Урамнарын кипкән үләннән чистарту һәм җыештыру!
Торак пунктларда җыештыру һәм чисталык буенча ике айлык дәвам итә. Мәдәният, авыл советы, почта хезмәткәрләре актив катнашалар.
Бүгенге көндә Татарстанда 1 380 йөкле хатын-кыз Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегеннән бердәм пособие ала. 2025 ел башыннан бу максатларга җибәрелгән түләүләрнең гомуми суммасы инде 17 миллион сумнан артып киткән.
Татарстанда йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие йөклелекнең иртә срогында -12 атнага кадәр медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләргә кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә. Җан башына уртача айлык кереме 2025 елда Татарстанда 15 073 сум күләмендә кабул ителгән яшәү минимумыннан артык булмаган булачак әниләр түләү алуга хокуклы. Бәяләгәндә, гаиләнең барлык әгъзаларының гариза биргән айга кадәрге соңгы 12 айдагы керемнәре, хезмәт хаклары, пенсияләре, стипендияләре һәм башка кертемнәре дә исәпкә алына.
Пособие күләме гаиләнең финанс хәленә бәйле һәм ул Татарстанда хезмәткә сәләтле халык өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025 елда ул 16 430 сумга тигез. Шулай итеп, түләү суммасы аена 8 215 сумнан 16 430 сумга кадәр үзгәрә.. Болай эшләү гаиләләрнең финанс хәленә карап адреслы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Пособие булачак әнине медицина учреждениесендә исәпкә куйган айдан башлап, бала туганчы түләнә.
«Пособие алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, Татарстан Социаль фонды бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Процедура максималь гадиләштерелгән: мәгълүматлар ведомствоара хезмәттәшлек аша автомат рәвештә соратып алына, бу исә булачак әниләрне документлар тапшыру зарурлыгыннан коткара, - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.
Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә кулланган. Татарстанның Социаль фонды бүлеге әлеге максатларга 2025 ел башыннан 99 млн сумнан артык акча күчерде.
Ана капиталы - Россиядә балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чарасы. 2025 елда беренче бала туганда ата-аналар - 690 266, 95 сум, икенче бала өчен - 912 162, 09 сум акча ала. Әгәр беренче балага сертификат рәсмиләштерелгән булса, икенче бала тугач, өстәмә рәвештә 221 895,14 сум акча каралган.
Гаилә ана капиталы чараларын кулланып баланы теләсә нинди мәгариф оешмаларында - балалар бакчасыннан алып университетка кадәр укытуны, чит тел өйрәнү һәм автомобиль йөртү курслары, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү дәресләре өчен түли ала. Төп шарт- оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш.
Ана капиталы акчаларын өстәмә яки төп белем алуга юнәлдергән очракта, ана капиталына хокук биргән балага 3 яшь тулу факты мөһим шарт булып тора. Әгәр ана капиталы акчалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә, шул исәптән шәхси эшкуарда баланы карауга һәм тәрбияләүгә җибәрелсә, яисә мәктәпкәчә белем бирү белән
бәйле түгәрәкләр һәм башка белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә тотылса, акчаны ана капиталына хокук биргән баланың яшенә бәйсез рәвештә файдаланырга мөмкин.
Дәүләт ярдәме акчаларын гаилә үз балаларына да, уллыкка алынган балаларны укытуга да юнәлтә ала. Иң мөһиме, бала 25 яшьтән өлкәнрәк булмавы, ә Россия территориясендәге уку йортының лицензиягә ия булуы зарур.
"Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 50 меңнән артык татарстанлы ана капиталы акчасын балаларны укытуга юнәлтте. Ана капиталы акчаларын тотуга гариза бирү өчен гаиләгә дәүләт хезмәтләре порталы,күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәте аша гариза бирү дә җитә. Хезмәткәрләр гаризаны 5 эш көне эчендә караячак, сирәк очракларда, гаилә тарафыннан өстәмә белешмәләр бирү кирәк булганда, 10 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Акчалар турыдан-туры мәгариф оешмаларына күчерелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларыгыз булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз .
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдә һәм рәсми аккаунтларда табарга була.
Бүген авыл җирлегендә эшләүчеләр язгы өмәгә чыкты .
Социаль фондның Татарстан бүлеге 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә 14,75% ка индексацияли. Индексация республикада яшәүче 85 меңнән артык кешегә кагылачак.
Индексация күләме узган елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларыннан чыгып исәпләнә.
Социаль пенсияләрне хезмәт стажы булмаган яки иминият пенсиясе билгеләү өчен эш стажы җитәрлек булмаган гражданнар ала. Моннан тыш, бу түләүләр инвалидлыгы булган һәм туендыручысын югалткан кешеләргә дә тиеш.
Социаль пенсияләр белән бергә түбәндәге категориягә караган гражданнарның пенсияләре индексацияләнәчәк:
«1 апрель көнне Татарстанда яшәүче 85 200 пенсионерның пенсияләре индексацияләнәчәк. Пенсияләр арттырылган күләмдә аларга апрель аенда моңа кадәр гамәлдә булган тапшыру графигы буенча киләчәк. Россия Социаль фондының Татарстан
Республикасы бүлекчәсе индексацияне проактив форматта ясый, ягъни гражданнарга гариза бирергә кирәкми, - дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларыгыз булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр (шалтырату бушлай) 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдә һәм рәсми аккаунтларда табарга була.
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге булачак 5015 әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе түләде.
Әлеге төр түләү йөкле яисә өч айга кадәр яшьтәге баланы уллыкка алган эшләүче хатын-кызларга бирелә. Ярдәм күләме төрле факторларга: хезмәт хакының зурлыгына, бала табуның катлаулылыгына, йөклелекнең бер яки күп яралгылы булуына бәйле.
Пособие бала туганчы 70 көн һәм туганнан соң 70 көн өчен түләнә. Өч ай тулмаган баланы уллыкка алган очракта пособие уллыкка алынган көннән алып баланың туган көненнән 70 календарь көн узганчыга кадәр түләнә. Күп яралгылы йөклелек яки баланы авыр тапкан очракта ял вакыты арттырыла. Игезәк балалар тапкан хатын-кыз 194 көн өчен пособие алачак: бу очракта бала туганчы-84 көн, бала туганнан соң-110 көн өчен пособие түләнә. Берьюлы ике һәм аннан күбрәк баланы уллыкка алган очракта, түләү срогы 110 көнгә кадәр арттырыла.
2025 елда пособиенең максималь күләме 140 көн (70 +70) өчен 794 355,80 сум, 194 көн өчен (84 +110) - 1 100 750,18 сум тәшкил итәргә мөмкин.
Пособие күләме йөклелек һәм бала табу буенча ял башланганчыга кадәр ике календарь ел өчен исәпләнгән уртача хезмәт хакына бәйле. Әгәр бу ике елда хатын-кыз йөклелек һәм бала табу ялында яки бала карау ялында булса, календарь елларны аның гаризасы буенча алыштырырга мөмкин. Әлбәттә, үзгәреш пособие күләменең артуына китергән очракта гына гариза кабул ителә.
Социаль фондның Татарстан бүлеге ял чорына тиешле барлык пособиене берьюлы күчерә. Түләү эш бирүче тарафыннан белешмәләр һәм пособие билгеләү һәм түләү өчен кирәкле документлар бирелгән көннән соң 10 эш көне эчендә башкарыла. Акча булачак әнинең счётына күчерелә яисә почта аша җибәрелә.
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбе - пәнҗешәмбе көннәрендә 08.00-17.00 сәгатьләрдә, җомга көнне 08:00 дән 15.45кә кадәр 8-800 100 0001 телефоны буенча бердәм
контакт-үзәккә шалтырата аласыз (шалтырату бушлай). Өстәмә мәгълүмат Социаль фондның рәсми социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган:
- Telegram,
2025 ел башыннан электрон сертификатлар ярдәмендә Татарстан халкы 2 595 техник тернәкләндерү чарасы сатып алган. Бу максатларга Социаль фондның Татарстан бүлеге 62 миллион сумнан артык акча юнәлткән.
«Электрон сертификат – ул гражданнарга тернәкләндерү һәм абилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән реабилитацияләү яки протез-ортопедия әйберләрен сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты. Сертификат банк картасы тәртибендә эшли: товар өчен гади сәүдә нокталарында да, онлайн-кибетләрдә тиз арада бернинди тоткарлыксыз түләп була», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Бүген сертификатлар ярдәмендә, заказга эшләнгән индивидуаль эшләнмәләрне дә кертеп, 300 дән артык төрле тернәкләндерү чарасы сатып алырга мөмкин.
Сертификатны инвалидлыгы булган кешеләр, произвдствода зыян күргән яки һөнәри авыру алган гражданнар рәсмиләштерә ала. Сертификатта аның гамәлдә булу вакыты, сертификат ярдәмендә сатып алырга мөмкин булган тернәкләндерү эшләнмәләренең төрләре һәм саны турында мәгълүмат бар, шулай ук тернәкләндерү чарасының кеше өстәмә акча сарыф итмичә гына түләргә тиешле максималь бәясе күрсәтелгән.
Электрон сертификатның тагын бер уңайлылыгы: гражданнар аны рәсмиләштерүгә гаризаны өйдән чыкмыйча гына дәүләт хезмәтләре порталы аша бирә алалар. Россия Социаль фонды сайты каталогында мөстәкыйль рәвештә кирәкле техник тернәкләндерү чарасын сайларга, аның бәясен белергә, электрон сертификатларны түләүгә кабул итүче кибетләрнең җитештерүчесен һәм адресларын ачыкларга мөмкин.
Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш электрон сертификатны рәсмиләштерүгә гаризаны Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлекләренең һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләрендә бирергә мөмкин. Иң мөһиме: сертификат алу өчен
гражданнарның «Мир» түләү системасының банк картасы булырга тиеш. Гариза биш эш көне эчендә карала, ә кабул ителгән карар турындагы хәбәрнамә мөрәҗәгать итүчегә өч эш көне эчендә җибәрелә.
Консультация алу өчен гражданнар 8-800-1-00000-1 телефоны буенча (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45) Бердәм контакт -үзәккә мөрәҗәгать итә ала.
Өстәмә мәгълүмат Социаль фондның рәсми социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган:
- ВКонтакте
- Одноклассники
-Telegram
Кайбыч районы прокуратурасы 49 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эшен судка юллаган. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (башка механик транспорт чарасына исерек хәлдә булган, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җәзага тартылган зат белән идарә итү). Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның декабрендә ир-ат, элегрәк исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү өчен административ җаваплылыкка тартылган хәлдә, кар машинасы белән идарә итеп, Кайбыч районы Мәлки авылының Үзәк урамы буйлап хәрәкәт иткән, анда ул йортларның берсе янында туктаган. Шул вакытта килеп җиткән полиция хезмәткәре аңа исерү халәтенә медицина тикшерүе узарга тәкъдим итә, соңгысы моңа ризалаша. Тикшерү нәтиҗәсендә ир-атта исереклек ачыкланган. Эш Кайбыч районы суды карамагында. Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы 37 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (башка механик транспорт чарасына исерек хәлдә булган, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җәзага тартылган зат белән идарә итү). Ачыкланганча, 2024 елның августында гаепләнүче исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Шуңа да карамастан, ул үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамады. 2024 елның октябрендә, мопед белән идарә иткәндә, күрсәтелгән ир-ат Кайбыч районы Надеждино авылының Үзәк урамы буйлап хәрәкәт иткән, анда аны полиция хезмәткәре туктаткан, ул соңгысына исереклек халәтенә медицина тикшерүе узарга тәкъдим иткән. Ир-ат тикшерү узудан баш тарткан. Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд карары белән аңа 180 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм ителгән. Мопед дәүләт файдасына конфискацияләнгән. Хөкем карары законлы көченә кермәде. Кайбыч районы прокуратурасы