Кайбыч районы прокуратурасы 23 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд ир-атны РФ ҖК 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (административ җәзага тартылган кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү). Судта 2023 елның 13 октябрендә гаепләнүченең, исерек хәлдә, транспорт чарасы – скутер белән идарә итүе ачыкланган. Борындык авылының Октябрь урамы буенча хәрәкәт иткәндә ОГИБДД хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Махсус прибор ярдәмендә исереклек хәлен тикшергәннән соң, артык концентрациядә абсолют этил спирты булуы ачыкланган.
Медицина учреждениесендә медицина тикшерүен узудан баш тарта. Документларны тикшергәндә, элек ул исерек килеш машина йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылганлыгы ачыкланган.
Фигурант үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 200 сәгатьлек җәза билгели, ул ике елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә. Транспорт чарасы конфискацияләнгән.