ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген " Салават күпере «спорт-сәламәтләндерү комплексында Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт чарасы узды. Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән «Өмет " комплекслы үзәгенең яшьләр сәясәте, физкультура,спорт бүлеге һәм гаиләгә,балаларга социаль ярдәм бүлеге тарафыннан оештырылды. Ярышта авыл җирлекләреннән 14 команда катнашты. Алар спортның 5 төрендә көч сынашты: йөзү, армрестлинг, шахмат, шашка һәм дартс. Безнең авыл җирлегеннән шашка буенча ярышларда Кисапов Петр Николаевич катнашты. Без сезнең белән горурланабыз!Катнашкан өчен рәхмәт.

30
ноябрь, 2018 ел
җомга
Кичә, район мәдәният йортында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Чарада шулай ук зона муниципаль районнары башлыклары (Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Тәтеш) һәм авыл җирлекләре башлыклары, кооператив җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары катнашты.

21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе
19 ноябрь - Мәүлид бәйрәме, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн. Бу көн - мөселманнар өчен Корбан һәм Ураза гаетләре кебек үк зур бәйрәм. Мәүлид көне – рабигүл әүвәл аеның уникенче көненә туры килә. «Мәүлид» сүзе туу, туган вакыт дип тәрҗемә ителә. Мәүлид ае 9 ноябрьдән башланды, 7 декабрьгә кадәр дәвам итә. Кичә 20 ноябрь көнне, Чүти авыл Мәчетендә шушы зур бәйрәмге багышланган Мәүлид ашы уздырылды. Бәйрәмне уздырырга, мул табын оештырырга- авылыбызның эшмәкәре Щукин Рафаил Минсагир улы спонсор буларак ярдәм итте. Бәйрәмгә авылыбызның барлык олы яшьтәге бабайлар һәм әбиләр чакырылган иде.

16
ноябрь, 2018 ел
җомга
14 ноябрь көнне Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә «Җәлил укулары " I Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. Конкурста безнең авыл җирлегеннән Чүти төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Алар Муса Җәлил шигырьләрен татар, рус телләрендә сөйләделәр. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, ә соңыннан Муса Җәлил турында презентация күрсәтелде.

14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе
Билгеләнгән тәртиптә инвалидлар дип танылган гражданнар Россия Федерациясе Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен алуга хокуклы. Әлеге категория гражданнар Пенсия фондының дәүләт хезмәтеннән файдалана ала: * өйдә Пенсия фондының күчмә клиентлар хезмәте хезмәткәре ярдәме белән алдан язылу буенча. Мобиль клиентлар хезмәте, барыннан да элек, Пенсия фонды идарәсенә консультацияләр өчен, әйтик, сәламәтлек торышы яки өлкән яшьтәге кешеләр аркасында килергә мөмкинлек булмаган гражданнарга юнәлдерелгән. * Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарында Пенсия фонды идарәләренең клиент хезмәтләрендә алдан язылу буенча инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен махсус җайланмалар һәм җайланмалар белән җиһазландырылган. Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында Пенсия фонды идарәләренең адресларын һәм телефоннарын сайтта табарга була www.pfrrt.ru. * Россия Пенсия фондының рәсми сайтында урнаштырылган иминләштерелгән затның шәхси кабинеты ярдәмендә www.pfrf.ru инвалидлар һәм халыкның аз мобильле төркемнәре ала: - җавап алу ысулын сайлап, РПФКА мөрәҗәгать җибәрергә (язма яки электрон рәвештә); - пенсияне китерү ысулы турында гариза бирергә; - Россия Пенсия фондының территориаль идарәсенә бармыйча, кайбер документларга заказ бирергә, әйтик, билгеләнгән факт, пенсия билгеләү күләме һәм сроклары турында белешмә. Әлеге электрон сервистан дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп (яки теркәлеп) файдаланырга була www.gosuslugi.ru файдаланып, сайлап алынган теркәү өчен пароль. Россия Пенсия фондының Кайбыч районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында), 21-1-074

3
ноябрь, 2018 ел
шимбә
Россия Федерациясе Конституциясе көне-рәсми бәйрәм генә түгел,ә документ кабул итүнең истәлекле көне дә. Сезне чын күңелдән котлауларыбызны һәм теләкләребезне кабул итегез... әлбәттә инде бәхет! Шулай ук мәхәббәт, уңышлар һәм озын гомер!

2
ноябрь, 2018 ел
җомга
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Россиядә беренче тапкыр әлеге бәйрәм 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үтелде.Сезгә сәламәтлек, бәхет, укуда һәм эштә уңышлар, чәчәк атуыгызны телибез. Россия барыбыз өчен дә чын Ватаныбыз, дөньяда иң гүзәл ил булсын!

1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле Чүти авыл җирлеге халкы! Чүти авыл җирлеге администрациясе шуны искәртә: салымнар-милек, транспорт, җир һәм физик затлар кеременә салым түләргә вакыт (НДФЛ). НДФЛ эш бирүче түли, калган салымнар 2018 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш (363, 397, 409 статьялар). Салым түләү бурычы түләү башкарылган көнне үтәлгән булып санала. Салымнар түлә-тыныч йокла.
Хөрмәтле Чүти авыл җирлеге халкы! Чүти авыл җирлеге администрациясе искәртә, Чүти авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум 18.11.2018 елның якшәмбе көнне билгеләнде. Чүти авыл Советының 2018 елның 1 октябрендә кабул ителгән түбәндәге мәсьәләләр буенча карары: җирле референдум мәсьәләләре түбәндәгечә: «Сез, 2019 елда Чүти авыл җирлегендә 18 яше тулып, референдумда катнашу хокукы булган һәр кешедән үзара салым акчасының бер тапкыр 500 (биш йөз) сум күләмендә түләнүе белән килешәсезме». Үзара салымнан кергән керем түбәндәге юнәлешләрдә тотыла: а) авыл җирлеге территориясен төзекләнләндерү: - Чүти авылындагы күлне ремонтлау, чистарту һәм төзекләндерү, моның өчен материаллар сатып алу; - урамнардагы яктырткычларны ремонтлау, моның өчен материаллар сатып алу; -балалар мәйданчыкларын төзекләндерү һәм моның өчен материаллар сатып алу; - авыл җирлегендә торак пунктлардагы чүплекләр территорияләрен чистарту; - чишмәләрне ремонтлау, территориясен төзекләнләндерү һәм моның өчен материаллар сатып алу; - күперләрне ремонтлау һәм моның өчен материаллар сатып алу. б) авыл җирлеге чикләрендәге халыкны су белән тәэмин итүне оештыру: -суүткәргеч челтәрен ремонтлау һәм моның өчен материаллар сатып алу; в) авыл җирлегендә торак пунктлар чикләрендәге җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата эшчәнлек: - юлларны норматив хәлгә китерү, моның өчен материаллар сатып алу; - авыл җирлеге чикләрендәге автомобиль юлларын карап тору; г) ритуаль хезмәт күрсәтүне оештыру, җирләү урыннарын тиешле тәртиптә тоту: - зиратларны чистарту һәм җирләү урыннарын тиешле тәртиптә тоту.

29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе
27 октябрь көнне чүти урта мәктәбендә "Татарча диктант яз"акциясе узды. Анда барлык теләүчеләр-укытучылар һәм укучылар, почта элемтәсе хезмәткәрләре, Чүти мәдәният йорты методистлары, китапханәчеләр һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International