Россия Пенсия фонды пенсия турында фейкны кире какты

2022 елның 1 июле, җомга

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге, эшләүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясен алудан бер айга баш тартуы сәбәпле, аларга эштән азат ителмичә индексацияләр бирү турында мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, түбәндәгеләрне хәбәр итә.

«Иминият пенсияләре турында» 28.12.2013 ел, № 400-ФЗ Федераль закон нигезендә, чыннан да, пенсионерның картлык буенча билгеләнгән иминият пенсиясен алудан баш тарту мөмкинлеге каралган (25 статьяның 1 өлешендәге 5 пункты). Эшләүче пенсионерга мондый гариза бирелсә, Пенсия фонды тиешле гариза алган айдан соң килүче айның 1нче числосыннан иминият пенсиясен түләүне туктата.

Әлбәттә, пенсионер теләге һәм гаризасы буенча картлык буенча иминият пенсиясе киләсе айның 1 нче числосыннан торгызылырга яки кабат билгеләнергә мөмкин, ләкин ул, эш чорында кертелгән индексацияләрне исәпкә алмыйча, ә димәк, аның күләмен, аның баш тартуына кадәр кулланылган бер пенсия коэффициенты бәясеннән һәм беркетелгән түләү күләменнән чыгып, арттырмыйча гына түләнәчәк.

Пенсияне яңа билгеләү һәм түләү «иминият пенсияләре турында» 28.12.2013 ел, № 400-ФЗ Федераль законның 26.1 статьясы нигезендә, пенсия фонды тарафыннан башкарыла.

«Фейк төзүчеләр киңәшенә колак салып, аннан соң аны зур күләмдә билгеләү өчен, эшләүче пенсионер отмаячак, бер ай эчендә үзенең законлы табышын югалтачак, ә аны кире кайтара алмаячак», – дип ачыклык кертте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

 

 

Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләреннән һәм сервисларыннан электрон рәвештә файдаланыгыз

гражданинның шәхси кабинетында сайтта www.pfr.gov.ru

 

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8 800 6-000-000

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.ok.ru/group/58408636907571

https://t.me/PFRTATARbot

8-960-088-30-74

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International