Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүти авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Постановления
Карарлар
Чүти авыл җирлеге Уставы
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Халык җыены карарлары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Чүти авыл җирлеге
12 гыйнвар - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне.
2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе
1722 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасы институты барлыкка килә. Прокуратураны булдырып, Петр I аның алдына "эшләрдәге тәртипсезлекләрдән, гаделсезлектән, ришвәтчелектән һәм азаконсызлыктан барган явызлыкны юк итү яки бетерү" бурычын куя. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү законлылыкның бер күрсәткече булып тора. Прокуратура эшчәнлеге нәтиҗәләре халыкның безнең эшкә ышанычының тотрыклы югары дәрәҗәдә булуын раслый. 2020 елда 146 граждан бозылган хокукларын торгызу өчен район прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да тикшерүләр үткәрелде, мөрәҗәгать итүчеләр хокукларын яклау буенча чаралар күрелде. Моннан тыш, «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»Федераль законның җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен күзәтү буенча билгеле бер эш башкарылды. Бу өлкәдә 20 хокук бозу ачыкланган, 19 күрсәтмә кертелгән, аларны карау нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнарының 17 вазыйфалы заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган, бер вазыйфалы зат РФ КоАП 5.59 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылган. Гомумән, районда прокуратура законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның хокукларын яклау буенча билгеле бер чаралар күрелде, төрле өлкәләрдә 520 закон бозу очрагына чик куелды. Әйтик, прокурор протесты буенча 108 законсыз хокукый акт юкка чыгарылган, кертелгән 214 күрсәтмә буенча 259 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, суд тарафыннан 2241 мең сумлык 184 прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелгән, 21 вазыйфалы зат административ җаваплылыкка тартылган, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча 3 җинаять эше кузгатылган, судка 63 җинаять эше җибәрелгән. Без кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт хакы буенча 18 миллион сумнан артык бурычы түләнгән. Район прокуратурасы эшенең уңай нәтиҗәләренә җирле үзидарә органнары, полиция бүлекләре һәм Тикшерү комитеты, шулай ук башка хокук саклау органнары белән тыгыз бәйләнештә ирешелде. Ахырда прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсым килә, аларга эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек телим. Район прокуроры Сөләйманов А. Р
12 гыйнвар - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар. Социаль фондның төбәк бүлеге хезмәткәрләре республика халкына яңа сервисны үзләштерергә ярдәм итә, аның белән эш итәргә өйрәтә. Консультацияләр гадәти клиент офисларында да, өлкән буын вәкилләренең махсус аралашу үзәкләрендә дә уза. Белгечләр MAX һәм "Дәүләт хезмәте" кушымталарын яңарту, шулай ук цифрлы профильне урнаштыру тәртибен аңлаталар. Бүгенге көнгә 42 меңнән артык шәхси консультация үткәрелгән. Фонд хезмәткәрләренең турыдан-туры ярдәме белән 25 меңнән артык цифрлы профиль булдырылган. Пенсия яшендәгеләр өчен Өлкән буын вәкилләренең аралашу үзәкләрендә цифрлы грамоталылык дәресләре оештырылган. Укулар ике этапта уза. Башта катнашучылар лекция тыңлыйлар, анда электрон документның төп өстенлекләре- аның тулы юридик көчкә ия булуы, кеше турында барлык мәгълүматны (ФИО, туу датасы, СНИЛС, пенсиянең төре һәм билгеләнү вакыты) үз эченә алуы һәм, кәгазь варианттан аермалы буларак, аны югалтып булмавы, үзең белән йөртергә кирәкмәве – мәгълүматларның һәрвакыт телефонда булуы турында беләләр. Аннары остазлар җитәкчелегендә алар "Дәүләт хезмәте" порталына керәләр, документлар бүлеген табалар, электрон таныклык ачалар һәм QR-код формалаштырырга өйрәнәләр. "MAX мессенджерындагы цифрлы профиль - безнең гражданнар куллана ала торган уңайлы сервиска ышанычлы адым ул. Күргәнебезчә, татарстанлылар, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, яңа мөмкинлекләр белән актив кызыксыналар. Республикада яшәүче 25 меңнән артык кеше электрон таныклыкның өстенлекләрен бәяләде инде: аны югалтып булмый, ул һәрвакыт кул астындагы смартфонда һәм тулы юридик көчкә ия. Безнең бурыч - хезмәтләрдән файдалану уңайлырак һәм гадирәк булсын өчен гражданнарга яңалыкларны куллану тәртибен аңлату, үзләштерергә ярдәм итү», - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли).
12
май, 2026 ел
Зиратларны чиста тоту-ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч.
Зиратларны чиста тоту-ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч. Зират-изге урын, аңа Без барыбыз да хөрмәт белән карарга тиеш. 10 май көннәрендә авыл халкы бергәләшеп зиратны җыештыруга чыктылар. Чүти авыл җирлеге администрациясе зиратларны җыештыру һәм төзекләндерү буенча чакыруны кабул иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерә. Шунысы сөендерә, зиратны тәртипкә китерергә теләүчеләр елдан-ел арта бара. Киләчәктә зиратка килүчеләр, җыештырылган территорияне күреп, чүп-чар чыгармаячаклар, үзләренең һәм чит туганнарының хәтеренә сакчылрак карый башлаячаклар, дип өметләнәсе килә.
6
май, 2026 ел
Чүти авылындагы су буе чистартылды
2026 елның 6 маенда Чүти авыл җирлеге хезмәткәрләре, шул исәптән җәмгыять үзәге, китапханә, почта бүлекчәсе һәм беренче медицина ярдәме пункты, авыл уртасында урнашкан су буен чистартырга чыктылар. Алар барлык чүп-чарны чыгардылар. Яр хәзер күпкә чистарак һәм уңайлырак. Барыгызга да зур рәхмәт!
28
апрель, 2026 ел
Бөтенроссия өмәсе 2026. Авылны бергәләп чистартабаз!
2026 елның 25 апрелендә Чүти авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә, почта һәм ФАП хезмәткәрләре Бөтенроссия өмәсендә катнашты. Өмә дустанә атмосферада узды. Бергәләп без авылыбызны чистартып матуррак итеп ясыйбыз! Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең барысын да өмәгә чыгуларын һәм йорт территорияләрендә тәртип урнаштыруларын сорыйбыз. Әйдәгез, без яшәгән, эшләгән, ял иткән урыннар турында бергәләп кайгыртыйк. Чиста территория - ул безнең уртак горурлыгыбыз һәм кайгыртуыбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз