Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүти авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Постановления
Карарлар
Чүти авыл җирлеге Уставы
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Халык җыены карарлары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Чүти авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Өмәләр дәвам итә!
Башкарма комитет хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре юл кырыйларында чүп-чарны җыештырдылар. Юлдагы рөхсәтсез чүплекләр җирлекнең иң мөһим проблемаларының берсе булып кала бирә. Күп санлы пакетлар, шешәләр, төрле төргәкләр машина йөртүчеләр һәм пассажирлар хәрәкәт вакытында ук автомобиль тәрәзәләреннән ыргыталар. Кайберәүләр чүп-чар салынган капчыкларны юл кырыенда калдыралар. Үзләренең җәзасыз калуларына ышанган гражданнарның чүп-чарның әйләнә-тирә мохит өчен җитди куркыныч тудыруы турында уйламавы аеруча борчу тудыра. Кече Мәми авыл җирлеге администрациясе машина йөртүчеләрне һәм аларның пассажирларын аңлы булырга һәм чүп-чарны махсус билгеләнгән урыннарга ташларга, шулай ук балаларында әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләргә чакыра. БҮЛЕШҮ:
14
апрель, 2026 ел
Чүп җыю омәсе!!!
Һәркем үз-үзен тотышы, үзе яшәгән урынга мөнәсәбәте турында уйланырга тиеш. Без бит бу авыл урамнарында яшибез! Өмәдә катнашучылар җирлек территориясендә чүп-чар җыйдылар. Өмә бик җанлы һәм актив үтте, барысы да үз табигатьне карарга дәрт һәм теләкләр белән тулы иде, табигать, әйләнә-тирә дөнья - безнең йорт бит ул. Без анда чисталык һәм тәртип сакларга тиеш. Барыгызга да рәхмәт!
7
апрель, 2026 ел
Өмәләргә старт бирелде!
2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстанда территорияләрне чистарту буенча хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган санитар‑экологик икеайлык узачак. Акцент-мемориалларны, паркларны, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә һәм санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүгә. Башкарма комитет, мәдәният хезмәткәрләре бергәләп тирә-юньне җыештырырга чыктылар. Кар эрүне тизләтү өчен, карны йомшарттылар һәм тараттылар, авыл җирлеге администрациясе бинасы һәм авыл мәдәният йорты яннарыннан "карлы" чүп-чар җыйдылар.
3
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар, айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум. Өстәмә түләү алуга хокукны билгеләгәндә пенсионерга билгеләнгән түләүләр исәпкә алына: пенсия, пенсия тупланмаларыннан вакытлы түләүләр, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе, шулай ук коммуналь хезмәтләргә, телефонга һәм транспортка чыгымнарның компенсаөияләрен кертеп, акчалата социаль ярдәм чаралары. Бары тик натураль рәвештә генә бирелә торган ташламалар исәпкә алынмый. Әгәр җыелма керем пенсионерның төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, Россиянең социаль фонды өстәмә түләүне мөрәҗәгәтсез тәртиптә рәвештә билгели. “Әгәр дә түләүләрне индексацияләү күләме узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк булса, элек ирешелгән матди тәэмин ителешне саклап калу максатларында, социаль өстәмә исәпләгәндә пенсионерга индексация түләүне узган ел дәрәҗәсенә җиткерәләр. Ягъни, пенсия һәм ЕДВ индексациясе суммалары пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнә һәм әгәр бу суммалар индексацияләүгә кадәр түләнә торган суммалардан (пенсияләр, ЕДВ) кимрәк булса, аларның аермасы социаль өстәмә күләмгә кертелә һәм киләсе ел индексациясе датасына кадәр түләнә", - дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз