Чүти авыл җирлеге башкарма комитеты укучыларны һәм студентларны уку елы башлану белән котлый һәм укуыгызда уңышлар тели! Бүген Чүти авыл җирлеге башлыгы Тараканов П.П.мәктәптә булды.Чара беренче һәм унберенче сыйныф укучыларының уртак чыгышлары белән башланды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Чүти авыл башлыгы Петр Петрович укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котладылар һәм уңышлы укуларын теләделәр. Исегезгә төшерәбез, быел Чүти авыл мәктәбендә Яңа ремонт ясалды.
2 нче август көнне Кайбыч районы башлыгы урынбасары Хаялиев Рәмис Рафис улы Олы Тәрбит авылында тормыш итүче Агния Гурий кызын 80 яшьлек юбилеы белән котларга килде. Рәмис Рафис улы нык сәләмәтлек, озын-озак бәхетле тормыш теләп истәлекле бүләк һәм рәхмәт хаты тапшырды.
Олы Тәрбит авылында тормыш итүче Тараканова Агния Гурий кызынын 80 яшьлек юбилеы! Һәр балагызның игелеген күреп Гел сөенеп кенә яшәгез. Сезге бәхет, шатлык теләгәндә Амин диеп торсын фәрештә. һәрбәр иртә сезне куандырып Шатлык белән яңа таң атсын. Күзләрегезне, сагыш яше түгел, Шатлык яше генә чылатсын. Куанычлар гына алып килсен 80 яшегез; олы бәйрәмегез. Сезге бүген бүләк итәбез без Барлык яхшылыклар бәйләмен.