Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүти авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Постановления
Карарлар
Чүти авыл җирлеге Уставы
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Халык җыены карарлары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Чүти авыл җирлеге
Яңа төр айлык түләүләр билгеләүгә 11 меңнән артык гариза кабул ителде.
2021 елның 9 июле, җомга
Яңа төр айлык түләүләр билгеләүгә 11 меңнән артык гариза кабул ителде. 8 яшьтән 16 яшькәчә һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга бирелә торган яңа төр түләүләрне билгеләргә 11 меңгә якын гариза кабул ителде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, әлеге төр түләүләр ялгызы бала үстерүче әти-әниләргә, яисә суд алимент түләргә дигән карар чыгарса да, алимент ала алмаучы яки алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләргә һәм йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениесендә исәпкә баскан аз керемле булачак әниләргә бирелә. Безнең Республикада ялгызы гына бала үстерүче әти-әниләргә пособие һәр балага аена 4997,50 сум (Татарстанда балаларның яшәү минимумы итеп кабул ителгән 9995 сумның яртысы), йөкле хатыннар өчен - 5311 сум (Республикада хезмәткә яраклы кешенең яшәү минимумының яртысы) тәшкил итә. Шунысы мөһим, пособие гаиләдә җан башына айлык керем, барлык керемне кертеп, комплекслы бәяләгәннән соң, Татарстанда җан башына яшәү минимумы – 9955 сумнан артмаган очракта гына бирелә. Ул гариза буенча билгеләнә. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон юл белән җибәрү уңайлырак. Шулай ук гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә дә кабул ителә. Шәхси кабинетка пособие билгеләү өчен кирәкле документлар кирәклеге хакында хәбәр килгән очракта, түләү билгеләнми калмасын өчен 5 эш көнендә тиешле документларны китерергә кирәк. Андый хәбәрнамә булмаса, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин гражданнарга: ”Кабул ителгән 11 мең гаризада шактый төгәлсезлекләр бар. Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша гариза җибәрү өчен профильдәге шәхси мәгълүматларны яңартырга кирәк. Гариза дөрес тутырылырга тиеш. Барлык мәгълүматларны документ буенча языгыз. Счет реквизитларын язганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Счет гамәлдә һәм гариза тутыручыныкы, пластик карталардан файдаланган очракта, карта “Мир” түләү системасыныкы булырга тиеш. Ашыкмагыз. Пособие гариза биргән көннән исәпләнми, гариза тапшырылган ай өчен тулысынча түләнә, июль ахырына кадәр әле шактый вакыт бар”,-дип мөрәҗәгать итә. Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз! Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 0 357 Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар. Социаль фондның төбәк бүлеге хезмәткәрләре республика халкына яңа сервисны үзләштерергә ярдәм итә, аның белән эш итәргә өйрәтә. Консультацияләр гадәти клиент офисларында да, өлкән буын вәкилләренең махсус аралашу үзәкләрендә дә уза. Белгечләр MAX һәм "Дәүләт хезмәте" кушымталарын яңарту, шулай ук цифрлы профильне урнаштыру тәртибен аңлаталар. Бүгенге көнгә 42 меңнән артык шәхси консультация үткәрелгән. Фонд хезмәткәрләренең турыдан-туры ярдәме белән 25 меңнән артык цифрлы профиль булдырылган. Пенсия яшендәгеләр өчен Өлкән буын вәкилләренең аралашу үзәкләрендә цифрлы грамоталылык дәресләре оештырылган. Укулар ике этапта уза. Башта катнашучылар лекция тыңлыйлар, анда электрон документның төп өстенлекләре- аның тулы юридик көчкә ия булуы, кеше турында барлык мәгълүматны (ФИО, туу датасы, СНИЛС, пенсиянең төре һәм билгеләнү вакыты) үз эченә алуы һәм, кәгазь варианттан аермалы буларак, аны югалтып булмавы, үзең белән йөртергә кирәкмәве – мәгълүматларның һәрвакыт телефонда булуы турында беләләр. Аннары остазлар җитәкчелегендә алар "Дәүләт хезмәте" порталына керәләр, документлар бүлеген табалар, электрон таныклык ачалар һәм QR-код формалаштырырга өйрәнәләр. "MAX мессенджерындагы цифрлы профиль - безнең гражданнар куллана ала торган уңайлы сервиска ышанычлы адым ул. Күргәнебезчә, татарстанлылар, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, яңа мөмкинлекләр белән актив кызыксыналар. Республикада яшәүче 25 меңнән артык кеше электрон таныклыкның өстенлекләрен бәяләде инде: аны югалтып булмый, ул һәрвакыт кул астындагы смартфонда һәм тулы юридик көчкә ия. Безнең бурыч - хезмәтләрдән файдалану уңайлырак һәм гадирәк булсын өчен гражданнарга яңалыкларны куллану тәртибен аңлату, үзләштерергә ярдәм итү», - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли).
12
май, 2026 ел
Зиратларны чиста тоту-ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч.
Зиратларны чиста тоту-ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч. Зират-изге урын, аңа Без барыбыз да хөрмәт белән карарга тиеш. 10 май көннәрендә авыл халкы бергәләшеп зиратны җыештыруга чыктылар. Чүти авыл җирлеге администрациясе зиратларны җыештыру һәм төзекләндерү буенча чакыруны кабул иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерә. Шунысы сөендерә, зиратны тәртипкә китерергә теләүчеләр елдан-ел арта бара. Киләчәктә зиратка килүчеләр, җыештырылган территорияне күреп, чүп-чар чыгармаячаклар, үзләренең һәм чит туганнарының хәтеренә сакчылрак карый башлаячаклар, дип өметләнәсе килә.
6
май, 2026 ел
Чүти авылындагы су буе чистартылды
2026 елның 6 маенда Чүти авыл җирлеге хезмәткәрләре, шул исәптән җәмгыять үзәге, китапханә, почта бүлекчәсе һәм беренче медицина ярдәме пункты, авыл уртасында урнашкан су буен чистартырга чыктылар. Алар барлык чүп-чарны чыгардылар. Яр хәзер күпкә чистарак һәм уңайлырак. Барыгызга да зур рәхмәт!
28
апрель, 2026 ел
Бөтенроссия өмәсе 2026. Авылны бергәләп чистартабаз!
2026 елның 25 апрелендә Чүти авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә, почта һәм ФАП хезмәткәрләре Бөтенроссия өмәсендә катнашты. Өмә дустанә атмосферада узды. Бергәләп без авылыбызны чистартып матуррак итеп ясыйбыз! Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең барысын да өмәгә чыгуларын һәм йорт территорияләрендә тәртип урнаштыруларын сорыйбыз. Әйдәгез, без яшәгән, эшләгән, ял иткән урыннар турында бергәләп кайгыртыйк. Чиста территория - ул безнең уртак горурлыгыбыз һәм кайгыртуыбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз