«27»02. 2020 ел Чути ав.№3 Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлегендә бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
РЕШЕНИЕ КАРАР «27»02. 2020 ел Чути ав. №3 Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлегендә бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында «Россия Федерациясе Бюджет кодексына казначылык хезмәте күрсәтү һәм казначылык түләүләре системасы өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 27 декабрендәге 479-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлеге Советы КАРАР БИРДЕ: 1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлеге Советының 2019 елның 31 октябрендәге 32 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлегендә бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: 15 статьяның 14 абзацындагы «акчаларны исәпкә алу буенча» сүзләрен төшереп калдырырга; 46 статьяның 3 пунктындагы «түләүле һәм» сүзләрен «казначылык түләүләрен башкару турында боерыклар (алга таба - күрсәтмә) һәм» сүзләренә алмаштырырга; 46 статьяның 5 пунктында «түләүле документлар» сүзләрен «күрсәтмәләр» сүзенә алмаштырырга; 49 статьяның 2 пунктындагы 2 абзацында «кассалы» сүзен «казначылы» сүзенә алмаштырырга. 2. Әлеге карарны “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге http://pravo.tatarstan.ru веб-адрес буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлегенең http://Chuteev-kaybici.tatarstan.ru веб-адресы буенча рәсми сайтында бастырып чыгарырга. 3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам. Башлык П.П.Тараканов
pdf
Скачать текст
PDF, 268.3 Кб

Дата публикации: 03.03.2020
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International