Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүти авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Постановления
Карарлар
Чүти авыл җирлеге Уставы
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Халык җыены карарлары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Чүти авыл җирлеге
Кайбер профессияләр буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу гадилләштерелде.
2021 елның 22 марты, дүшәмбе
Кайбер профессияләр буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу гадилләштерелде. Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Моңа кадәр аларның эш стажларына эштә булган, вакытлыча эшкә яраксыз көннәр, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле ял, йөкле хатыннарны зарарлы факторлар куркынычы янамый торган эшкә күчерү вакытлары гына кертелә иде. “Укытучылар һәм табиблар даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга тиеш, чөнки шуннан башка үсеп баручы стандартлар кысаларында хезмәт күрсәтә алмый. Ә бу инде берничә атна яисә ай хезмәт стажы дигән сүз. Махсус карар белән расланганлыктан бу чорларны махсус стажга суд карары буенча гына кертеп була иде. Хәзер законга үзгәреш кертелгәч 2021 елның 18 мартыннан башлап белем кутәрү курсларында булган вакыт махсус стажга кертелә. Әлеге чор өчен хезмәткәрнең эш урыны һәм хезмәт хакы саклану, эш бирүченең хезмәткәр өчен мәҗбури пенсия иминиятенә взнослар күчерүе төп шарт булып тора, ” – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Үзгәрешләр кагылган затларның тулы исемлеге 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсиясе турында”гы Федераль Законның 30 һәм 31 статьяларында күрсәтелгән. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу вакыты күчеш периодын исәпкә алып 2019 елда – ярты, 2020 елда – ел ярым, 2021 елда – өч, 2022 елда – 4 елга озайтыла. 2023 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгу вакыты 5 елга кичектерелә. Әлеге хезмәткәрләрнең махсус стаж туплап пенсиягә вакытыннан алда чыгу яше фиксацияләнә, бу хокукны (“вакытыннан алда” пенсия билгеләү ) 2019 елдан 2034 елга кадәр һәм аннан соң хезмәткә яраклы яшь һәм күчеш положенияләрен исәпкә алып тормышка ашырырга мөмкин. Тиешле махсус хезмәт стажы тупланган укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм иҗат белән шөгелләнүче хезмәткәрләр пенсия алды статусы һәм шуның белән бергә ташламалардан файдалану хокукы алалар. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357 Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 https://t.me/PFRTATARbot 8-960-088-30-74 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513. pressa.pfr@gmail.com
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
октябрь, 2024 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге кисәтә: алдакчылардан сакланыгыз!
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге клиентлар хезмәтенә һәм контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр еш керә: алар кәрәзле телефоннарга шалтырата, үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып, "яңа кагыйдәләр" буенча кешегә пенсия өчен стаж җитми, дип әйтәләр, шуннан соң, әгәр аны расламасаң, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар. Мошенниклар пенсионерны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язып куярга тәкъдим итәләр, ә аннары язманы СМС коды буенча раслауны сорыйлар. Әгәр сезгә шундый эчтәлектәге шалтырату була икән, белеп торыгыз - сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге мондый очракларда аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефон аша паспорт мәгълүматларыгызны, банк картасы номерын, ПИН-, СМС-код яки шәхси кабинет паролен әйтмәгез. Бу хакта өлкән яшьтәге якыннарыгызның һәм танышларыгызның исләренә төшереп торыгыз! "Безнең бүлек хезмәткәрләре үз хезмәтләрен йорттан йортка тәкъдим итеп йөрмиләр. Барлык хезмәтләр дә фонд бүлекләренең клиентлар хезмәтендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында бушлай күрсәтелә», - дип искәртте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Сорауларыгыз булса, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.
18
октябрь, 2024 ел
Чит илдә яшәүче Татарстан пенсионерлары дәүләт хезмәтләре порталы аша пенсия түләүне озайта ала
Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә чит илдә яшәүче Россия пенсионерлары пенсия алуны дәвам итү өчен елга бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш. Шәхесне раслау Россия консуллыгы яисә илчелеге аша, шулай ук Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенә исән икәнлекләрен раслаучы документ җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла. Хәзер моның өчен чит илдә яшәүче пенсионерларга Россия илчелегенә барырга яки Татарстан Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шәхесне дистанцион форматта, биометрия буенча Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза язып расларга мөмкин. Әлеге ике гамәлне дә смартфон ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына башкарырга мөмкин. Бердәнбер шарт - Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булу. Биометрик шәхси мәгълүматларны теркәү һәм көчәйтелгән квалификацияләнмәгән имза алу тәртибе турында тәфсилле инструкцияләр порталда урнаштырылган. “Бары тик Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гражданнарга гына билгеләнә торган социаль пенсияләрдән тыш, Фонд бүлеге билгеләгән барлык төр пенсияләр пенсионерның кайсы илдә яшәвенә бәйсез рәвештә түләнә”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Сорауларыгыз булса, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз. Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз. Видеокомментарий Управляющего: https://disk.yandex.ru/i/6Rh0AVACiRnllg
14
октябрь, 2024 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 3000 нән артык татарстанлыга ана капиталыннан калган акчаларны җибәрде
Татарстанда 3 020 гаилә ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк. Гариза 10 эш көне дәвамында каралачак, ә акчалар күчерү 5 эш көненнән дә артык булмаган вакыт аралыгында гаризада күрсәтелгән банк счетына күчерелә. Түләү күләме мөрәҗәгать итүченең сертификатында калган, эмма 10 мең сумнан артмаган сумманы тәшкил итәчәк. "Гаризаны карауга билгеләнгән срок 10 эш көне булуга карамастан, мөрәҗәгать иткән ата-аналарның күбесенең гаризалары буенча уңай карар кабул ителгән, акчалар күчерелгән. Хәзерге вакытта Татарстан Социаль фонды бүлеге 3 меңнән артык гаиләгә түләүне билгеләде, татарстанлылар үз акчаларын ала инде», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Исегезгә төшерәбез, түләнергә тиешле сумманың күләме сертификат хуҗасының түләү сорап мөрәҗәгать иткән көнгә сертификатта калган факттагы сумма буенча билгеләнә. Ул 10 мең сумнан артмаган очракта гына күчереләчәк. Мәсәлән, сертификатта 8 мең сум акча калган булса, ул тулысынча күчерелеп бетерелә. Әгәр дә калган сумма 10 мең сумнан артык булса, ул акча күчерелми. Ана капиталының файдаланылмаган өлеше баланың яшенә һәм гаиләнең матди хәленә бәйсез рәвештә түләнә. Сертификат хуҗалары калган акчаларның төгәл суммасын дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларында, шулай ук Социаль фонд яки якындагы күпфункцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләрендә белә ала. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, сез, дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 08.15-17.30, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып , консультация ала аласыз. Актуаль яңалыклар белән сез шулай ук безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.
19
сентябрь, 2024 ел
Татарстан Социаль фонды бүлеге яңа туган 10 мең балага СНИЛСны проактив форматта рәсмиләштергән
2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге яңа туган 10 112 балага СНИЛСны проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштерде. Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат, шулай ук индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турындагы хәбәрнамә электрон рәвештә әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә. "Яшел карточка" рәвешендә иминият таныклыклары инде 2019 елдан бирле бирелми. Алар урынына “шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турында хәбәрнамә” рәсмиләштерелә, аны һәркем Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында карый ала”, - дип искә төшерде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Ата-аналарга яңа туган баланың шәхси счет номеры мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисын рәсмиләштерү һәм поликлиникага беркетелү, ана капиталы һәм социаль түләүләр рәсмиләштерү өчен кирәк. Хәбәрнамәне электрон рәвештә кулланырга яки чыгартып алырга мөмкин. Ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган. Мәгълүмат алу өчен расланган хисап язмасы булу мөһим. Ата-ананың дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булмаган очракта, документны Татарстан Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать барышында алырга мөмкин. Моның өчен мөрәҗәгать итүченең паспорты һәм бала туу турында таныклык кирәк булачак. Әгәр сорауларыгыз булса, сез, 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча Татарстан Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, һәрвакыт консультация ала аласыз. Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз