ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе
Чути авыл мәдәният йортында 20 октябрь көнне "Көзге бал" бәйрәме булып узды. Авылыбыз артистлары "Мунча ташы"ннан төрле өзекләр сәхнәләштерде, жырладылар , биеделәр. Бу кичне авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.

20
октябрь, 2018 ел
шимбә
19.10.2018 районның актлар залында булачак солдатлар өчен хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары, подполковник Илшат Паймурзин, «Юнармия» штабы начальнигы, Кораллы Көчләр ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, Кораллы Көчләр ветераны Хәбир Нәбиуллин, полиция ветераны Марс Нигъмәтҗанов, призывниклар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Чүти авыл җирлегеннән әлеге чарада призывник Рифат Гыйматев дәү әтисе белән һәм авыл җирлеге башлыгы Петр Петрович катнашты.

13
октябрь, 2018 ел
шимбә
2018 елның 12 октябрендә Кайбыч районы территориаль сайлау комиссиясе районның участок сайлау комиссияләре өчен укыту семинары үткәрде. Уку дәресендә сайлау участокларын 2018 елның 18 ноябрендә референдум үткәрүгә әзерләү, сайлаучылар исемлеге белән эшләү, тавыш бирү нәтиҗәләре турында беркетмәләр тутыру мәсьәләләре каралды.

12
октябрь, 2018 ел
җомга
11 октябрь көнне Олы Тәрбит һәм Чүти авылларында балалар мәйданчыклары тулысынча төзелеп беткән. Әлеге мәйданчыклар гражданнарның үзара салым акчасына төзелгән. Киләгез, балалар уйнарга!

10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе
2018 нче елның 9 нчы октяберендә район спартакиадасында безнең авыл җирлегеннән өч өлкән яшьтәге ир-ат Галкин Геннадий Гурьевич,Кисапов Петр Николаевич, Хәсәнов Мәүлет Хәйретдин улы катнашты. Кисапов Петр Николаевич шахмат көрәшендә 1 нче урынны яулады! Зур рәхмәт сезгә.

6
октябрь, 2018 ел
шимбә
Чүти урта мәктәбенең спорт залында да, ООО "Дубрава" агрофирмасы ашханәсендә дә 2018 елның 5 октябрендә өлкәннәр көненә багышланган чаралар узды.Анда авылларның барлык пенсионерлары дә чакырылган иде. Бәйрәмдә Чүти урта мәктәбе укучылары концерт программасы белән чыгыш ясады.Котлау һәм рәхмәт сүзләрен ТР Хезмәт,халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Галимулла кызы, Кайбыч районы буенча клиент хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Мингәрәй кызы һәм җирлек башлыгы Петр Петрович җиткерделәр.

5
октябрь, 2018 ел
җомга
Укытучылар көне-мәктәп педагогларының һөнәри бәйрәме, әмма аны мәңгелек белем һәм акыл чәчүчеләр генә түгел, барлык укучылар да билгеләп үтә. Соңгылары өчен-яраткан бу бәйрәм ,укытучыларына шатлыклы көн оештыру һәм аларны күп санлы чәчәк бәйләмнәре белән күмүгә чираттагы сәбәп.

4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган чара узды. Анда мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән Кайбыч муниципаль районының мәгариф системасын үстерүгә һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан зур өлеш керткән укытучылар, методистлар бүләкләнде. Алар арасында Чүти авыл җирлегеннән: Сөнгатова Золфирә Хәйрулла кызы, Чүти мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы; Вахитова Гүзәл Тәлгать кызы, Иске Тәрбит мәктәбе педагог-оештыручысы.

2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе
Район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Районның иҗат коллективлары тантана сәбәпчеләре өчен концерт программасы әзерләделәр. Әлеге бәйрәм чарасының төп кунакларына матур котлау сүзләре белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мөрәҗәгать итте.Авыл җирлегеннән концертта Галләмова Рузания апа, Сөнгатуллина Рузания апа, Уткин Василий абый, Ситдыйкова Рауза апа, Әхмәтшина Галия апа булдылар.

1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көннең икенче исеме юкка гына – яхшылык һәм хөрмәт Көне түгел. Кайчагында хәзерге җәмгыятьтә пенсия яшендәге кешеләрне түбәнсетү, ихтирамсызлык һәм дискриминацияләү белән очрашырга мөмкин. Без аларга рәхмәт әйтергә тиеш, чөнки өлкән яшьтәге кешеләрнең белеме һәм зирәклеге кеше ресурсларын үстерү һәм XXI гасыр икътисады контекстында тотрыклы икътисади үсеш тәэмин итү эшенә зур өлеш кертә ала. Бу өлеш өлкәннәр өчен дә, гомумән җәмгыять өчен дә бик зур файда. Әлбәттә, һәр аерым очракта, барыннан да элек, өлкән кешеләрнең теләкләре исәпкә алынырга тиеш. Халыкара өлкәннәр көне-бөтен дөнья буенча өлкән гражданнар өчен үзенчәлекле көн. Бүгенге көндә бөтен дөньяда 60 яшьлек һәм аннан да күбрәк булган кеше 600гә якын исәпләнә . Безнең тиз картайган дөньяда " тормыш ветераннары» мөһим роль уйный. Алар тупланган тәҗрибә һәм белем бирәләр, үз гаиләләренә ярдәм итәләр. Өлкән кешеләр-үсеш өчен яңа көч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International