«27»02 2020 Чүти ав. № 4 Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең коррупциячел хокук бозулар кылган өчен җаваплылыгы турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
РЕШЕНИЕ КАРАР «27»02 2020 Чүти ав. № 4 Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең коррупциячел хокук бозулар кылган өчен җаваплылыгы турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында «Коррупциягә каршы көрәш турында Россия Федерациясе законнарын камилләштерү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 16 декабрендәге 432-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлеге Советы КАРАР БИРДЕ: 1. «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге Советының 2013 елның 19 гыйнварындагы «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең коррупциячел хокук бозуларны кылган өчен җаваплылыгы турында» 2 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең коррупциячел хокук бозулар кылган өчен җаваплылыгы турында Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: 1.3. пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «1.3. «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 02 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законда каралган очраклардан тыш, дисциплинар түләтүләрне куллану һәм бетерү тәртибе хезмәт законнары белән билгеләнә.».». 2. Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru/ бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлегенең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырырга. 3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам. Башлык П.П.Тараканов

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International