Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чути авыл җирлегендә муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чути авыл җирлегендә муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чути авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чути авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ: 1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чути авыл җирлеге Советының «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чути авыл җирлегендә муниципаль хезмәт турында нигезләмәне раслау турында» 2012 елның 14 май 10 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чути авыл җирлегендә муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: 1.1. 8.3 пунктының 4 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «4) хезмәт кенәгәсен һәм (яисә) хезмәт эшчәнлеге турында законнарда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән белешмәләр, хезмәт шартнамәсе (контракт) беренче тапкыр төзелгән очраклардан тыш;»; 1.2. 19.1 пунктының 4 пунктчасында «(булган очракта), муниципаль хезмәткәрләр муниципаль хезмәт узган чорда хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр формалаштыру һәм күрсәтелгән белешмәләрне мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси (персональләштерелгән) исәпкә алу турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе Пенсия фондының мәгълүмат ресурсларында саклау өчен бирү» сүзләрен өстәргә. 2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырырга, мәгълүмат стендларында һәм Кайбыч муниципаль районының Чути авыл.җирлегенең http://chuteev-kaybici.tatarstan.ru. веб-адресы буенча рәсми сайтында урнаштырырга. 3.Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам. Совет Рәисе, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чути авыл.җирлеге Башлыгы Тараканов П.П.
pdf
Скачать текст
PDF, 347.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International