Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүти авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Постановления
Карарлар
Чүти авыл җирлеге Уставы
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Халык җыены карарлары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Чүти авыл җирлеге
Суммасы-күбрәк, карары тизрәк: 2021 елда ана капиталы программасына нинди үзгәрешләр кертелде?
2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе
Суммасы-күбрәк, карары тизрәк: 2021 елда ана капиталы программасына нинди үзгәрешләр кертелде? Агымдагы ел башыннан ана капиталы программасы буенча бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү күләме артты, капитал акчасыннан файдалану тизләште һәм гадиләште. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе хәбәр итә. Гыйнвардан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнде. Әлеге арту ана капиталы сертификатына ия булучыларның барысына да һәм барлык төр суммаларга да кагыла. Беренче балага ана капиталы 17,3 мең сумга артты һәм яңа елдан 483 882 сум тәшкил итә. Ата-ана сертификатны рәсмиләштермәгән яки аннан файдаланмаган, икенче бала 2020 елга кадәр туган очракта ике балалы гаиләләр дә шул суммага ия была. Балалар 2020 елдан соң туса, индексацияләнгәннән соң сертификат 22,8 мең сумга арта һәм 639432 сум тәшкил итә. Беренче балага сертификат алып, аннары икенче бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дә дәүләт ярдәм арттырыла. Быелдан ана капиталына бу төр өстәмә 155 550 сум тәшкил итә. Сертификат акчасыннан тулысынча файдаланмаучыларның капиталлары да гыйнварда индексацияләнде. Болардан тыш үзгәрешләр капиталдан файдалану вакытына да кагылды. Быел ана капиталы һәм аннан файдалану вакыты тизләтелде. Ана капиталына сертификат бирүгә хәзер элеккеге унбиш урынына биш эш көне, аннан файдалану гаризасын карауга элеккеге бер ай урынына ун эш көне каралган. Программа буенча әлеге вакыт аралыгын аерым очракларда гына озайтырга мөмкин. Ведомостволар пенсия фонды сораган мәгълүматларны вакытында бирә алмаса, сертификат унбиш эш көне дәвамында рәсмиләштерелә. Ведомоство яки сертификат хуҗасы фондка кирәкле документларны яки мәгълуматлар тапшыруны тоткарлаган очракта капитал акчасыннан файдалану турында карар егерме эш көне дәвамында чыгарыла. Срокларны кыскарту-ана капиталы программасын үстерү юнәлешендә ясалган тагын бер адым. Моңа кадәр гаиләләр финанс ярдәмен тизрәк алсын һәм капиталны рәсмиләштерергә вакыт сарыф итмәсен өчен Пенсия фонды сертификатны проактив юл белән бирү эшен башлады. Бала туганнан соң, сертификат гариза кабул итмичә, автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Моның өчен кирәкле барлык эшне фонд үзе башкара. Узган елдан башлап сертификаттан файдалану процедурасы шактый гадиләштерелде. Мәсәлән, программаның иң киң кулланылыштагы юнәлеше – кредит акчаларын торак төзелеше яисә йорт сатып алу эшен хәзер тулысынча кредит рәсмиләштерелә торган банкта ук эшләргә мөмкин. Пенсия фонды белән килешү төзелгән банкларда бу эчтәлектәге гаризалар кабул ителә. Болардан тыш, гаиләләр, балалар укыган өчен капитал акчасыннан түләгән очракта, Пенсия фондына түләп укыганлык хакында килешү кучермәсен китермиләр.Фонд бүлекчәләре әлеге мәгълүматларны илдәге уку йортлары белән төзелгән килешүләр нигезендә үзләре соратып ала. Гыйнвардан кайбер гаиләләргә ана капиталыннан ай саен түләнә торган акча да артты. Аның күләме регионда узган елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тигез. Быел әлеге тәләүне сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләр ай саен 9713 сум акча алачак. Гаризаны узган елда язучыларга 9373 сум акча түләнә. Элеккечә, ана капиталыннан айлык түләү икенче балалары 2018 елдан соң туган гаиләләргә, балага өч яшь тулганчы түләнә. Моның өчен гаиләдә җан башынак керем ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Гаиләнең 2021 елда әлеге төр түләүгә хокукы барлыгын ачыклау өчен, гаиләнең соңгы 12 айдагы тулаем керем суммасын башта 12 гә, килеп чыккан сумманы, яңа туган баланы да кертеп гаиләдәге кеше санына бүлергә кирәк. 