27.02.2020Чути ав. №2 Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлеге муниципаль хезмәте турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
РЕШЕНИЕ КАРАР 27.02.2020 Чути ав. №2 Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлеге муниципаль хезмәте турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында «Коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясенең аерым закон актларына коррупциягә каршы тору турындагы Россия Федерациясе законнарының үтәлешен контрольдә тотуны камилләштерү максатларында үзгәрешләр кертү хакында» 2018 елның 03 августындагы 307-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясе законнарын камилләштерү максатларында үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 16 декабрендәге 432-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына пенсия иминияте системасында индивидуаль (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2019 елның 1 апрелендәге 48-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлеге» Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Кайбыч авыл җирлеге Советы КАРАР ЧЫГАРДЫ: 1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чути авыл җирлеге Советының 2012 елның 14 маендагы 10 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чути авыл җирлеге муниципаль хезмәте турында Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: - 7.1. пунктының 3 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «3) түбәндәге очраклардан тыш, коммерция яисә коммерциягә карамаган оешма идарәсендә катнашырга: а) сәяси партия белән идарә итүдә, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайланулы органы идарәсендә түләүсез нигездә катнашу, башка иҗтимагый оешма, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативлары съездында (конференциясендә) яисә гомуми җыелышында, күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтендә катнашу; б) коммерциягә карамаган оешма идарәсендә (сәяси партия белән идарә итүдә катнашудан тыш, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайланулы органы тарафыннан, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек милекчеләре ширкәтләренең съездында (конференциясендә) яисә гомуми җыелышында катнашу), яллаучы вәкиленең Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнгән тәртиптә алынган рөхсәте белән; в) Россия Федерациясе субъекты муниципаль берәмлекләре советында, муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә чагылдыру; в) Россия Федерациясе субъекты муниципаль берәмлекләре советында, муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә күрсәтү; г) идарә органнарында һәм ревизия комиссиясендә муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә оештыруны, гамәлгә куючысы (катнашучы) муниципаль берәмлек булган оешманы гамәлгә куючы (акционер) тарафыннан оешманы гамәлгә куючының вәкаләтләрен муниципаль берәмлек исеменнән гамәлгә ашыру тәртибен йә муниципаль милектәге акцияләр (устав капиталындагы өлешләр) белән идарә итү тәртибен билгели торган муниципаль хокукый актлар нигезендә чагылдыру; д) федераль законнарда каралган башка очраклар; 3.1) шәхсән яки ышанычлы затлар аркылы эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү.»; 10.3 пунктындагы 6 пунктчаны түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «6) индивидуаль (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу системасында, шул исәптән электрон документ рәвешендә теркәлүне раслый торган документ;»; 23.4 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «23.4 дисциплинар түләтүләрне куллану һәм бетерү тәртибе, әлеге Федераль законда каралган очраклардан тыш, хезмәт законнары белән билгеләнә.»; 24.3 өлешнең 2 пунктына түбәндәге эчтәлекле 2.1 пунктча өстәргә: «2.1) коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау буенча тиешле муниципаль органның кадрлар хезмәте бүлекчәсенең коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча доклады, анда муниципаль хезмәткәрнең язмача аңлатмасы һәм аның ризалыгы белән коррупциячел хокук бозуны кылу фактын тану шарты белән аны башкаруның факттагы шартлары бәян ителә (ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән азат итү рәвешендә түләтүләр кулланудан тыш).»; 24.6 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «24.6 Әлеге Федераль законның 14.1, 15 һәм 27 статьяларында каралган түләтүләр, муниципаль хезмәткәрнең вакытлыча хезмәткә яраксызлыгы чорларын, аның отпускта булуын исәпкә алмаганда һәм коррупциячел хокук бозу башкарылган көннән алып өч елдан да соңга калмыйча, муниципаль хезмәткәрләргә коррупциячел хокук бозу кылу турында мәгълүмат кергән көннән алып алты айдан да соңга калмыйча кулланыла. Күрсәтелгән срокларга җинаять эше буенча җитештерү вакыты кертелми.». 2. Әлеге карарны http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм http://bagaev-chuteev.tatarstan.ru веб-адресы буенча Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлегенең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында бастырырга. 3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам. Башлык П.П.Тараканов
pdf
Скачать текст
PDF, 769.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International