ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе
Озак тәнәфестән соң, «Салават күпере» спорт – сәламәтләндерү комплексы бассейны яңадан кунаклар кабул итәргә әзер. Расписание сезнең өчен гадәти кала.Көн саен 8:00 - 21:00 кадәр (ялсыз). Шулай ук балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә төркем дәресләре яңартылуы турында искә төшерергә ашыгабыз: балалар йөзү секциясе 7 – 16 яшь. 5 яшьтән алып балаларны йөзәргә өйрәтү. Индивидуаль тренировкалар буенча йөзү. Сәламәтләндерү йөзүе. Язылырга яки бу турында тулырак мәглүмәт белерге теләсәгез -шалтыратыгыз: 2-16-46, 2-10-68

3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә (Төньяк Осетия) тыныч тормыш террорчылар тарафыннан бозылган. Әлеге куркыныч вакыйгадан соң 2005 елда Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. «Бөтен планетада тынычлык булсын, Балалар һәм барлык кешеләр вафат булмасын! Терроризмга безнең җавап:«Юк!» Чүти авыл җирлеге башлыгы, Чүти авыл мәдәният йорты методистлары белән берлектә Бесланда һәлак булганнарны искә алуга багышланган чара уткерде.Чути авыл мәктебендә башлангыч сыйныфта Батырлык дәресе үтте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар, бер минутлык тынлык белән искә алдылар. «Буратино» балалар бакчасы балалары белән «тынычлык булсын!» диген темага әңгәмә уткерелде. Балалар күккә кәгазь күгәрченнәр очырдылар. Чарада 36 кеше катнашты.


1
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Чүти авыл җирлеге башкарма комитеты укучыларны һәм студентларны уку елы башлану белән котлый һәм укуыгызда уңышлар тели! Бүген Чүти авыл җирлеге башлыгы Тараканов П.П.мәктәптә булды.Чара беренче һәм унберенче сыйныф укучыларының уртак чыгышлары белән башланды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Чүти авыл башлыгы Петр Петрович укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котладылар һәм уңышлы укуларын теләделәр. Исегезгә төшерәбез, быел Чүти авыл мәктәбендә Яңа ремонт ясалды.


3
август, 2018 ел
җомга

2 нче август көнне Кайбыч районы башлыгы урынбасары Хаялиев Рәмис Рафис улы Олы Тәрбит авылында тормыш итүче Агния Гурий кызын 80 яшьлек юбилеы белән котларга килде. Рәмис Рафис улы нык сәләмәтлек, озын-озак бәхетле тормыш теләп истәлекле бүләк һәм рәхмәт хаты тапшырды. 


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Олы Тәрбит авылында тормыш итүче Тараканова Агния Гурий кызынын 80 яшьлек юбилеы! Һәр балагызның игелеген күреп Гел сөенеп кенә яшәгез. Сезге бәхет, шатлык теләгәндә Амин диеп торсын фәрештә. һәрбәр иртә сезне куандырып Шатлык белән яңа таң атсын. Күзләрегезне, сагыш яше түгел, Шатлык яше генә чылатсын. Куанычлар гына алып килсен 80 яшегез; олы бәйрәмегез. Сезге бүген бүләк итәбез без Барлык яхшылыклар бәйләмен.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International