«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл жирлеге» муниципаль берәмлегендә җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияле исемлеге нигезендә курсәтелә торган хезмәтләр бәясен раслау турында
«Татарстан Республикасы Кайбыч
муниципаль районы Чүти авыл жирлеге»
муниципаль берәмлегендә җирләү буенча
хезмәтләрнең гарантияле исемлеге нигезендә
курсәтелә торган хезмәтләр бәясен раслау
турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-03 номерлы Федераль закон, «Җирләү һәм җирләү эше турында» 1996 елның 12 гыйнварындагы 8-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында җирләү һәм җирләү эше турында» Федераль законны гамәлгә ашыру чаралары хакында» 2007 елның 18 маендагы 196 нчы карары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елда түләүләрне, пособиеләрне һәм компенсацияләрне индексацияләү күләмен раслау турында» 2021 елның 28 гыйнварындагы 73 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл жирлеге» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлеге» муниципаль берәмлегендә күрсәтелә торган хезмәтләр бәясен 1 нче кушымта һәм 2 нче кушымталарга туры китереп, 6424,98 сум күләмендә билгеләргә.
2. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл жирлеге Башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл жирлеге» муниципаль берәмлегендә җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияле исемлеге нигезендә курсәтелә торган хезмәтләр бәясен раслау турында» 2020 елның 30 гыйнварындагы __ номерлы карарын гамәлдән чыккан дип санарга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2021 елның 1 февраленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
4. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә https://ctk-kaybici.tatarstan.ru/ веб-адресы буенча Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлегенең рәсми сайтында урнаштырырга һәм Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча «Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында» һәм бастырып чыгарырга.
5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.
pdf
Скачать текст
PDF, 1.01 Мб