Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүти авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Постановления
Карарлар
Чүти авыл җирлеге Уставы
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Халык җыены карарлары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Чүти авыл җирлеге
Ана капиталыннан файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде
2021 елның 26 апреле, дүшәмбе
Ана капиталыннан файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде Агымдагы елның 11 апреленнән ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдалану кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр (Хезмәт министрлыгының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93 санлы приказы) сертификат акчасын тулысынча яисә өлешчә булачак пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәреп, соңрак башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Сертификат хуҗасы капитал акчасын пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга тотарга дигән карарын үзгәртергә теләсә, ул Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм 6 ай эчендә бу акчаны торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга яисә инвалид баланы социаль адаптацияләүгә юнәлдерергә тиеш. 6 ай эчендә гаилә санап үтелгән вариантларның берсен дә сайлый алмаган очракта бу вакытны сертификат хуҗасының гаризасы нигезендә бары бер тапкыр озайтырга мөмкин. Карар озайтылган срокта да кабул ителми икән, 3 айдан соң Пенсия фонды пенсия тупланмаларын шул ук дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына яисә моңа кадәр тупланма өлеш формалашкан идарәчел компаниягә кире җибәрә. Балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән кабул ителгән федераль программа гамәлгә кергәннән бирле 73 сертификат хуҗасы, 2021 елда 2 әни, гариза язып, ана капиталы акчасын булачак пенсияләренә җибәрделәр. Шуларның берсе, фикерен үзгәртеп, сертификат акчасын кире Пенсия фондына кайтарды. 2007 елдан бүгенгәчә Татарстанда 328500 ана (гаилә) капиталы серитфикаты тапшырылды. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357 Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 https://t.me/PFRTATARbot 8-960-088-30-74 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
октябрь, 2025 ел
Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты
Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты
15
сентябрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге регионда яшәүче 43 меңнән артык кешегә озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп стаж туплаган өчен өстәмә акча түли
Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләп, авыл җирендә яшәүче эшләмәүче пенсионерлар арттырылган пенсия алуга хокуклы. Мондый өстәмә түләү иминият пенсиясен рәсмиләштергәндә автомат рәвештә билгеләнә һәм ниндидер белешмәләр бирүне таләп итми. Пенсионер соңрак шәһәргә күченгән очракта да авыл стажы өчен өстәмәләр саклана. 2025 елда Татарстан Республикасында озак вакытлы авыл стажлы 43 176 пенсионерга өстәмә түләү бирелә. Түләү күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә күрсәткечне кертеп исәпләгәндә, Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен пенсиянең уртача күләме 27 246,97 сум тәшкил итә. «Гомерләрен дистә еллар авыл җирендә эшләүгә багышлаган кешеләр аерым игътибар һәм хөрмәт казандылар. Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә билгеләү - аларга ярдәм итү һәм башлыча республикабызның нигезен формалаштырган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү чарасы ул», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Өстәмә түләүгә хокук авыл хуҗалыгында РФ Хөкүмәте раслаган вазыйфаларда эшләүчеләргә бирелә. Исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән, алар арасында агрономнар, тракторчылар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар бар. Санаганда эшләгән еллар гына түгел, яшь ярымга кадәр бала карау, чираттагы ял һәм вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорлары да исәпкә алына. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Әгәр сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (тәүлек әйләнәсе - 24/7, шалтырату бушлай).
8
сентябрь, 2025 ел
Татарстанның 170 меңнән артык федераль ташламадан файдаланучысы натураль рәвештә социаль хезмәтләр җыелмасын ала
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге социаль хезмәтләр җыелмасын (МСУ) натураль формада алу мөмкинлеге турында искә төшерә: түләүсез дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары, шифаханәләрдә түләүсез дәвалану, дәвалану урынына кадәр бару һәм кире кайту өчен түләү. Федераль ташламага ия булучылар исәбенә инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, блокададагы Ленинград халкы, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары керә. Натураль формада НСУ льготалыларга айлык акчалата түләү (ЕДВ) билгеләгәндә бирелә, шул ук вакытта аларның, ташламаны акчалата чагылышта рәсмиләштереп, алу формасын үзгәртергә хокукы бар. 2025 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 1 728,46 сум тәшкил итә. Акча эквиваленты зурлыгы натураль хезмәтнең дә нәкъ менә шушы суммага күрсәтелүен аңлатмый. Дарулар, юллама һәм юл йөрү ташламага ия булган кешегә тиешле күләмдә бушлай бирелә. Ә менә натураль ташламаларны акчалата эквивалент белән алыштырганда алар тиешле ташламалар өчен каралган суммада гына биреләчәк (1 331,60 сум — дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары өчен; 205,95 сум — төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама өчен; 191,21 сум — шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына һәм кире кайту өчен). "Социаль хезмәтләр җыелмасын алу Татарстан Республикасында ярдәмнең иң ышанычлы һәм ихтыяҗлы варианты булып кала. Вакыт белән тикшерелгән әлеге система гражданнарның әлеге категориясенә дарулар белән тәэмин ителешне гарантияли", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 2025 елның 7 аенда Татарстанда инде 8 меңнән артык гариза каралган. Алар 2026 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак. Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).
1
сентябрь, 2025 ел
1 сентябрьдән студентлар өчен йөклелек буенча пособие күләме үзгәрәчәк
1 сентябрьдән студентлар өчен йөклелек буенча пособие күләме үзгәрәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз