Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чути авыл җирлеге Советының кайбер карарларын юкка чыгару турында
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы
Чути авыл җирлеге Советының кайбер
карарларын юкка чыгару турында
«Коррупциягә каршы көрәш турындагы Россия Федерациясе законнарын камилләштерү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2019 елның 16 декабрендәге 432-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә һәм муниципаль хокукый актларны муниципаль хезмәт турындагы гамәлдәге законнарга туры китерү максатларында Кайбыч муниципаль районы Чути авыл җирлеге Советы КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлеге Советының:
- Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлегендә муниципаль хезмәткәрләрнең бер кеше башкара торган башкарма орган сыйфатында коммерциячел булмаган оешмалар (сәяси партиядән тыш) белән идарә итүдә түләүсез нигездә катнашуга яисә аларның идарә коллегиаль органнары составына керүгә рөхсәтен алу тәртибе турындагы нигезләмәне раслау турында» 2017 елның 7 июлендәге 17 номерлы карарларын гомәлдән чыгарырга.
- «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авылы җирлегендә муниципаль хезмәткәрләрне бер кеше башкара торган башкарма орган сыйфатында коммерциячел булмаган оешмалар (сәяси партиядән тыш) белән идарә итүдә түләүсез нигездә катнашуга яисә аларның коллегиаль идарә органнары составына керүгә рөхсәт бирү тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 1 апрелендәге 3 номерлы карарларын гомәлдән чыгарырга.
.
2. Әлеге карарны http://pravo.tatarstan.ru веб-адрес буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырырга һәм Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлегенең рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.
pdf
Скачать текст
PDF, 330.0 Кб