Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлегендә бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлегендә бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында
«Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 31 июлендәге 263-ФЗ номерлы Федераль законның 1 статьясындагы 17 пунктының «б» пунктчасы нигезендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:
1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлеге Советының «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлегендә бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында нигезләмәне раслау турында» 2019 елның 31 октябрендәге 32 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлегендә бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 10 статьяның 2 пунктын үз көчен югалткан дип танырга.
1.2. 34 статьяның 3 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«3. Җирлек Советына бюджет турында карар проекты кертелгәннән соң кабул ителгән Җирлек бюджеты керемнәренең гомуми күләмен үзгәртүгә китерә торган Җирлек Советы карарлары нигезләмәләре чираттагы финанс елында агымдагы финанс елына һәм план чорына үзгәрешләр керткәндә агымдагы финанс елы күрсәткечләре өлешендә исәпкә алына.»
2. Әлеге карарны буенча «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм http://chuteev-kaybici.tatarstan.ru веб-адресы буенча Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлегенең рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
3. Әлеге карар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Татарстан Республикасы
Кайбыч муниципаль районы
Чүти авыл җирлеге Башлыгы П.П.Тараканов
pdf
Скачать текст
PDF, 293.3 Кб