Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүти авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Постановления
Карарлар
Чүти авыл җирлеге Уставы
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Халык җыены карарлары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Чүти авыл җирлеге
Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру турында
2019 елның 22 ноябре, җомга
Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру турында 2019 елда Татарстан Пенсия фонды 15 меңгә якын гаиләгә ана капиталына сертификат бирде. Гомумән алганда, программа гамәлдә булган вакыт эчендә сертификат бирүне сорап язылган гаризалар саны республикада 285 меңгә җитте. Ана капиталы ияләренең 80% капитал акчасыннан тулысынча файдаланды, программа гамәлдә булган вакыт эчендә 85 млрд. сум тирәсе акча түләнде. Ана капиталыннан файдалануның иң популяр юнәлеше - торак шартларын яхшырту, гариза бирүчеләрнең 90% тан артыгы акчаны шул юнәлешкә тоткан. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле аның ярдәмендә 225 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан. Шуларның 190 меңгә якыны капитал хисабына торак кредитларын өлешчә яки тулысынча каплаган. 35 меңнән артык гаилә торак шартларын кредит җәлеп итмичә генә яхшырткан. Моннан тыш, Россия Пенсия фонды балаларны укытуга түләүгә 20 меңнән артык гариза кабул итте. Укыган өчен түләү мөмкинлекләренең артуы программага 2018 ел башыннан ук кертелгән төзәтмәләр белән дә аңлатыла, хәзер гаиләләр мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр белән исәп-хисапны балага 3 яшь тулганны көтмичә дә ясый ала. Нәтиҗәдә, 6 меңнән артык гаилә яңа мөмкинлектән файдаланган. 2018 елдан аз керемле гаиләләр өчен ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алу мөмкинлеге тудырылды. 2019 елның 9 аенда республика Пенсия фонды 800 шундый эчтәлектәге гариза кабул иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм 49,5 млн. сум тәшкил итте. Ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләүләрне сорап 1100дән артык гаилә мөрәҗәгать итте. Гаиләнең 2019 елда түләү хокукына ия булу-булмавын ачыклау өчен гаиләнең соңгы 12 айда керемнәренең гомуми суммасын алырга, аны 12гә бүлергә, ә аннары, икенче баланы да кертеп, гаилә әгъзалары санына бүлергә кирәк. Килеп чыккан сумма Татарстан Республикасында эшкә яраклы гражданның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр кимрәк булса (2019 елдан-14 034 сум), пенсия фондына ай саен түләүне сорап гариза бирергә мөмкин. Әлеге түләү балага 1,5 тулганчы бирелә. Гаиләләргә уңайлы булсын өчен гаризаны бала туганнан соң 6 ай дәвамында бирергә мөмкин – акча шул чор өчен тулысынча түләнәчәк. Гаризаны 6 айдан соң биргән очракта, түләү мөрәҗәгать иткән көннән башлана. Ана капиталыннан алынган түләү күләме гаиләнең кайсы төбәктә яшәвенә бәйле, ул шул төбәктә алдагы елның 2 кварталындагы яшәү минимумына тигез. Ягъни 2019 елда гариза белән мөрәҗәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталында баланың яшәү минимумына тигез булачак-8896 сум. Игътибар итегез, ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ана капиталы алу өчен сертификатка хокук бирүче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы зарур. Шул ук вакытта сертификат алу һәм аннан файдалану вакыт белән чикләнми. 2019 елда ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә. Ана капиталы сертификатын алу өчен яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат алу турында гаризаны бала тууга яки уллыкка алынуга ук, соңрак та, мөстәкыйль рәвештә дә, «гражданинның Шәхси кабинеты» аша да гаилә өчен уңайлы булган теләсә кайсы чорда бирергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, кабинетта ана капиталы программасын гаиләләр өчен уңайлырак итүче электрон сертификатларны рәсмиләштерү буенча хезмәт күрсәтелә. Ана капиталына электрон сертификат алу өчен шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк. Алга таба, гадәти сертификат булган очракта, гариза бирүчегә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны бары тик бер тапкыр – баланың шәхесен раслаучы документ - туу турында таныклык бирү өчен генә эшләргә кирәк. Пенсия фонды ана капиталын бирү турында уңай карар чыгарганнан соң, электрон сертификат гариза бирүченең Шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәреләчәк. Сертификат белән бергә кабинетка сертификат турында барлык кирәкле белешмәләр тупланган электрон документ та җибәрелә. Бу мәгълүматларны экранда карарга яки чыгартып алырга мөмкин. Айлык компенсация түләү Хезмәткә яраклы, инвалид баланы карап, эшләмәүче гражданнарга айлык компенсация түләү - балалы гаиләләргә, аерым алганда, инвалид балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларының берсе. 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки 1 төркем инвалидны караучы ата-аналарга (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) һәм башка затларга ай саен түләү билгеләнә. Айлык түләү күләме әти-әнигә (уллыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) - 10000 сум, ә башка затларга 1200 сум тәшкил итә. Инвалид баланы карау чоры караган затның иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә исәпләнә. Бу, караучы затка үзенең иминият пенсиясен алу өчен, пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Ана капиталына сертификат алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия 26 ноябрьдә Татарстан Пенсия фонды «Әниләр көне» уңаеннан бәйрәм итүгә багышланган Ана капиталын алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача. Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре ана капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
гыйнвар, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында үзмәшгульләр өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперимент старт алды
2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды. Анда катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла. Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә ай, әмма 12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле. 8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык түләгәндә, пособие иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә. 5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%- 6-12 ай түләгән очракта. 5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта. "Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк. Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин. Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була . Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
16
гыйнвар, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан республика халкының иминият пенсияләре 7,6 %ка индексацияләнде
7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте. Барлык үзгәрешләр пенсионерларның индивидуаль шәхси счетларында исәпкә алына һәм аларның пенсия хокукларын формалаштыруга йогынты ясый. Татарстан Республикасы буенча 2026 ел индексациясе 1 015 855 пенсионерга кагылды. Индексация ел саен автомат рәвештә, Социаль фонд органнарына гаризалар бирмичә генә уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда: ул хәзер эшләүче пенсионерларны да колачлый. Аларның пенсияләре 2025 ел индексациясен исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләменнән чыгып арттырыла. Мондый алым хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларның да пенсияләрен арттырырга мөмкинлек бирде. "Алар өчен иминият пенсиясен түләүнең аерым тәртибе гамәлдә. Эшләгән чорда теркәлгән, әмма исәпкә алынмаган барлык индексацияләр саклана һәм, пенсионер эштән туктаганнан соң, пенсия, барлык арттыруларны исәпкә алып, тулы күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
1
октябрь, 2025 ел
Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты
Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты
15
сентябрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге регионда яшәүче 43 меңнән артык кешегә озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп стаж туплаган өчен өстәмә акча түли
Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләп, авыл җирендә яшәүче эшләмәүче пенсионерлар арттырылган пенсия алуга хокуклы. Мондый өстәмә түләү иминият пенсиясен рәсмиләштергәндә автомат рәвештә билгеләнә һәм ниндидер белешмәләр бирүне таләп итми. Пенсионер соңрак шәһәргә күченгән очракта да авыл стажы өчен өстәмәләр саклана. 2025 елда Татарстан Республикасында озак вакытлы авыл стажлы 43 176 пенсионерга өстәмә түләү бирелә. Түләү күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә күрсәткечне кертеп исәпләгәндә, Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен пенсиянең уртача күләме 27 246,97 сум тәшкил итә. «Гомерләрен дистә еллар авыл җирендә эшләүгә багышлаган кешеләр аерым игътибар һәм хөрмәт казандылар. Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә билгеләү - аларга ярдәм итү һәм башлыча республикабызның нигезен формалаштырган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү чарасы ул», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Өстәмә түләүгә хокук авыл хуҗалыгында РФ Хөкүмәте раслаган вазыйфаларда эшләүчеләргә бирелә. Исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән, алар арасында агрономнар, тракторчылар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар бар. Санаганда эшләгән еллар гына түгел, яшь ярымга кадәр бала карау, чираттагы ял һәм вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорлары да исәпкә алына. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Әгәр сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (тәүлек әйләнәсе - 24/7, шалтырату бушлай).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз