернинди тоткарлыксыз файдалана алсын өчен тырышабыз. Күпчелек түләүләр проактив форматта, гариза кабул итмичә генә билгеләнә. Һәркемнең үз хокуклары турында белүе һәм алардан файдалана алуы мөһим", - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Реабилитация үзәкләрендә дәвалану өчен гаризаны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең теләсә нинди клиент хезмәтендә яки "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша бирергә мөмкин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Взносларны түләү ирекле хокук мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга иминият стажын һәм индивидуаль пенсия коэффициентларын формалаштырырга мөмкинлек бирә, аларны Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге автомат рәвештә шәхси счетларда исәпкә ала.
Кертем күләмен катнашучылар мөстәкыйль сайлый. 2026 елда минималь еллык взнос 71 525 сум тәшкил итә - бу бер ел иминият стажы һәм 1,9 индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) алырга мөмкинлек бирәчәк. Максималь взнос - 572 204 сум, аны түләгән очракта, шәхси хисапта бер ел стаж һәм 8,72 ИПК исәпкә алыначак.
Взносларны ай саен түләп барырга да, елга бер тапкыр күчерергә дә була. Иң мөһиме - акча 31 декабрьгә кадәр кереп җитсен. Татарстан буенча Россия Пенсия фонды бүлеге үзмәшгульләрнең индивидуаль счетларына стаж һәм коэффициентларны автомат рәвештә исәпкә ала.
"Үзмәшгульләр үзләренең булачак пенсияләре турында мөстәкыйль рәвештә кайгырта ала. Ирекле иминиятләштерү аларга гадәти найм буенча эшләгәндәге кебек үк иминият стажын һәм пенсия коэффициентларын тупларга мөмкинлек бирә. Без автомат рәвештә шәхси счетлардагы барлык кертемнәрне исәпкә алабыз һәм гражданнарга дөрес вариантны сайларга ярдәм итәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле керү турында гаризаны «Мой налог» мобиль кушымтасы аша, «Дәүләт хезмәтләре» порталында яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең теләсә кайсы клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин.
Иминият пенсиясе билгеләү хокукы алу өчен картлык буенча пенсия яшенә җитәргә (2026 елда - ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь), кимендә 15 ел стаж һәм аз дигәндә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга кирәк. Әлеге шартлар үтәлмәгән очракта билгеләнгән пенсия яшеннән биш елга соңрак социаль пенсия билгеләнә .
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
Социаль фондның төбәк бүлеге хезмәткәрләре республика халкына яңа сервисны үзләштерергә ярдәм итә, аның белән эш итәргә өйрәтә. Консультацияләр гадәти клиент офисларында да, өлкән буын вәкилләренең махсус аралашу үзәкләрендә дә уза. Белгечләр MAX һәм "Дәүләт хезмәте" кушымталарын яңарту, шулай ук цифрлы профильне урнаштыру тәртибен аңлаталар.
Бүгенге көнгә 42 меңнән артык шәхси консультация үткәрелгән. Фонд хезмәткәрләренең турыдан-туры ярдәме белән 25 меңнән артык цифрлы профиль булдырылган.
Пенсия яшендәгеләр өчен Өлкән буын вәкилләренең аралашу үзәкләрендә цифрлы грамоталылык дәресләре оештырылган. Укулар ике этапта уза. Башта катнашучылар лекция тыңлыйлар, анда электрон документның төп өстенлекләре- аның тулы юридик көчкә ия булуы, кеше турында барлык мәгълүматны (ФИО, туу датасы, СНИЛС, пенсиянең төре һәм билгеләнү вакыты) үз эченә алуы һәм, кәгазь варианттан аермалы буларак, аны югалтып булмавы, үзең белән йөртергә кирәкмәве – мәгълүматларның һәрвакыт телефонда булуы турында беләләр.
Аннары остазлар җитәкчелегендә алар "Дәүләт хезмәте" порталына керәләр, документлар бүлеген табалар, электрон таныклык ачалар һәм QR-код формалаштырырга өйрәнәләр.
"MAX мессенджерындагы цифрлы профиль - безнең гражданнар куллана ала торган уңайлы сервиска ышанычлы адым ул. Күргәнебезчә, татарстанлылар, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, яңа мөмкинлекләр белән актив кызыксыналар. Республикада яшәүче 25 меңнән артык кеше электрон таныклыкның өстенлекләрен бәяләде инде: аны югалтып булмый, ул һәрвакыт кул астындагы смартфонда һәм тулы юридик көчкә ия. Безнең бурыч - хезмәтләрдән файдалану уңайлырак һәм гадирәк булсын өчен гражданнарга яңалыкларны куллану тәртибен аңлату, үзләштерергә ярдәм итү», - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли).
