Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүти авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Постановления
Карарлар
Чүти авыл җирлеге Уставы
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Халык җыены карарлары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Чүти авыл җирлеге
«Совет стажы» 2010 елда ук исәпкә алынды
2020 елның 10 августы, дүшәмбе
«Совет стажы» 2010 елда ук исәпкә алынды Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе соңгы араларда интернет челтәрендә пенсияләрне “Совет стажы”н исәпкә алып кабаттан исәпләү турында ялгыш мәгълумат таратылу хакында хәбәр итә. Әлеге чор өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр. Әлеге мәгълумат дөреслеккә туры килми. Исегезгә төшерәбез, 1991 елга кадәр (шул исәптән совет чорын да кертеп) хезмәт стажлары булган гражданнарның пенсион хокукларын бәяләү эше массакүләм рәвештә 2009 елда үткәрелде. Әлеге процесс валоризация дип аталды. Ул чакта Пенсия Бүлекчәсе белгечләре зур күләмле эш башкарды – 2010 елга кадәр билгеләнгән пенсияләр барысы да кабат исәпләнде. 2010 елдан башлап пенсияләр валоризацияне исәпкә алып билгеләнә. Димәк, гражданнарның совет чоры стажлары исәпкә алынган, пенсияләрне кабат исәпләү зарурлыгы юк. Өстәмә түләүләрне еш кына гражданнарга төрле юридик фирмалар вәгъдә итә. Алар халыкка төрле төр гаризалар рәсмиләштергәндә ярдәм тәкъдим итәләр, әлбәттә бу эш бушка эшләнми. Әлеге фирмалар Пенсия фондына гаризалар юллый да торгандыр, әмма фондтан совет чоры стажы исәпкә алынган һәм пенсияләргә бернинди өстәмә түләү тиеш түгел дигән җавап алу белән чикләнәләр. Нәтиҗәдә пенсионер акчасын кирәкмәгән юридик хезмәтләр өчен әрәм итә. Шунысына игътибарыгызны юнәлтәбез, Пенсия фонды пенсионерларның законлы никахта бергә яшәгән юбилейларына да өстәмә акча түләми.
«Совет стажы» 2010 елда ук исәпкә алынды
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар. Социаль фондның төбәк бүлеге хезмәткәрләре республика халкына яңа сервисны үзләштерергә ярдәм итә, аның белән эш итәргә өйрәтә. Консультацияләр гадәти клиент офисларында да, өлкән буын вәкилләренең махсус аралашу үзәкләрендә дә уза. Белгечләр MAX һәм "Дәүләт хезмәте" кушымталарын яңарту, шулай ук цифрлы профильне урнаштыру тәртибен аңлаталар. Бүгенге көнгә 42 меңнән артык шәхси консультация үткәрелгән. Фонд хезмәткәрләренең турыдан-туры ярдәме белән 25 меңнән артык цифрлы профиль булдырылган. Пенсия яшендәгеләр өчен Өлкән буын вәкилләренең аралашу үзәкләрендә цифрлы грамоталылык дәресләре оештырылган. Укулар ике этапта уза. Башта катнашучылар лекция тыңлыйлар, анда электрон документның төп өстенлекләре- аның тулы юридик көчкә ия булуы, кеше турында барлык мәгълүматны (ФИО, туу датасы, СНИЛС, пенсиянең төре һәм билгеләнү вакыты) үз эченә алуы һәм, кәгазь варианттан аермалы буларак, аны югалтып булмавы, үзең белән йөртергә кирәкмәве – мәгълүматларның һәрвакыт телефонда булуы турында беләләр. Аннары остазлар җитәкчелегендә алар "Дәүләт хезмәте" порталына керәләр, документлар бүлеген табалар, электрон таныклык ачалар һәм QR-код формалаштырырга өйрәнәләр. "MAX мессенджерындагы цифрлы профиль - безнең гражданнар куллана ала торган уңайлы сервиска ышанычлы адым ул. Күргәнебезчә, татарстанлылар, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, яңа мөмкинлекләр белән актив кызыксыналар. Республикада яшәүче 25 меңнән артык кеше электрон таныклыкның өстенлекләрен бәяләде инде: аны югалтып булмый, ул һәрвакыт кул астындагы смартфонда һәм тулы юридик көчкә ия. Безнең бурыч - хезмәтләрдән файдалану уңайлырак һәм гадирәк булсын өчен гражданнарга яңалыкларны куллану тәртибен аңлату, үзләштерергә ярдәм итү», - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли).
12
май, 2026 ел
Зиратларны чиста тоту-ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч.
Зиратларны чиста тоту-ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч. Зират-изге урын, аңа Без барыбыз да хөрмәт белән карарга тиеш. 10 май көннәрендә авыл халкы бергәләшеп зиратны җыештыруга чыктылар. Чүти авыл җирлеге администрациясе зиратларны җыештыру һәм төзекләндерү буенча чакыруны кабул иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерә. Шунысы сөендерә, зиратны тәртипкә китерергә теләүчеләр елдан-ел арта бара. Киләчәктә зиратка килүчеләр, җыештырылган территорияне күреп, чүп-чар чыгармаячаклар, үзләренең һәм чит туганнарының хәтеренә сакчылрак карый башлаячаклар, дип өметләнәсе килә.
6
май, 2026 ел
Чүти авылындагы су буе чистартылды
2026 елның 6 маенда Чүти авыл җирлеге хезмәткәрләре, шул исәптән җәмгыять үзәге, китапханә, почта бүлекчәсе һәм беренче медицина ярдәме пункты, авыл уртасында урнашкан су буен чистартырга чыктылар. Алар барлык чүп-чарны чыгардылар. Яр хәзер күпкә чистарак һәм уңайлырак. Барыгызга да зур рәхмәт!
28
апрель, 2026 ел
Бөтенроссия өмәсе 2026. Авылны бергәләп чистартабаз!
2026 елның 25 апрелендә Чүти авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә, почта һәм ФАП хезмәткәрләре Бөтенроссия өмәсендә катнашты. Өмә дустанә атмосферада узды. Бергәләп без авылыбызны чистартып матуррак итеп ясыйбыз! Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең барысын да өмәгә чыгуларын һәм йорт территорияләрендә тәртип урнаштыруларын сорыйбыз. Әйдәгез, без яшәгән, эшләгән, ял иткән урыннар турында бергәләп кайгыртыйк. Чиста территория - ул безнең уртак горурлыгыбыз һәм кайгыртуыбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз