Татарстан Республикасында эшләүче 45 620 кеше авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү ала. Әлеге хокукка картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе алучы, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булган эшләмәүче пенсионерлар ия.
“Авыл стажы” өчен өстәмә түләү картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. 2024 елда ул 2033, 72 сумга тигез.
Тиешле хезмәт стажын шәһәрдә туплап, аннары авылга яшәргә күченеп кайткан пенсионерлар әлеге хокуктан файдалана алмый. Ә инде гомер буе авыл җирлегендә хезмәт итеп, аннары шәһәргә күчкән пенсионерлар өчен ташлама алу хокукы саклана.
«Тиешле вазыйфаларда тиешле стаж туплаган эшләмәүче авыл пенсионерларына авыл стажы өчен өстәмә иминият пенсиясен билгеләгәндә үк кушыла, моның өчен аерым гаризалар язу яки документлар җыю таләп ителми. Ә пенсиягә чыккач эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларга эштән туктаганнан соң өстәмә билгеләүне сорап Социаль фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак”, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
«Авыл» стажына Россия Федерациясе, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр - элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында үсемлекчелек, терлекчелек яисә балык үрчетү тармаклары һөнәрләре һәм вазифаларында эшләү керә.
Һөнәрләр белән Россия Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы карары белән расланган исемлектә танышырга мөмкин. Әлеге исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. Гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлектә совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр һәм мастерлар да бар.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә с 08.00дән-17.00 га кадәр, җомга көнне 08.00 – 15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондның Татарстан бүлеге бердәм контакт-үзәге белгечләреннән консультация алырга мөмкин.
2024 елның 2 декабрендә Халыкара инвалидлар көне һәм еллык инвалидлар декадасы кысаларында Кайбыч районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Кайбыч муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе белән берлектә инвалид гражданнарны һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кабул итте.
Үткәрелгән чара барышында гражданнар шифаханә-курорт дәвалануы һәм тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Чара барышында гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, шулай ук социаль өлкәдә гамәлдәге законнар нигезләмәләрен аңлатты.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге гражданнарны телефон аша алдау очракларының артуы турында кисәтә. Социаль фонд бүлегенә гражданнар билгесез затларның үзләрен фонд хезмәткәрләре итеп таныштырулары, пенсия билгеләү өчен хезмәт стажы җитәрлек түгел дип белдереп, өстәмә мәгълүматлар таләп итүләре хакында хәбәр итәләр. Мәгълүматларны раслау өчен, алар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язылырга тәкъдим итә, аннары SMS-хәбәр буенча килгән кодны соратып алалар.
Фонд хезмәткәрләре кичекмәстән мондый очракта сөйләшүләрне туктатырга чакыра, чөнки сүз алдакчылар гамәлләре турында бара. Шуны исегездән чыгармагыз, фонд бүлеге хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны, банк карталары номерларын, SMS-хәбәр буенча килгән парольләр яки кодлар җибәрүне сорамыйлар. Әгәр сезгә мондый сорау белән шалтыратсалар, сак булыгыз һәм бу хакта өлкән туганнарыгызга һәм танышларыгызга хәбәр итегез.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Фондның барлык хезмәтләре бары Социаль фонд яки күпфункцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләре яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына күрсәтелә, дип ассызыклады. «Безнең хезмәткәрләр гражданнарның яшәү урыннарына барып, нинди дә булса түләүле хезмәтләр күрсәтү тәкъдиме белән йөрмиләр, бездә барысы да бушлай башкарыла», - дип билгеләп үтте ул.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә с 08.00 тән-17.00 га кадәр, җомга көнне 08.00 до 15.45 сәгатьләрдә
8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондның Татарстан бүлеге бердәм контакт-үзәге белгечләреннән консультация алырга мөмкин.
Суд аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда, административ җәзага тартылган зат тарафыннан исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен гаепле дип тапты. Судта ачыкланганча,2024 елның августында Ситроен автомобиле руле белән исерек хәлдә булган хатын-кызны Татарстан Республикасы Кайбыч районының Олы Кайбыч авылы ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Документларны тикшергәндә машина йөртүченең элегрәк административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча җәлеп ителүе ачыкланган. Хатын үз гаебен таныды. Суд хатын-кызны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танырга, аңа 200 (ике йөз) сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләргә һәм транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән ике елга шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итәргә карар чыгарды.
Юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган сәбәпләре.
1. Машина йөрү өлешенә якын баручы транспорт каршында билгесез урында чыгу(балаларның бик азы гына машина йөрү өлешен кичәр алдыннан туктап калырга, аны игътибар белән карарга һәм хәрәкәт вакытында уңнан һәм сулдан вәзгыятьне контрольдә тотарга гадәтләнгән).
2. Автобус яки башка каршылык аркасында машина йөрү өлешенә чыгу (Балалар транспорт чарасыннан чыкканда җәяүлеләр кичүенә барырга яки машина йөрү өлешен карарга күнекмәгән).
3. Машина юлында уйнау (балалар бөтен буш территориянең уеннар өчен урын булуына күнеккәннәр).