2020 елдан башлап Татарстанда хезмәткә яраклы кешенең ике яшәү минимумы 20588 сум тәшкил итә. Гаризаны балага өч яшь тулганчы теләсә кайсы вакыт язарга мөмкин. Пенсия фондына балага 6 ай булганчы мөрәҗәгать иткән очракта айлык түләү бала туган көннән башлап билгеләнә һәм түләнә. Гариза 6 айдан соң язылса, түләү мөрәҗәгать иткән көннән башлана. Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә түләүләрне гадиләштерелгән вариантта рәсмләштерү дәвам итә. Шунлыктан ана капиталы хисабына ай саен бирелә торган түләүләрнең срогы узган елның марты белән быелның марты аралыгында чыккан очракта, түләү автомат рәвештә озайтыла. Пенсия фонды сертификат хуҗасыннан гаилә әгъзаларының керем күләмен раслый торган белешмә таләп итми.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар. Социаль фондның төбәк бүлеге хезмәткәрләре республика халкына яңа сервисны үзләштерергә ярдәм итә, аның белән эш итәргә өйрәтә. Консультацияләр гадәти клиент офисларында да, өлкән буын вәкилләренең махсус аралашу үзәкләрендә дә уза. Белгечләр MAX һәм "Дәүләт хезмәте" кушымталарын яңарту, шулай ук цифрлы профильне урнаштыру тәртибен аңлаталар. Бүгенге көнгә 42 меңнән артык шәхси консультация үткәрелгән. Фонд хезмәткәрләренең турыдан-туры ярдәме белән 25 меңнән артык цифрлы профиль булдырылган. Пенсия яшендәгеләр өчен Өлкән буын вәкилләренең аралашу үзәкләрендә цифрлы грамоталылык дәресләре оештырылган. Укулар ике этапта уза. Башта катнашучылар лекция тыңлыйлар, анда электрон документның төп өстенлекләре- аның тулы юридик көчкә ия булуы, кеше турында барлык мәгълүматны (ФИО, туу датасы, СНИЛС, пенсиянең төре һәм билгеләнү вакыты) үз эченә алуы һәм, кәгазь варианттан аермалы буларак, аны югалтып булмавы, үзең белән йөртергә кирәкмәве – мәгълүматларның һәрвакыт телефонда булуы турында беләләр. Аннары остазлар җитәкчелегендә алар "Дәүләт хезмәте" порталына керәләр, документлар бүлеген табалар, электрон таныклык ачалар һәм QR-код формалаштырырга өйрәнәләр. "MAX мессенджерындагы цифрлы профиль - безнең гражданнар куллана ала торган уңайлы сервиска ышанычлы адым ул. Күргәнебезчә, татарстанлылар, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, яңа мөмкинлекләр белән актив кызыксыналар. Республикада яшәүче 25 меңнән артык кеше электрон таныклыкның өстенлекләрен бәяләде инде: аны югалтып булмый, ул һәрвакыт кул астындагы смартфонда һәм тулы юридик көчкә ия. Безнең бурыч - хезмәтләрдән файдалану уңайлырак һәм гадирәк булсын өчен гражданнарга яңалыкларны куллану тәртибен аңлату, үзләштерергә ярдәм итү», - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли).
12
май, 2026 ел
Зиратларны чиста тоту-ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч.
Зиратларны чиста тоту-ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч. Зират-изге урын, аңа Без барыбыз да хөрмәт белән карарга тиеш. 10 май көннәрендә авыл халкы бергәләшеп зиратны җыештыруга чыктылар. Чүти авыл җирлеге администрациясе зиратларны җыештыру һәм төзекләндерү буенча чакыруны кабул иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерә. Шунысы сөендерә, зиратны тәртипкә китерергә теләүчеләр елдан-ел арта бара. Киләчәктә зиратка килүчеләр, җыештырылган территорияне күреп, чүп-чар чыгармаячаклар, үзләренең һәм чит туганнарының хәтеренә сакчылрак карый башлаячаклар, дип өметләнәсе килә.
6
май, 2026 ел
Чүти авылындагы су буе чистартылды
2026 елның 6 маенда Чүти авыл җирлеге хезмәткәрләре, шул исәптән җәмгыять үзәге, китапханә, почта бүлекчәсе һәм беренче медицина ярдәме пункты, авыл уртасында урнашкан су буен чистартырга чыктылар. Алар барлык чүп-чарны чыгардылар. Яр хәзер күпкә чистарак һәм уңайлырак. Барыгызга да зур рәхмәт!
28
апрель, 2026 ел
Бөтенроссия өмәсе 2026. Авылны бергәләп чистартабаз!
2026 елның 25 апрелендә Чүти авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә, почта һәм ФАП хезмәткәрләре Бөтенроссия өмәсендә катнашты. Өмә дустанә атмосферада узды. Бергәләп без авылыбызны чистартып матуррак итеп ясыйбыз! Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең барысын да өмәгә чыгуларын һәм йорт территорияләрендә тәртип урнаштыруларын сорыйбыз. Әйдәгез, без яшәгән, эшләгән, ял иткән урыннар турында бергәләп кайгыртыйк. Чиста территория - ул безнең уртак горурлыгыбыз һәм кайгыртуыбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз