ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе
Суммасы-күбрәк, карары тизрәк: 2021 елда ана капиталы программасына нинди үзгәрешләр кертелде? Агымдагы ел башыннан ана капиталы программасы буенча бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү күләме артты, капитал акчасыннан файдалану тизләште һәм гадиләште. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе хәбәр итә. Гыйнвардан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнде. Әлеге арту ана капиталы сертификатына ия булучыларның барысына да һәм барлык төр суммаларга да кагыла. Беренче балага ана капиталы 17,3 мең сумга артты һәм яңа елдан 483 882 сум тәшкил итә. Ата-ана сертификатны рәсмиләштермәгән яки аннан файдаланмаган, икенче бала 2020 елга кадәр туган очракта ике балалы гаиләләр дә шул суммага ия была. Балалар 2020 елдан соң туса, индексацияләнгәннән соң сертификат 22,8 мең сумга арта һәм 639432 сум тәшкил итә. Беренче балага сертификат алып, аннары икенче бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дә дәүләт ярдәм арттырыла. Быелдан ана капиталына бу төр өстәмә 155 550 сум тәшкил итә. Сертификат акчасыннан тулысынча файдаланмаучыларның капиталлары да гыйнварда индексацияләнде. Болардан тыш үзгәрешләр капиталдан файдалану вакытына да кагылды. Быел ана капиталы һәм аннан файдалану вакыты тизләтелде. Ана капиталына сертификат бирүгә хәзер элеккеге унбиш урынына биш эш көне, аннан файдалану гаризасын карауга элеккеге бер ай урынына ун эш көне каралган. Программа буенча әлеге вакыт аралыгын аерым очракларда гына озайтырга мөмкин. Ведомостволар пенсия фонды сораган мәгълүматларны вакытында бирә алмаса, сертификат унбиш эш көне дәвамында рәсмиләштерелә. Ведомоство яки сертификат хуҗасы фондка кирәкле документларны яки мәгълуматлар тапшыруны тоткарлаган очракта капитал акчасыннан файдалану турында карар егерме эш көне дәвамында чыгарыла. Срокларны кыскарту-ана капиталы программасын үстерү юнәлешендә ясалган тагын бер адым. Моңа кадәр гаиләләр финанс ярдәмен тизрәк алсын һәм капиталны рәсмиләштерергә вакыт сарыф итмәсен өчен Пенсия фонды сертификатны проактив юл белән бирү эшен башлады. Бала туганнан соң, сертификат гариза кабул итмичә, автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Моның өчен кирәкле барлык эшне фонд үзе башкара. Узган елдан башлап сертификаттан файдалану процедурасы шактый гадиләштерелде. Мәсәлән, программаның иң киң кулланылыштагы юнәлеше – кредит акчаларын торак төзелеше яисә йорт сатып алу эшен хәзер тулысынча кредит рәсмиләштерелә торган банкта ук эшләргә мөмкин. Пенсия фонды белән килешү төзелгән банкларда бу эчтәлектәге гаризалар кабул ителә. Болардан тыш, гаиләләр, балалар укыган өчен капитал акчасыннан түләгән очракта, Пенсия фондына түләп укыганлык хакында килешү кучермәсен китермиләр.Фонд бүлекчәләре әлеге мәгълүматларны илдәге уку йортлары белән төзелгән килешүләр нигезендә үзләре соратып ала. Гыйнвардан кайбер гаиләләргә ана капиталыннан ай саен түләнә торган акча да артты. Аның күләме регионда узган елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тигез. Быел әлеге тәләүне сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләр ай саен 9713 сум акча алачак. Гаризаны узган елда язучыларга 9373 сум акча түләнә. Элеккечә, ана капиталыннан айлык түләү икенче балалары 2018 елдан соң туган гаиләләргә, балага өч яшь тулганчы түләнә. Моның өчен гаиләдә җан башынак керем ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Гаиләнең 2021 елда әлеге төр түләүгә хокукы барлыгын ачыклау өчен, гаиләнең соңгы 12 айдагы тулаем керем суммасын башта 12 гә, килеп чыккан сумманы, яңа туган баланы да кертеп гаиләдәге кеше санына бүлергә кирәк. 2020 елдан башлап Татарстанда хезмәткә яраклы кешенең ике яшәү минимумы 20588 сум тәшкил итә. Гаризаны балага өч яшь тулганчы теләсә кайсы вакыт язарга мөмкин. Пенсия фондына балага 6 ай булганчы мөрәҗәгать иткән очракта айлык түләү бала туган көннән башлап билгеләнә һәм түләнә. Гариза 6 айдан соң язылса, түләү мөрәҗәгать иткән көннән башлана. Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә түләүләрне гадиләштерелгән вариантта рәсмләштерү дәвам итә. Шунлыктан ана капиталы хисабына ай саен бирелә торган түләүләрнең срогы узган елның марты белән быелның марты аралыгында чыккан очракта, түләү автомат рәвештә озайтыла. Пенсия фонды сертификат хуҗасыннан гаилә әгъзаларының керем күләмен раслый торган белешмә таләп итми.

13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе
Кибет сатып алучыга шәхси саклану чараларын кулланудан баш тарткан очракта, хезмәт күрсәтүдән баш тарту хокукы бармы? РФ Югары Суды күрсәткәнчә, РФ ГК 426 статьясындагы 1 пункты нигезендә, эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаручы зат тарафыннан төзелгән шартнамә гавами шартнамә дип таныла һәм мондый зат үз эшчәнлеге характеры буенча үзенә мөрәҗәгать иткән һәркемгә карата үтәлергә тиешле товарлар сату буенча бурычларын билгели. Эшкуарлык яки керем китерә торган башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы зат, законда яки башка хокукый актларда каралган очраклардан тыш, гавами шартнамә төзүгә карата бер затка башка зат алдында өстенлек бирергә хокуклы түгел. Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә норматив хокукый актлар шундый хокукый актлар булып чыгыш ясарга мөмкин. «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» 1999 елның 30 мартындагы 52-ФЗ номерлы Федераль закон, 1994 елның 21 декабрендәге Федераль закон № 68-ФЗ «халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Федераль законның гражданнар һәм оешмалар тарафыннан үтәлү өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгели һәм РФ субъектлары хакимият органнарына гадәттән тыш хәлгә югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгеләүне йөкли. Татарстан Республикасында 2020 елның 29 октябрендә Министрлар Кабинетының 970 нче карары кабул ителде, аларга җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларын йөртү кагыйдәләре билгеләнде. Югарыда күрсәтелгән нормаларны анализлаудан чыгып, суд сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектларның гражданнарның шәхси саклану чараларыннан мәҗбүри файдалануы РФ субъектының норматив-хокукый акты белән билгеләнгән очракта, битлек кулланмаучы килүчегә кассада хезмәт күрсәтүдән баш тартырга хокуклы дигән карар чыгарды.

11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе
2020 елда Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә билгеле бер эш башкарылды. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан бу өлкәдә закон бозуның 70тән артык очрагы ачыкланды. Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы мәгълүматлар тапшырганда коррупциягә каршы законнарны бозуның шактый булуы ачыкланды. Кайбер муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан декларацияләрдә җир кишәрлекләре һәм торак йортлар, транспорт чаралары, банктагы счетлар, шулай ук кайбер керем төрләре күрсәтелмәгән. Прокуратура гаризасы буенча гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Прокурор тыкшынуының мөһим нәтиҗәләре булып коррупциягә каршы тору буенча норматив база булдыру тора. Шулай итеп, «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон үзгәрешләренә бәйле рәвештә, прокуратура протестлары буенча муниципаль берәмлекләрдә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмә законнар таләпләренә туры китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бу өлкәдә бер җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында «Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясенең элеккеге директоры үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, эш вакытын исәпкә алу табеленә ялган мәгълүматлар кертү юлы белән, район бюджетына 80 мең сумнан артык зыян китереп, эшчеләргә хезмәт хакы өчен билгеләнгән акчаларны урлавы ачыкланды. РФ ҖК 286 ст.1 ө. һәм РФ Җинаять кодексының 159 ст. 3 ө. буенча прокурор тикшерүе материаллары, җинаять эзәрлекләве мәсьәләсен хәл итү өчен, ТР буенча РФ Тикшерү комитетының Югары Ослан районара Тикшерү идарәсенә җибәрелде. Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә. Шулай итеп, район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуларны бетерү буенча прокурор реакциясе чараларының бөтен комплексы кабул ителә һәм агымдагы елда бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк. Район прокуроры урынбасары Хафизов Ф. ф.
1722 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасы институты барлыкка килә. Прокуратураны булдырып, Петр I аның алдына "эшләрдәге тәртипсезлекләрдән, гаделсезлектән, ришвәтчелектән һәм азаконсызлыктан барган явызлыкны юк итү яки бетерү" бурычын куя. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү законлылыкның бер күрсәткече булып тора. Прокуратура эшчәнлеге нәтиҗәләре халыкның безнең эшкә ышанычының тотрыклы югары дәрәҗәдә булуын раслый. 2020 елда 146 граждан бозылган хокукларын торгызу өчен район прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да тикшерүләр үткәрелде, мөрәҗәгать итүчеләр хокукларын яклау буенча чаралар күрелде. Моннан тыш, «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»Федераль законның җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен күзәтү буенча билгеле бер эш башкарылды. Бу өлкәдә 20 хокук бозу ачыкланган, 19 күрсәтмә кертелгән, аларны карау нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнарының 17 вазыйфалы заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган, бер вазыйфалы зат РФ КоАП 5.59 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылган. Гомумән, районда прокуратура законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның хокукларын яклау буенча билгеле бер чаралар күрелде, төрле өлкәләрдә 520 закон бозу очрагына чик куелды. Әйтик, прокурор протесты буенча 108 законсыз хокукый акт юкка чыгарылган, кертелгән 214 күрсәтмә буенча 259 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, суд тарафыннан 2241 мең сумлык 184 прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелгән, 21 вазыйфалы зат административ җаваплылыкка тартылган, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча 3 җинаять эше кузгатылган, судка 63 җинаять эше җибәрелгән. Без кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт хакы буенча 18 миллион сумнан артык бурычы түләнгән. Район прокуратурасы эшенең уңай нәтиҗәләренә җирле үзидарә органнары, полиция бүлекләре һәм Тикшерү комитеты, шулай ук башка хокук саклау органнары белән тыгыз бәйләнештә ирешелде. Ахырда прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсым килә, аларга эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек телим. Район прокуроры Сөләйманов А. Р

30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе
Татарстанның 395 меңнән артык баласы бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 395 572 балага бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акча күчерде. Түләү Президентның 797 нче Указы нигезендә башкарыла һәм 2020 елның 17 нче декабренә әле сигез яшь тулмаган балалары булган гаиләләргә бирелә. «Республиканың күпчелек гаиләләре түләүне автомат рәвештә алды, без акчаны Яз һәм җәй айларында 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләү турында кабул ителгән карарлар нигезендә рәсмиләштердек һәм күчердек», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин. Исегезгә төшерәбез, түләү өчен гаризаны ике очракта гына бирергә кирәк: - әгәр гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән барлыкка килгән булса, ата-аналар элек Пенсия фонды биргән балаларга бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгәннәр; - әгәр балаларга акча алган әти-әниләрнең банк счеты ябылган булса. Ике очракта да гариза бирүченең гамәлдәге банк счетын күрсәтеп, гаризаны игътибар белән тутырырга кирәк. Түләү өчен гаризаны шәхси кабинетта яки Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә 2021 елның 1 апреленә кадәр, шул исәптән указ чыкканнан соң туган балаларга да, 2021 елның 18 декабреннән 31 мартына кадәр бирергә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлылар бер тапкыр бирелә торган түләү алуга кагылышлы сорауларны электрон сервис аша бирә алалар online.pfrf.ru - балаларга түләү мәсьәләләре буенча гаиләләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм консультация бирү өчен, шулай ук Татарстан Республикасы Пенсия фондының контакт-үзәгенең телефон номеры буенча гаиләләргә махсус җибәрелгән: 8-800-600-0357 Мөһим! 2020 елда түләү алу өчен гаризаны агымдагы атна ахырына кадәр тапшырырга кирәк.
Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Банкы, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, пенсияләрне һәм «Мир» Милли түләү системасы карталарына мәҗбүри күчерү һәм башка социаль түләүләрне 2021 елның 1 июленә кадәр озайтты. Исегезгә төшерәбез, бу таләп пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы гражданнарга гына кагыла. Бу таләп почта элемтәсе бүлекләре аша, пенсияләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша, кредит оешмаларында счетларга (кертемгә), ягъни банк картасыннан башка түләүләргә кагылмый. Алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр элеккеге кебек үк схема буенча биреләчәк. ПФРга счетның яңа реквизитларын РПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында
Президент Указы нигезендә агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда яшәүче 8 яше тулмаган 380 мең бала 5 әр мең сум акча алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Әлеге акча 2012 елның 18 декабре белән 2021 елның 31 марты аралыгында туган балаларга бирелә. Яңа төр түләү автомат рәвештә, балаларга моңа кадәр түләнгән 5 һәм 10 мең сум акчаны алуга язылган гаризаларга нигезләнеп билгеләнә. Бары 2020 елның 1 июленнән балалары туган, счет реквизитлары үзгәргән һәм 3 яшькә кадәрге яисә 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле акчалата түләүгә мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр генә гариза язарга тиеш. Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Республикада Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә яңа төр түләүгә гаризалар кабул итү эше оештырылды.
