Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга Җиңүнең 76 еллыгына бер тапкыр бирелә торган түләү

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга Җиңүнең 76 еллыгына бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган түләүләргә кереште. Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү апрель аенда ук бирелә. «Татарстан Республикасында ел саен Җиңү көненә 749 ветеран акча алачак. Шуларның 167 се-Бөек Ватан сугышы инвалидлары, 582 се-Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Түләү РПФның территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә башкарыла", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча ПФР идарәчесе Эдуард Вафин. Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International