31.01.2020 Чути ав. № 2 «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чути авыл жирлеге» муниципаль берәмлегендә җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияле исемлеге нигезендә курсәтелә торган хезмәтләр бәясен раслау турында
ИСПОЛНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТ
ЧУТЕЕВСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ КАЙБИЦКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА
РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
КАЙБЫЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЧУТИ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР
31.01.2020 Чути ав. № 2
«Татарстан Республикасы Кайбыч
муниципаль районы Чути авыл жирлеге»
муниципаль берәмлегендә җирләү буенча
хезмәтләрнең гарантияле исемлеге нигезендә
курсәтелә торган хезмәтләр бәясен раслау
турында
2003 елның 06 октябрендәге 131-03 номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон, 1996 елның 12 гыйнварындагы 8-ФЗ номерлы «Җирләү һәм җирләү эше турында» Федераль закон, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында җирләү һәм җирләү эше турында» Федераль законны гамәлгә ашыру чаралары хакында» 2007 елның 18 маендагы 196 нчы карары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 29 гыйнварындагы 61 номерлы «2020 елда түләүләрне, пособиеләрне һәм компенсацияләрне индексацияләү күләмен раслау турында» карары нигезендә «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чути авыл жирлеге»
муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлеге» муниципаль берәмлегендә күрсәтелә торган хезмәтләр бәясен 1 нче кушымта һәм 2 нче кушымталарга туры китереп 6124,86 сум күләмендә билгеләргә.
2. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://chyteev-kaybici.tatarstan.ru веб-адресы буенча «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең рәсми сайтында урнаштырырга һәм Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы»нда бастырып чыгарырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемдә калдырам.
Җитәкче вазыйфаларын башкаручы П.П.Тараканов
pdf
Скачать текст
PDF, 965.7 Кб