Президент Указы буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе гаиләдәге 7 яшькә кадәрге балаларның һәркайсы (7 яшь тулганнарын да кертеп) исәбеннән балаларның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 5 әр мең сум акча түләячәк. Әлеге төр түләү 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балаларга бирелә. Бу түләүнең үзенчәлеге шунда: акча “социаль казначылык принцибы” буенча түләнәчәк – Пенсия фонды, гаиләләрдән агымдагы елның яз һәм җәй айларында алган гаризаларга нигезләнеп, акчаны исәпли һәм күчерә. Димәк, гаиләләргә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шулай итеп, быел 3 яшькә кадәрге балалрга ай саен, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 1 тапкыр бирелгән акчаны алган гаиләләргә өстәмә түләү автомат рәвештә декабрьдә түләнәчәк. Гаиләдә 1 июльдән соң бала туган булса яисә әти-әниләр ел дәвамында Пенсия фондына түләгән акчаларны сорап гариза белән мөрәҗәгать итмәгән очракта гына гариза язарга кирәк. Гаризада акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтү зарур. Гариза белән мөрәҗәгать итү өчен әле 3 ай вакыт бар – гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Моңа кадәр балаларга түләү алган ата-ананың банк реквизитлары үзгәргән очракта да яңа гариза языла. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында әлеге түләү турында аңлатмалар һәм аңа кагылышлы еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган. Исегезгә төшерәбез: агымдагы елның июлендә Пенсия фонды гаиләләрдәге 16 яшькә кадәрге балаларга тиешле түләүне шул юл белән күчерде. Ул тулысынча әти-әниләр катнашыннан башка рәсмиләштерелде һәм Россиядә чагыштырмача кыска вакыт аралыгында шактый зур масштабта үткән беренче проактив чара булды. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 https://t.me/PFRTATARbot 8-960-088-30-74 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513. pressa.pfr@gmail.com
1 гыйнвардан инвалидлар өчен автотранспорт кую урыны федераль реестр мәгълүматлары буенча эшли башлаячак Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе исегезгә төшерә: быелның икенче яртысыннан “инвалид” автомобиль билгесеннән файдаланучылар инвалид яисә инвалид бала йөртә торган транспорт чарасына түләүсез туктап тору урынына Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, инвалидларның федераль реестры сайтында яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп рөхсәт алырга тиешләр. “Түләүсез туктап тору урынына рөхсәт алу өчен инвалидларга бу ташламага хокуклары барлыгын дәлилләргә кирәк түгел, тиешле мәгълүмат операторы Россия Пенсия фонды булган федераль реестрдан алына. Инвалидларның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттырган әлеге үзгәрешләр 2020 елның 1 июленнән гамәлгә керде”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин. Хәзер ташламалы туктап тору урыныннан транспорт чарасы турындагы мәгълүматны инвалидларның федераль реестрына керткән очракта гына файдаланып була. 1 яки 2 төркем инвалид йөрткән яисә әлеге төркем инвалидларны йөртүче автомобильгә генә түләүсез туктап тору урыныннан файдалануга рөхсәт бирелә. Мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаган 3 төркем инвалидлар да әлеге мөмкинлектән файдалана ала. Исегезгә төшерәбез, автомобильне реестрга кертер өчен транспорт чарасының номерын күрсәтергә, исемлектән машина маркасын сайларга һәм инвалид туктап тору урыныннан файдаланачак вакыт аралыгын ачыкларга кирәк. Кертелгән мәгълүматлар реестрда 15 минуттан соң ук күренәчәк. Бу исә реестрга кертелгэн инвалид шәһәр буенча хәрәкәт иткәндә ул утырган такси да түләүсез туктап тору урыныннан файдалана ала дигән сүз. Моның өчен реестрга такси номерын кертү дә җитә. Кирәк булганда инвалид реестрдагы мәгълүматларны үзгәртә ала, реестрга соңыннан кертелгән мәгълүмат актуаль була. Бер кеше бер үк вакытта махсус тукталу урыныннан файдалану хокукы булган бер транспорт чарасыннан гына файдалана, ә бер автомобиль инвалидлыгы булган берничә кешегә беркетелә ала. Исегезгә төшерәбез: 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 1 мартына кадәр инвалидлык билгеләүнең вакытлы тәртибе гамәлдә, аның буенча инвалидлыкны билгеләү процедурасы авыру кешене медик социаль экспертиза бюросына китереп тормыйча, медицина учреждениесе биргән документларга таянып башкарыла Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 https://t.me/PFRTATARbot 8-960-088-30-74 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513. pressa.pfr@gmail.com

16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе
Чүти авылынын «Дуслык» үзешчән театр коллективы 3 нче дәрәҗә лауреаты булды «Зеркало Души»район үзешчән һәм һәвәскәр коллективлар фестивалендэ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International