2023 елда производствода зыян күргән 1493 Татарстанлы Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узган. Алар «Ключи» (Томск шәһәре), «Омский» (Омск шәһәре), «Тараскуль» (Төмән шәһәре), Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының «Вятские Увалы» (Киров өлкәсе), «Тинаки» (Әстерхан шәһәре) , «Волга» (Балаково шәһәре, Саратов өлкәсе), «Волгоград» (Волгоград шәһәре), «Вольгинский» реабилитация үзәкләре бюджет учреждениеләре, «Голубая речка» (Мәскәү өлкәсе) һәм «Кристалл» (Мәскәү шәһәре) реабилитация һәм укыту үзәкләрендә булдылар.
Исегезгә төшерәбез, күп профильле үзәкләрдә дәвалау Россия Социаль фонды акчалары хисабына үткәрелә. Рәсми рәвештә эшкә урнашкан, производствода имгәнү алган хезмәткәрләр түләүсез югары технологияле тернәкләндерү уза. Төп шарт - мондый чаралар зыян күрүченең реабилитацияләү программасында күрсәтелгән булырга тиеш.
"Һәр кунак белән төрле профильле югары квалификацияле табиблар эшли, дәвалау инновацион җиһазлар кулланып, шифаханә-курорт ярдәме стандартлары нигезендә уздырыла. Шунысын да билгеләп үтәм, рәсми рәвештә эшкә урнашкан, эш бирүче аның өчен Социаль фондка производствода җәрәхәтләнү очрагына иминият кертемнәре түли торган хезмәткәрләр социаль гарантияләрнең тулы спектрына: иминият түләүләреннән алып медицина ярдәме, дарулар, протез-ортопедик әйберләр белән тәэмин ителү, тәрбия, өстәмә ял алу , реабилитация урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын компенсацияләүне дә кертеп, шифаханә-курорт дәвалануына кадәр хокуклы ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль фонд юлламалары буенча Фондның тернәкләндерү үзәкләрендә ел саен дәвалау узарга мөмкин. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, күпфункцияле үзәкләрдә яисә шәхсән Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.
Ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ якыннарын һәм туганнарын караган һәм тәрбияләгән хезмәткә яраклы эшләмәүче татарстанлылар ай саен Социаль фонд аша компенсация алалар. Пособие инвалидлыгы булган гражданнарны, шул исәптән 80 яшькә җиткән пенсионерларны, инвалид балаларны һәм, әгәр медицина күрсәткечләре буенча аларга чит кеше каравы таләп ителгән очракта, хезмәткә яраксыз кешеләрне караган өчен бирелә.
Татарстанның Социаль фонды хәзерге вакытта чит кеше тәрбясендә торучы 129 805 кешегә компенсация түли. Аны кем алуына карап, түләү күләме аена 1,2 мең яки 10 мең сум тәшкил итә. Инвалид балаларның, шул исәптән балачактан беренче төркем инвалидларның ата-аналарына һәм опекуннарына 10 мең сум күләмендә пособие бирелә.
Татарстан Социаль фонды түләүне клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерә. Кайбер очракларда моның өчен табибның инвалидны карау зарурлыгын раслаучы бәяләмәсе, караучының гаризасы һәм каралучының элеге кешенең тәрбияләвенә язма ризалыгы кирәк. Социаль фонд башка мәгълүматларны, ведомствоара хезмәттәшлек системасын кулланып, мөстәкыйль тикшерә. Тәрбияләүченең эшләмәве, пенсия, эшсезлек буенча пособие яки көч ведомствосы буенча шундый ук компенсация рәвешендә керемнәр ала алмый дигән мәгълүматлар-шундыйлардан.
"Инвалидлыгы булган эшкә яраксыз гражданнарны карау вакыты эшләүче гражданнарның стажына кертелә һәм суммасы булачак пенсия күләменә бәйле пенсия коэффициентларын арттырачак. Тулы ел дәвамында хезмәткә яраксыз кешене карау 1,8 коэффициент өсти һәм бер ел стаж бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фондының бүлек идарәчесе Эдуард Вафин.
