Кичә, Чүти авылы мәчетендә Корбан ашы уздырылды. Чарада Чүти авылыннан 14 кунак, Кайбыч районы башлыгы ярдәмчесе Хәялиев Рәмис Рафис улы һәм Чүти авыл җирлеге башлыгы Тараканов Петр Петрович катнашты. Тараканов П. П.җитәкчелегендә Чүти авыл мәдәният йорты методистлары белән сыйланган өстәл, чәй һәм сарык итеннән токмачлы аш оештырылган иде. Барлык кунаклар да канәгать калдылар.