«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең, муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затларның хезмәт өчен түләү күләме нормативлары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында» карарына үзгәрешләр кертү турында
«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең, муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затларның хезмәт өчен түләү күләме нормативлары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында» карарына үзгәрешләр кертү турында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Муниципаль берәмлекләр башлыкларының, муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарларының, депутатларның, җирле үзидарәнең даими нигездә үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы сайланулы органнары әгъзаларының, муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары рәисләренең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладларының айлык акчалата түләү күләмнәрен арттыру турында» 2020 елның 6 августындагы 658 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:
1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге Советының «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең, муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затларның хезмәт өчен түләү күләме нормативлары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында» 2018 елның 30 апрелендәге 5 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 1 пунктта:
2 абзацтагы «11 163 сум» сүзләрен «11 498 сум» сүзләренә алмаштырырга;
түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә:
«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлеге башлыгына акчалата бүләкләү күләмнәре 15 нче кушымта нигезендә.»;
1.2. Түбәндәге эчтәлекле 15 нче кушымта өстәргә:
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге Советының 2018е. 30 апрелендәге 5 номерлы карарына 15нче кушымта
Татарстан Республикасы
Кайбыч муниципаль районының Чүти авыл җирлеге башлыгына акчалата бүләкләү күләмнәре
Вазыйфа исемнәре Акчалата түләү күләме (сумнарда)
Авыл җирлеге башлыгы 15759,00
______________________________________________________________
2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм http://chuteev -kaybici.tatarstan.ru веб-адресы буенча Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлегенең рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
3. Әлеге карар 2020 елның 1 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
Татарстан Республикасы
Кайбыч муниципаль районы
Чүти авыл җирлеге Башлыгы П.П.Тараканов
pdf
Скачать текст
PDF, 408.0 Кб
Дата публикации: 14.10.2020