27 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге балалы гаиләләр өчен бушлай «кайнар линия» ача. Бу көнне бөтен республика буенча ата-аналар өчен 09.00-15.00 сәгатьләрдә “ кайнар линия”нең түләүсез махсус 8-800-200-10-87 телефоны эшләячәк.
Социаль фондның төбәк бүлеге белгечләре бердәм пособиегә, бала тууга бәйле түләүләргә, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә, ана капиталы чаралары белән эш итүгә, хезмәткә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны һәм 1 төркем инвалидларны карау буенча түләүләргә, башка социаль түләүләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
Моннан тыш, Россия Социаль фондының ның 8-800-10-000-01 (шалтырату бушлай) телефоны буенча бердәм контакт-үзәге (шалтырату бушлай) эшен дәвам итә, анда үзәк операторлары гражданнарны пенсия белән тәэмин итүгә, инвалидлыкны яки шифаханәләргә юлламаларны рәсмиләштерүгә, бирелгән гаризаның статусын ачыклауга кагылышлы барлык сораулар буенча консультацияләр бирә.
Татарстан Социаль Фонды бүлеге ел саен финанс белемен күтәрү кампаниясен гамәлгә ашыра. Фонд бүлекчәләре белгечләре бөтен республика буенча дәресләр үткәрә, анда гади һәм аңлаешлы телдә пенсия хокукларын формалаштыру һәм пенсия исәпләүнең тәртибе, дәүләт хезмәтләрен электрон вариантта алу мөмкинлекләре, пенсия формалаштырганда ак хезмәт хакы роле һәм фонд тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә һәм түләүләргә кагылышлы башка темалар турындагы сорауларга җавап бирәләр.
Дәресләр барышында фонд хезмәткәрләре аңлату материалларын, аерым алганда, интерактив интернет-ресурсларны, шулай ук фондның "Киләчәк пенсия турында бар да. Уку һәм тормыш өчен" мәгълүмат-белем бирү буклетын кулланалар.
«Узган елда безнең фонд республикада меңнән артык шундый белем бирү чарасы үткәрде. Анда 20 меңнән артык яшь кеше катнашты»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Татарстан Социаль фонды шулай ук даими рәвештә клиент хезмәтләрендә һәм партнерлык оешмаларында социаль ярдәм чараларының киң спектры турында җентекләп сөйли торган листовкалар һәм лифлетлар урнаштыра. Әлеге җыйнак белешмәлекләр һәм памяткаларда пенсия төрләре һәм тиешле ташламалар , төрле түләүләрне рәсмиләштерү һәм хәтта алдакчылар хәйләсенә ничек эләкмәскә кирәклеге турында мәгълүматны җиңел табып була.
Россия хөкүмәте гражданнарның финанс грамоталылыгын күтәрүне бик мөһим бурыч дип саный һәм әлеге юнәлешкә аерым игътибар бирә.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
Гыйнварда Татарстанның Социаль фонды Россия Президенты Владимир Путин ноябрь ахырында башка тиешле законнар белән бергә раслаган Россия Социаль фонды бюджеты нигезендә бирелә торган күпчелек түләүләрне индексацияләде. Бөтен ил буенча пенсионерлар, инвалидлар һәм балалы гаиләләр түләүләрне арттырылган күләмдә алды.
Иң элек, гыйнвардан эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре артты. Президент кул куйган федераль закон нигезендә, планлаштырылган 4,6% урынына арту 7,5% тәшкил иткән. Индексация шул исәптән картлык буенча пенсия алучы 900 меңнән артык пенсионерга да кагылды.
Гамәлдәге пенсионерларга түләүләр белән бер үк вакытта гыйнварда эшләүче татарстанлыларга яңа билгеләнгән пенсия түләүләре индексацияләнде. Бу пенсия коэффициенты һәм теркәлгән түләүләр бәясенең 7,5%ына артуы аша була, шулардан иминият пенсиясе төзелә. Коэффициент бәясе 123,77 сумнан 133,05 сумга кадәр арткан. Пенсиягә теркәлгән түләү күләме 7 567,33 сумнан 8 134,88 сумга кадәр арттырылган.
Президент тарафыннан расланган федераль бюджет турындагы закон нигезендә, гыйнварда шулай ук күп кенә пособиеләр күләменә йогынты ясаучы яшәү минимумы артты. Мәсәлән, Татарстан Социаль фонды хәзер 200 меңнән артык баланың әти-әнисенә һәм 390 меңнән артык йөкле хатын-кызларга түли торган бердәм пособие. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча пособие суммасы һәр регионда балага яки хезмәткә яраклы өлкәнгә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Татарстанда балага яшәү минимумы- 12741 сум,хезмәткә яраклы өлкән кешегә- 14317сум тәшкил итә.
Агымдагы елда Татарстанда балаларга бердәм пособие 6 меңнән 12,7 мең сумга кадәр (50 %, 75 %, баланың яшәү минимумының 100 % ын) күләмдә билгеләнә.
Бердәм пособиедән тыш, шулай ук балаларга күләме яшәү минимумы буенча билгеләнә торган башка түләүләр дә арттырылды. Мәсәлән, 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие яки 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы хисабыннан айлык түләү. Әлеге түләүләр буенча дәүләт ярдәмен бүген 1,3 млн нан артык баланың ата-анасы ала.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
Гамәлдәге кагыйдәләр буенча бердәм пособие 12 айга билгеләнә,әлеге срок узганннан соң, түләүләр туктатыла. Пособиене түләүне тагын бер елга озайту өчен Социаль фондка яңадан гариза бирергә кирәк. Моны алдарак - түләү срогы төгәлләнергә бер ай кала да эшләргә мөмкин. 2023 елның гыйнварында рәсмиләштерелгән пособиене беренче булып алучылар өчен мондый срок 2023 елның декабрендә җитте. Пособие түләргә дигән карар февральдә, мартта һәм соңрак чыккан кешеләргә гариза белән түләү тәмамланганчы бер айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пособиене вакытында озайтырга өлгермәгән очракта, ата-аналар гаризаны соңрак та бирә алалар . Мөрәҗәгатьне хуплаган очракта пособие гариза биргән айдан түләнә башлый.
Беренче билгеләгәндәге кебек үк, пособиене озайтканда, гаиләнең социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын билгеләү өчен , Социаль фонд керемнәрне һәм мөлкәтне тикшерәчәк. Күпчелек өчен мондый тикшерү сизелми узачак, чөнки фонд кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә ачыклаячак. Социаль фонд пособиегә бирелгән гаризаны 10 эш көне дәвамында карый. Уңышлы озайтылган очракта, ата-аналар түләүне моңа кадәр пособие килгән гадәти срокларда алачак. Банктагы счётларга акча алдагы ай өчен агымдагы айның 3 нче көнендә керәчәк, почта аша алучылар пособиене - 1 еннән 25енә кадәр алачак.
Бердәм пособиене рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәкләрдә яки Социаль фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие Россиядә 2023 елдан кертелде. Ул балаларга һәм йөкле хатын-кызларга моңа кадәр гамәлдә булган берничә түләүне алыштырды. Керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр түләү алуга хокуклы. Акчаны чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләр алсын өчен, пособие рәсмиләштерү вакытында гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләү тәртибе кулланыла.
Пособиенең күләме дә гаиләнең керемнәренә бәйле. Ул, пособиенең нинди нигездә билгеләнүенә карап, балага яки хезмәткә сәләтле өлкән кешегә төбәк яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% ын тәшкил итә.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе
01.10.2023 елдан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» гы 04.08.2023 елның 449-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган аерым нигезләмәләрдән тыш.
Норматив акт белән «әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыянны бетерү» төшенчәсе билгеләнде, мондый объектларны ачыклау тәртибе билгеләнде, федераль органнар, төбәкләр һәм муниципалитетларның вәкаләтләре билгеләнде.
