Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы "Чүти авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башлыгын сайлау турында
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы "Чүти авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башлыгын сайлау турында «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 06.10.2003 ел, № 131-ФЗ Федераль законның 36 статьясы, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында»гы 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 24 статьясы, «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставының 42 статьясы, хисап комиссиясенең яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре турында утырышының 2 нче беркетмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районыЧүтиавыл җирлеге Советы КАРАР КЫЛДЫ: 1. «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге башлыгы итеп Тараканов Петр Петровичны, 7нче номерлы Канаш бермандатлы сайлау округы депутатын 2. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясындагы 1 нче өлеше, «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районыЧүтиавыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставының 48 статьясындагы 2 өлеше нигезендә Чүти авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Тараканов Петр Петрович улын билгеләргә. 3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында веб-адрес буенча бастырып чыгарырга: http://pravo.tatarstan.ru Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлегенең рәсми сайтында «Интернет» мәгълүмат– телекоммуникация челтәрендә түбәндәге веб-адрес буенча урнаштырырга: : http://chuteev-kaybici.tatarstan.ru. 4. Әлеге карар кабул ителгән көннән үз көченә керә. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге Советы В.С.Уткин утырышында Рәислек итүче 10 нчы номерлы Пионер бермандатлы сайлау округы депутаты
pdf
Скачать текст
PDF, 286.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International