ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

        2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.

         Анда  катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла.

         Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә  булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә  ай, әмма  12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин.

          Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән  соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле.

        8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык  түләгәндә, пособие  иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә.

        5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%-  6-12 ай түләгән очракта.

       5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта.

        

 

         "Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.

          Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин.

        Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була . 

      Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.

 

 

 

 


16
гыйнвар, 2026 ел
җомга

7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.

         Барлык үзгәрешләр пенсионерларның индивидуаль шәхси счетларында исәпкә алына һәм аларның пенсия хокукларын формалаштыруга йогынты ясый. Татарстан Республикасы буенча 2026 ел индексациясе  1 015 855 пенсионерга кагылды.

        Индексация ел саен автомат рәвештә, Социаль фонд органнарына гаризалар бирмичә генә уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда: ул хәзер эшләүче пенсионерларны да колачлый. Аларның пенсияләре 2025 ел индексациясен исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләменнән чыгып арттырыла. Мондый алым хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларның  да пенсияләрен арттырырга мөмкинлек бирде.

         "Алар өчен иминият пенсиясен түләүнең аерым тәртибе гамәлдә. Эшләгән  чорда теркәлгән, әмма исәпкә алынмаган барлык индексацияләр саклана һәм,  пенсионер эштән туктаганнан соң,  пенсия,   барлык арттыруларны исәпкә алып,  тулы күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

        Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.

 


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты


15
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

           Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел  эшләп,  авыл җирендә яшәүче эшләмәүче пенсионерлар арттырылган пенсия алуга хокуклы. Мондый өстәмә түләү иминият пенсиясен рәсмиләштергәндә автомат рәвештә билгеләнә һәм ниндидер белешмәләр бирүне таләп итми.  Пенсионер соңрак шәһәргә күченгән очракта да авыл стажы өчен өстәмәләр саклана.

           2025 елда Татарстан Республикасында озак вакытлы авыл стажлы 43 176 пенсионерга өстәмә түләү  бирелә.

           Түләү күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә күрсәткечне кертеп исәпләгәндә, Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен  пенсиянең уртача күләме 27 246,97 сум тәшкил итә.

           «Гомерләрен дистә еллар авыл җирендә эшләүгә багышлаган кешеләр аерым игътибар һәм хөрмәт казандылар. Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә билгеләү - аларга ярдәм итү һәм  башлыча республикабызның нигезен формалаштырган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү чарасы  ул», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

           Өстәмә түләүгә хокук авыл хуҗалыгында РФ Хөкүмәте раслаган вазыйфаларда эшләүчеләргә бирелә. Исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән, алар арасында агрономнар, тракторчылар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар бар. Санаганда эшләгән  еллар гына түгел, яшь ярымга кадәр бала карау, чираттагы ял һәм вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорлары да исәпкә алына.

 

 

 

          Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

          Әгәр сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (тәүлек әйләнәсе - 24/7, шалтырату бушлай).

 


8
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге социаль хезмәтләр җыелмасын (МСУ) натураль формада алу мөмкинлеге турында искә төшерә: түләүсез дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары, шифаханәләрдә түләүсез дәвалану, дәвалану урынына кадәр бару һәм кире кайту өчен түләү.

Федераль ташламага ия булучылар исәбенә инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, блокададагы Ленинград халкы, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары керә.

Натураль формада НСУ льготалыларга айлык акчалата түләү (ЕДВ) билгеләгәндә бирелә, шул ук вакытта аларның, ташламаны акчалата чагылышта рәсмиләштереп, алу формасын үзгәртергә хокукы бар. 2025 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 1 728,46 сум тәшкил итә. 

Акча эквиваленты зурлыгы натураль хезмәтнең дә нәкъ менә шушы суммага күрсәтелүен аңлатмый. Дарулар, юллама һәм юл йөрү ташламага ия булган кешегә тиешле күләмдә бушлай бирелә. Ә менә натураль ташламаларны акчалата эквивалент белән алыштырганда алар тиешле ташламалар өчен каралган суммада гына биреләчәк (1 331,60 сум — дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары өчен; 205,95 сум — төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама өчен; 191,21 сум — шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына һәм кире кайту өчен).

"Социаль хезмәтләр җыелмасын алу Татарстан Республикасында ярдәмнең иң ышанычлы һәм ихтыяҗлы варианты булып кала. Вакыт белән тикшерелгән әлеге система гражданнарның әлеге категориясенә дарулар белән тәэмин ителешне гарантияли", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

2025 елның 7 аенда Татарстанда инде 8 меңнән артык гариза каралган. Алар 2026 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак.

Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).

 


1
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

1 сентябрьдән студентлар өчен йөклелек буенча пособие күләме үзгәрәчәк


19
август, 2025 ел
сишәмбе

Авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу булды


18
август, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси счетның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Бу исә ата-аналарга  балаларына СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми дигәнне аңлата.

         Россиядә яңа туган балалар өчен СНИЛСны проактив режимда  рәсмиләштерү системасы эшли.  Социаль фонд системасына ЗАГСтан бала тууы турында мәгълүмат кергәннән соң,   СНИЛС турындагы хәбәрнамә бала әнисенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәрелә.

         “Әнинең Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булмаган яки СНИЛС уллыкка алынган балага рәсмиләштерелгән очракта, паспорт һәм баланың туу турында таныклыгы белән Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. СНИЛС мөрәҗәгать иткән көнне үк биреләчәк. Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеттагы мәгълүматлар ЗАГСтагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш, югыйсә СНИЛС турында хәбәрнамә алып булмаска мөмкин”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         СНИЛС бала өчен кирәкле төп документ булып тора. Ул мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) алу, поликлиникага язылу, балалар бакчасына урнаштыру һәм төрле

 

социаль түләүләрне, шул исәптән ана капиталын рәсмиләштерү өчен кирәк. Хезмәтләрдән файдалану  өчен кәгазь СНИЛС таләп ителми,  электрон хәбәрнамә яки аның бастырып алыган күчермәсе дә җитә.

         Татарстан Республикасында яшәүчеләр,  8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай),  СНИЛСны рәсмиләштерү һәм башка хезмәтләр белән бәйле сораулар буенча консультация ала алалар .

        Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге күрсәтә торган хезмәтләр турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга була:

 

 

         2025нче елда төбәктә балалары булган 160 000 гаилә бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле түләнә торган  бердәм пособие алган. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга якынча 15 млрд сум акча күчергән.

         Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (опекага  алучыларның/ попечительләрнең) берсенә бирелә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә. Гаиләдә  бер кешегә айлык керем регионда  җан башына яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме  хезмәткә түләүнең 4 минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр түләү алу  хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән критерийларга туры килергә,  мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнә торган балалар  Россия Федерациясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш.

         Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025нче елда ул 14 621 сумга тигез. Шул рәвешле, түләү суммасы аена   7 310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бердәм пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.

         "Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив карауга омтыла. Карар барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергән вакыттан

 

 

алып 10 эш көне эчендә кабул ителә ", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Әгәр  сездә әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар калса, сез һәрвакыт   - 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

         Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге  хезмәтләре турында барлык  мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин

 


25
июль, 2025 ел
җомга

Татарстанда 3 яшькә кадәрге 7 752 баланың ата-аналары ана капиталы акчасыннан айлык түләүләр ала. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге гаиләләргә 400 миллион сумнан артык акча күчерде.

       Айлык түләү җан башына керем  яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу - ата-аналарның хезмәт мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләрдән башка аена 30 146 сум. Айлык түләү күләме гариза бирелгән вакытка яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2025 елда республикада яшәүчеләр өчен бу - 12 741 сум тәшкил итә.

      "2025 елның июненнән балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер республика халкы ана капиталы чараларыннан тизрәк файдалана ала, гаризаны карау срогы ике тапкыр кыскартылды һәм документларны кабул иткәннән соң 5 эш көнен генә алып тора, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Әгәр айлык түләү алу турында гариза балага   алты ай булганчы бирелгән булса, айлык түләү бала  туган айдан гамәлгә ашырыла. Башка очракларда ул гариза белән мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә.

         Ана капиталы чаралары хисабыннан айлык түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинет аша, күпфункцияле үзәкләрдә дә һәм Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Һәр балага аерым гариза бирелә. Гариза тапшырганда документлар бирергә  кирәкми, фонд белгечләре  барлык кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.

       Ярдәм чаралары 12 айга билгеләнә. Айлык түләүне озайтуны сорап язылган гаризаны  пособие билгеләнгән чорның  соңгы аенда  кабат бирергә мөмкин.

       Исегезгә төшерәбез, 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алдагы ай өчен башкарыла һәм Татарстан Республикасында һәр айның 5 нче числосында түләнә. Түләү   көне ял яки бәйрәм көненә туры килсә, акча алдагы көндә күчерелә.

      8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фондының  контакт-үзәгенә шалтыратып,  ана капиталы чаралары белән эш итү турында өстәмә консультация алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International