4. Машина юлы буенча йөрү (хәтта тротуар янында булса да, балаларның күп өлеше машина юлы буйлап йөрергә гадәтләнгән, шул ук вакытта еш кына төрле хокук бозулар белән).
Балаларны урамнарда һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү буенча тәкъдимнәр:
1. Юлда яки машина янында уйнамаска;
3. Тротуар буйлап барганда юлдан ераграк торыгыз. Олы кеше юл ягыннан булырга тиеш;
4. Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен кайбер юл билгеләрен белергә;
5. Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә;
Кайбыч районы прокуратурасы 25 яшьлек хатын - кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять кылуда(балаларны матди карап торуга акча түләмәүдә) гаепле дип тапты. Эш материаллары буенча, хатын-кыз балигъ булмаган кызын карау өчен ай саен акча түләргә тиеш. Әмма 2024 елның гыйнварыннан майга кадәр хатын-кыз алимент түләүдән баш тарткан, балага матди ярдәм күрсәтмәгән. Элегрәк ул алимент түләмәгәне өчен административ җаваплылыкка тартылган иде. Шуңа да карамастан, хатын-кыз үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамады, алимент түләмәде.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге клиентлар хезмәтенә һәм контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр еш керә: алар кәрәзле телефоннарга шалтырата, үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып, "яңа кагыйдәләр" буенча кешегә пенсия өчен стаж җитми, дип әйтәләр, шуннан соң, әгәр аны расламасаң, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар. Мошенниклар пенсионерны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язып куярга тәкъдим итәләр, ә аннары язманы СМС коды буенча раслауны сорыйлар.
Әгәр сезгә шундый эчтәлектәге шалтырату була икән, белеп торыгыз - сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге мондый очракларда аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефон аша паспорт мәгълүматларыгызны, банк картасы номерын, ПИН-, СМС-код яки шәхси кабинет паролен әйтмәгез. Бу хакта өлкән яшьтәге якыннарыгызның һәм танышларыгызның исләренә төшереп торыгыз!
"Безнең бүлек хезмәткәрләре үз хезмәтләрен йорттан йортка тәкъдим итеп йөрмиләр. Барлык хезмәтләр дә фонд бүлекләренең клиентлар хезмәтендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында бушлай күрсәтелә», - дип искәртте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Сорауларыгыз булса, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.
Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә чит илдә яшәүче Россия пенсионерлары пенсия алуны дәвам итү өчен елга бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш. Шәхесне раслау Россия консуллыгы яисә илчелеге аша, шулай ук Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенә исән икәнлекләрен раслаучы документ җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
Хәзер моның өчен чит илдә яшәүче пенсионерларга Россия илчелегенә барырга яки Татарстан Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шәхесне дистанцион форматта, биометрия буенча Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза язып расларга мөмкин. Әлеге ике гамәлне дә смартфон ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына башкарырга мөмкин. Бердәнбер шарт - Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булу. Биометрик шәхси мәгълүматларны теркәү һәм көчәйтелгән квалификацияләнмәгән имза алу тәртибе турында тәфсилле инструкцияләр порталда урнаштырылган.
“Бары тик Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гражданнарга гына билгеләнә торган социаль пенсияләрдән тыш, Фонд бүлеге билгеләгән барлык төр пенсияләр пенсионерның кайсы илдә яшәвенә бәйсез рәвештә түләнә”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларыгыз булса, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.
Видеокомментарий Управляющего: https://disk.yandex.ru/i/6Rh0AVACiRnllg
Татарстанда 3 020 гаилә ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләү алды.
Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.
Гариза 10 эш көне дәвамында каралачак, ә акчалар күчерү 5 эш көненнән дә артык булмаган вакыт аралыгында гаризада күрсәтелгән банк счетына күчерелә. Түләү күләме мөрәҗәгать итүченең сертификатында калган, эмма 10 мең сумнан артмаган сумманы тәшкил итәчәк.
"Гаризаны карауга билгеләнгән срок 10 эш көне булуга карамастан, мөрәҗәгать иткән ата-аналарның күбесенең гаризалары буенча уңай карар кабул ителгән, акчалар күчерелгән. Хәзерге вакытта Татарстан Социаль фонды бүлеге 3 меңнән артык гаиләгә түләүне билгеләде, татарстанлылар үз акчаларын ала инде», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, түләнергә тиешле сумманың күләме сертификат хуҗасының түләү сорап мөрәҗәгать иткән көнгә сертификатта калган
факттагы сумма буенча билгеләнә. Ул 10 мең сумнан артмаган очракта гына күчереләчәк. Мәсәлән, сертификатта 8 мең сум акча калган булса, ул тулысынча күчерелеп бетерелә. Әгәр дә калган сумма 10 мең сумнан артык булса, ул акча күчерелми.
Ана капиталының файдаланылмаган өлеше баланың яшенә һәм гаиләнең матди хәленә бәйсез рәвештә түләнә. Сертификат хуҗалары калган акчаларның төгәл суммасын дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларында, шулай ук Социаль фонд яки якындагы күпфункцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләрендә белә ала.
Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, сез, дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 08.15-17.30, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып , консультация ала аласыз.
Актуаль яңалыклар белән сез шулай ук безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.