Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүти авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Постановления
Карарлар
Чүти авыл җирлеге Уставы
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Халык җыены карарлары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Чүти авыл җирлеге
Өч яше тулмаган балалары булган гаиләләре 5 мең сум акча алачаклар.
2020 елның 15 апреле, чәршәмбе
Өч яше тулмаган балалары булган гаиләләре 5 мең сум акча алачаклар. Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы буган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана (гаилә) капиталы хокукы булган барлык гаиләләргә, шул исәптән сертификат буенча акчалар тулысынча тотылса да, акча түләнергә тиеш. Илдә кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме федераль бюджеттан бирелә, ана (гаилә) капиталы күләмен киметми һәм башка төр социаль ярдәм алу хокукыны тәәсир итми. Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин эйтеп үткәнчә, мөмкинлек булган очракта, территориаль органнар гаиләләргә әлеге түләүгә хокуклары булганнарга шәхсән хәбәр итәчәк. "Өч яшькә кадәрге балалар өчен акчаны Татарстанның 85 меңнән артык гаиләсе ала алачак, – дип билгеләп үтте Пенсия фонды башлыгы. - Гаилә карамагында акча сорап мөрәҗәгать итү өчен алты айга якын вакыт бар. Пенсия фонды 1 октябрьгә кадәр гаризалар кабул итүне тәэмин итәчәк һәм гаиләнең тиешле хокукы булган очракта апрель-июнь айлары өчен түләүләр бирәчәк". Балага акча алу өчен es.pfrf.ru яисә gosuslugi.ru порталындагы шәхси кабинетта гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат хуҗасына бернинди өстәмә документлар да тапшырырга таләп ителми - кирәк очракта Пенсия фонды органы барлык мәгълүматләрне мөстәкыйль рәвештә соратып ала. Гариза шулай ук Пенсия фондының территориаль идарәләрендә һәм клиент белән эшләү хезмәтендә кабул ителә. Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта Пенсия Фонды органнарына алдан язылып куеп кына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөрәҗәгать итү вакытын һәм көнен электрон сервис аша,шулай ук Пенсия фонды идарәсенең сайтының “Регион контакты/Бүлекчә структурасы” бүлегендәге күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып ачыкларга була. Гаиләләргә түләүләр мисаллары 1. Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән. Һәр ай саен апрельдән июнь аена кадәр гаилә ике балага 5әр мең сум акча алачак. Тулаем алганда, өч ай өчен 30 мең сум. 2. Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза 2020 елның сентябрендә бирелгән. Гаилә сентябрь аенда бер тапкыр 30 мең сум алачак. 3. Өч балалы гаилә: Кече балалар 2020 елның гыйнварында туган, олысына 2020 елның май аенда өч яшь тула. Түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән. Апрель һәм май айларында гаилә – 15әр мең сум (һәр өч балага 5әр мең сум), июньдә өч яше тулмаган ике бала өчен 10 мең сум акча алачак. Өч ай өчен барлыгы 40 мең сум. 4. Гаиләдәге бер бала 2020 елның маенда туган . Гариза август аенда бирелгән. Гаилә августта бер тапкыр 10 мең сум алачак: май аеннан башлап һәр ай өчен 5 әр мең сум. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571
Өч яше тулмаган балалары булган гаиләләре 5 мең сум акча алачаклар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
гыйнвар, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында үзмәшгульләр өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперимент старт алды
2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды. Анда катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла. Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә ай, әмма 12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле. 8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык түләгәндә, пособие иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә. 5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%- 6-12 ай түләгән очракта. 5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта. "Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк. Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин. Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була . Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
16
гыйнвар, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан республика халкының иминият пенсияләре 7,6 %ка индексацияләнде
7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте. Барлык үзгәрешләр пенсионерларның индивидуаль шәхси счетларында исәпкә алына һәм аларның пенсия хокукларын формалаштыруга йогынты ясый. Татарстан Республикасы буенча 2026 ел индексациясе 1 015 855 пенсионерга кагылды. Индексация ел саен автомат рәвештә, Социаль фонд органнарына гаризалар бирмичә генә уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда: ул хәзер эшләүче пенсионерларны да колачлый. Аларның пенсияләре 2025 ел индексациясен исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләменнән чыгып арттырыла. Мондый алым хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларның да пенсияләрен арттырырга мөмкинлек бирде. "Алар өчен иминият пенсиясен түләүнең аерым тәртибе гамәлдә. Эшләгән чорда теркәлгән, әмма исәпкә алынмаган барлык индексацияләр саклана һәм, пенсионер эштән туктаганнан соң, пенсия, барлык арттыруларны исәпкә алып, тулы күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
1
октябрь, 2025 ел
Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты
Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты
15
сентябрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге регионда яшәүче 43 меңнән артык кешегә озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп стаж туплаган өчен өстәмә акча түли
Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләп, авыл җирендә яшәүче эшләмәүче пенсионерлар арттырылган пенсия алуга хокуклы. Мондый өстәмә түләү иминият пенсиясен рәсмиләштергәндә автомат рәвештә билгеләнә һәм ниндидер белешмәләр бирүне таләп итми. Пенсионер соңрак шәһәргә күченгән очракта да авыл стажы өчен өстәмәләр саклана. 2025 елда Татарстан Республикасында озак вакытлы авыл стажлы 43 176 пенсионерга өстәмә түләү бирелә. Түләү күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә күрсәткечне кертеп исәпләгәндә, Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен пенсиянең уртача күләме 27 246,97 сум тәшкил итә. «Гомерләрен дистә еллар авыл җирендә эшләүгә багышлаган кешеләр аерым игътибар һәм хөрмәт казандылар. Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә билгеләү - аларга ярдәм итү һәм башлыча республикабызның нигезен формалаштырган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү чарасы ул», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Өстәмә түләүгә хокук авыл хуҗалыгында РФ Хөкүмәте раслаган вазыйфаларда эшләүчеләргә бирелә. Исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән, алар арасында агрономнар, тракторчылар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар бар. Санаганда эшләгән еллар гына түгел, яшь ярымга кадәр бала карау, чираттагы ял һәм вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорлары да исәпкә алына. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Әгәр сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (тәүлек әйләнәсе - 24/7, шалтырату бушлай).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз