«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең даими нигездә муниципаль вазыйфа биләүче затларга хезмәт өчен түләү күләме нормативлары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында» Чүти авыл җирлеге Советының 2018 елның 30 апрелендәге 5 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең даими нигездә муниципаль вазыйфа биләүче затларга хезмәт өчен түләү күләме нормативлары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында» Чүти авыл җирлеге Советының 2018 елның 30 апрелендәге 5 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
«Муниципаль берәмлекләр башлыкларының, муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарларының, депутатларның, җирле үзидарәнең даими нигездә үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы сайланулы органнары әгъзаларының, муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары рәисләренең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладларының айлык акчалата түләү күләмнәрен арттыру турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 6 августындагы 658 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:
1. «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең даими нигездә муниципаль вазыйфа биләүче затларга хезмәт өчен түләү күләме нормативлары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында» Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге Советының 2018 елның 30 апрелендәге 5 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 1 пунктта:
3 абзацта «11 163 сум» сүзләрен «11 498 сум» сүзләренә алмаштырырга;
1нче кушымтада «15300» саннарын «15759» саннарына алмаштырырга;
13нче кушымтаның 4 пунктын түбәндәге эчтәлекле 4.1. пуктчасы белән тулыландырырга:
«4.1. Тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә бер мәртәбә акчалата ярдәм алу хокукына даими нигездә муниципаль вазыйфа биләүче һәм салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салым, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча үтәлмәгән бурычы булмаган муниципаль хезмәткәрләр ия була.».
2. «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең даими нигездә муниципаль вазыйфа биләүче затларга хезмәт өчен түләү күләме нормативлары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында» карарына үзгәрешләр кертү турында» Чүти авыл җирлеге Советының 2020 елның 8 октябрендәге 22 номерлы карарын юкка чыгарырга.
3. Әлеге карарны http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлегенең рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
4. Әлеге карар 2020 елның 1 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
pdf
Скачать текст
PDF, 500.9 Кб