Зиратларны чиста тоту-ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч. Зират-изге урын, аңа Без барыбыз да хөрмәт белән карарга тиеш. 10 май көннәрендә авыл халкы бергәләшеп зиратны җыештыруга чыктылар. Чүти авыл җирлеге администрациясе зиратларны җыештыру һәм төзекләндерү буенча чакыруны кабул иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерә. Шунысы сөендерә, зиратны тәртипкә китерергә теләүчеләр елдан-ел арта бара. Киләчәктә зиратка килүчеләр, җыештырылган территорияне күреп, чүп-чар чыгармаячаклар, үзләренең һәм чит туганнарының хәтеренә сакчылрак карый башлаячаклар, дип өметләнәсе килә.
2026 елның 6 маенда Чүти авыл җирлеге хезмәткәрләре, шул исәптән җәмгыять үзәге, китапханә, почта бүлекчәсе һәм беренче медицина ярдәме пункты, авыл уртасында урнашкан су буен чистартырга чыктылар. Алар барлык чүп-чарны чыгардылар. Яр хәзер күпкә чистарак һәм уңайлырак. Барыгызга да зур рәхмәт!
2026 елның 25 апрелендә Чүти авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә, почта һәм ФАП хезмәткәрләре Бөтенроссия өмәсендә катнашты. Өмә дустанә атмосферада узды. Бергәләп без авылыбызны чистартып матуррак итеп ясыйбыз! Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең барысын да өмәгә чыгуларын һәм йорт территорияләрендә тәртип урнаштыруларын сорыйбыз. Әйдәгез, без яшәгән, эшләгән, ял иткән урыннар турында бергәләп кайгыртыйк. Чиста территория - ул безнең уртак горурлыгыбыз һәм кайгыртуыбыз.
Башкарма комитет хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре юл кырыйларында чүп-чарны җыештырдылар. Юлдагы рөхсәтсез чүплекләр җирлекнең иң мөһим проблемаларының берсе булып кала бирә. Күп санлы пакетлар, шешәләр, төрле төргәкләр машина йөртүчеләр һәм пассажирлар хәрәкәт вакытында ук автомобиль тәрәзәләреннән ыргыталар. Кайберәүләр чүп-чар салынган капчыкларны юл кырыенда калдыралар. Үзләренең җәзасыз калуларына ышанган гражданнарның чүп-чарның әйләнә-тирә мохит өчен җитди куркыныч тудыруы турында уйламавы аеруча борчу тудыра. Кече Мәми авыл җирлеге администрациясе машина йөртүчеләрне һәм аларның пассажирларын аңлы булырга һәм чүп-чарны махсус билгеләнгән урыннарга ташларга, шулай ук балаларында әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләргә чакыра.
БҮЛЕШҮ:
Һәркем үз-үзен тотышы, үзе яшәгән урынга мөнәсәбәте турында уйланырга тиеш. Без бит бу авыл урамнарында яшибез! Өмәдә катнашучылар җирлек территориясендә чүп-чар җыйдылар. Өмә бик җанлы һәм актив үтте, барысы да үз табигатьне карарга дәрт һәм теләкләр белән тулы иде, табигать, әйләнә-тирә дөнья - безнең йорт бит ул. Без анда чисталык һәм тәртип сакларга тиеш. Барыгызга да рәхмәт!
2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстанда территорияләрне чистарту буенча хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган санитар‑экологик икеайлык узачак. Акцент-мемориалларны, паркларны, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә һәм санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүгә. Башкарма комитет, мәдәният хезмәткәрләре бергәләп тирә-юньне җыештырырга чыктылар. Кар эрүне тизләтү өчен, карны йомшарттылар һәм тараттылар, авыл җирлеге администрациясе бинасы һәм авыл мәдәният йорты яннарыннан "карлы" чүп-чар җыйдылар.
Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар, айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум.
Өстәмә түләү алуга хокукны билгеләгәндә пенсионерга билгеләнгән түләүләр исәпкә алына: пенсия, пенсия тупланмаларыннан вакытлы түләүләр, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе, шулай ук коммуналь хезмәтләргә, телефонга һәм транспортка чыгымнарның компенсаөияләрен кертеп, акчалата социаль ярдәм чаралары. Бары тик натураль рәвештә генә бирелә торган ташламалар исәпкә алынмый. Әгәр җыелма керем пенсионерның төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, Россиянең социаль фонды өстәмә түләүне мөрәҗәгәтсез тәртиптә рәвештә билгели.
“Әгәр дә түләүләрне индексацияләү күләме узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк булса, элек ирешелгән матди тәэмин ителешне саклап калу максатларында, социаль өстәмә исәпләгәндә пенсионерга индексация түләүне узган ел дәрәҗәсенә җиткерәләр. Ягъни, пенсия һәм ЕДВ индексациясе суммалары пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнә һәм әгәр бу суммалар индексацияләүгә кадәр түләнә торган суммалардан (пенсияләр, ЕДВ) кимрәк булса, аларның аермасы социаль өстәмә күләмгә кертелә һәм киләсе ел индексациясе датасына кадәр түләнә", - дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).