ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе
Әгәр дә эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмый икән, дигән ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләсенә эләкмәскә чакыра! "Хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер, гамәлдәге законнар нигезендә, аның эшләгән чорда урын алган барлык индексацияләрне исәпкә алып, тулы күләмдә пенсия ала башлый«, - дип билгеләп үтте ТР буенча Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин. Исегезгә төшерәбез, 2016 һәм 2017 елларда хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларга пенсия индексациясен яңарту һәм аны тулы күләмдә түли башлау эштән азат ителгән көннән өч айдан соң булган. 2018 елдан бу процедура били, шулай ук өч ай, әмма алар пенсионерга компенсировать ителәчәк. Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга «кайнар линия» гә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе
Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, социаль пакеттан файдалану хокукы булган, ләкин моңарчы аннан баш тарткан, федераль ташламаларга ия гражданнарга фикерләрен үзгәртү өчен вакыт аз калып бара. Безнең районда федераль ташламаларга ия булган 1723 кешенең 675е дару препаратлары ала. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гаризаны 1 октябрьгә кадәр, Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегенә килеп яисә шәхси кабинет аша Россия Пенсия фонды идарәсе сайтында электрон рәвештә тапшыра ала. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Социаль пакетка нәрсәләр керүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Болар – табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балаларны махсус дәвалау продуктлары белән тәэмин итү, шифаханә-курортларда дәвалану, шәһәр янындагы тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара¬ транспортта дәвалану урынына бушлай барып кайту.Әлеге ташламаларга ия булган кешеләр бу хезмәтләрдән тулысынча да, аерым-аерым да файдалана ала.

Туган яки уллыкка алынган икенче бала, программаның төп юнәлешләренә ана капиталының бөтен суммасын файдаланмаган түбән керемле Россия гаиләләре ана капиталы акчаларыннан 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап ай саен түләнә торган акча алу хокукыннан файдалана ала. "Ана капиталына хокук алган гаиләләр, тик сертификат сорап мөрәҗәгать иткән арада, МФЦ яки Пенсия фондына берьюлы ике гариза: ана капиталы сертификатына һәм бала өчен яшәү минимумы күләмендә аның акчаларыннан айлык түләү ала. Әгәр элек ул алынмаган булса, бер үк вакытта ата - аналар балаларына СНИЛС рәсмиләштерергә мөмкин», - дип билгеләп үтте ТР буенча РПФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Гаиләнең айлык түләү хокукына ия булу-булмавын аңлау өчен калькулятордан «гаиләнең уртача исәпләнгән Кереме»дигән бүлектә Файдаланырга кирәк. Түләүгә гаризаны икенче бала туганнан алып ел ярым дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин. Беренче алты айга мөрәҗәгать иткәндә түләү баланың туган көненнән билгеләнә, ягъни акча түләнә, шул исәптән гариза тапшырганчы айлар өчен дә. Мөрәҗәгать иткәндә алты айдан соң түләү гариза биргән көннән соң билгеләнә. Шул ук вакытта акчалар ана капиталы сертификаты хуҗасының Россия кредит оешмаларына күчерелә. Узган елның икенче кварталында республикада урнаштырылган балалар өчен айлык минималь түләү күләме (8490 сум) тәшкил итә. Татарстанда 200гә якын гаилә ана капиталы акчаларыннан ай саен түләнә. Ай саен түләү бала ел ярымга җиткәнче башкарыла, әмма беренче түләү чоры бер елга исәпләнгән. Шуннан соң аны билгеләү турында тагын гариза бирергә кирәк. Түләү туктатыла, әгәр ана капиталы тулысынча файдаланылса, гаилә яшәү урынын үзгәртә яки балага ел ярым яшь тулса. Кирәк булган очракта түләүләрне туктатырга мөмкин. ПФРның кайнар линиясе 8 800 302 2 302


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе
Чүти авыл җирлегендә бермандатлы сайлау округында тавыш бирүдә катнашкан 86 сайлаучының 97,67 % Тараканов Петр Петровичка тавыш бирген, димәк Тараканов Петр Петрович депутат.

Кичә, Чүти авылы мәчетендә Корбан ашы уздырылды. Чарада Чүти авылыннан 14 кунак, Кайбыч районы башлыгы ярдәмчесе Хәялиев Рәмис Рафис улы һәм Чүти авыл җирлеге башлыгы Тараканов Петр Петрович катнашты. Тараканов П. П.җитәкчелегендә Чүти авыл мәдәният йорты методистлары белән сыйланган өстәл, чәй һәм сарык итеннән токмачлы аш оештырылган иде. Барлык кунаклар да канәгать калдылар.


8
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Иртәгә, 9нчы сентябрьдә Олы Тәрбит авылында 7нче номерлы Канаш бермандатлы сайлау округы буенча 3нче чакырылыш Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти авыл җирлеге Советына депутатларны өстәмә сайлау узачак.


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында https://uslugi.tatar.ru ОНЛАЙН-сервис гамәлгә ашырылды,аның ярдәмендә дәүләт пошлинасын түли һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьясына гариза бирә аласыз.

5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч һәм Апас авыл җирлекләре сәркәтипләре өчен федераль адреслы мәгълүмати системада (ФИАС) эшләү буенча укыту семинары узды. Укуларны Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Федераль салым хезмәтенең 8нче районара инспекциясе белгечләре үткәрде.

4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе
Озак тәнәфестән соң, «Салават күпере» спорт – сәламәтләндерү комплексы бассейны яңадан кунаклар кабул итәргә әзер. Расписание сезнең өчен гадәти кала.Көн саен 8:00 - 21:00 кадәр (ялсыз). Шулай ук балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә төркем дәресләре яңартылуы турында искә төшерергә ашыгабыз: балалар йөзү секциясе 7 – 16 яшь. 5 яшьтән алып балаларны йөзәргә өйрәтү. Индивидуаль тренировкалар буенча йөзү. Сәламәтләндерү йөзүе. Язылырга яки бу турында тулырак мәглүмәт белерге теләсәгез -шалтыратыгыз: 2-16-46, 2-10-68

3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә (Төньяк Осетия) тыныч тормыш террорчылар тарафыннан бозылган. Әлеге куркыныч вакыйгадан соң 2005 елда Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. «Бөтен планетада тынычлык булсын, Балалар һәм барлык кешеләр вафат булмасын! Терроризмга безнең җавап:«Юк!» Чүти авыл җирлеге башлыгы, Чүти авыл мәдәният йорты методистлары белән берлектә Бесланда һәлак булганнарны искә алуга багышланган чара уткерде.Чути авыл мәктебендә башлангыч сыйныфта Батырлык дәресе үтте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар, бер минутлык тынлык белән искә алдылар. «Буратино» балалар бакчасы балалары белән «тынычлык булсын!» диген темага әңгәмә уткерелде. Балалар күккә кәгазь күгәрченнәр очырдылар. Чарада 36 кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International