Җыелган зыянны ачыклау бурычы муниципаль һәм төбәк органнарына йөкләнгән, ә аларны тикшерү Росприроднадзорга йөкләнгән.
Һәр объектның кеше сәламәтлегенә йогынтысын бәяләү Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнә, аның нәтиҗәләре буенча беренче чиратта юкка чыгарылырга тиешле иң куркыныч объектлар билгеләнә.
Һәр объектның кеше сәламәтлегенә йогынтысын бәяләү Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнә, аның нәтиҗәләре буенча беренче чиратта юкка чыгарылырга тиешле иң куркыныч объектлар билгеләнә.
Мондый мәгълүматлардан реестр формалаша. Җыелган зыянны бетерү бурычы территориаль принцип буенча бүленә.
Җыелган зыян объекты урнашкан җир участогы кемнең милкендә, ул планның экологик экспертизасын үткәргәннән соң һәм аны бетерү буенча эшләр үткәрә.
Закон смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерүне күздә тота, бу бюджет акчаларын рациональ куллануны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Закон элек бәяләнгән объектларны бетерү һәм аларны бетерү буенча башланган чараларны тәмамлауга кадәр җиткерү өчен күчеш положениеләрен үз эченә ала.
Кайбыч районы прокуратурасы, 16.01.2024 Сафина Роза Замир Кызы
2023 елның 14 ноябрендәге 530-ФЗ номерлы Федераль закон белән «Россия Федерациясе Президентын сайлау турында»Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Аерым алганда, сайлау комиссияләренең йомгакларын билгеләүгә, тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләүгә, тавышларны санауга кагылышлы утырышларына массакүләм мәгълүмат чараларының рәсми вәкилләре генә аккредитацияләнә алачак. Сайлау участокларында үткәрелгән фото һәм видео төшерүләр шәхси мәгълүмат һәм башка мәгълүматның конфиденциальлеген саклап калу өчен башкарылырга тиеш.
Шулай ук үзгәрешләр арасында:
- кандидатлар һәм сайлау берләшмәләре тарафыннан мәгълүмат ресурсларын, шул исәптән Роскомнадзор тарафыннан чикләнгән интернет сайтларын кулланып, сайлау алды агитациясен үткәрүне тыю кертү;
РФ Үзәк сайлау комиссиясе Россия Оборона министрлыгы, Россия ФСБ һәм Россия Федерациясенең тиешле субъектының югары вазифалы кешесе белән киңәшләшкәннән соң, сайлауларны хәрби хәл кертелгән территориядә үткәрү тәртибен билгели;
- «өйдә тавыш бирү» реестрын электрон рәвештә алып бару мөмкинлеге.
Әлеге закон 14.11.2023 елдан үз көченә керде.
Кайбыч районы прокуратурасы, 15.01.2024
Сафина Роза Замир Кызы
2024 елдан яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча түләүләр хезмәт хакы белән бергә - хәтта ата-ана декретта вакытта тулы эш көненә чыккан очракта да исәпләнә. Мондый пособие 2024 елда аена уртача 17,8 мең сум тәшкил итә.
Үзгәрешләр бала тапканчы рәсми эш урыннары булып, баласына яшь ярым булганчы эшкә чыккан ата-аналарга кагыла. Сүз иминиятләштерелгән аналар, ягъни вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорында яки хатын-кыз бала тапкан очракта эш бирүчеләр алар өчен иминият кертемнәрен түләгән затлар турында бара.
"Бу елдан башлап баласына яшь ярым булганчы ук эшкә чыгарга карар кылган әниләр берьюлы пособие дә, хезмәт хакы да алачак . Моның өчен тулы булмаган эш көне режимында яки читтән торып эшләү мәҗбүри түгел. Тулы мәшгульлек булган очракта да пособие гадәти күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособие алу өчен декрет ялындагы ата-ана эшкә йөрмәскә һәм хезмәт хакы алмаска, бары бала карау белән генэ шөгыльләнергә тиеш иде. Тулы эш көне режимында эшкә чыккан аналарга . айлык пособие түләү туктатылып килде.