Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүти авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Постановления
Карарлар
Чүти авыл җирлеге Уставы
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Халык җыены карарлары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Чүти авыл җирлеге
Сез өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны карыйсызмы? Айлык туләүне рәсмиләштерегез!
2019 елның 30 октябре, чәршәмбе
Тарату көне 24 октябрь 2019 ел. Сез өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны карыйсызмы? Айлык туләүне рәсмиләштерегез! Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә. Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш. Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә. Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә: • өлкән яшьтәге кешене караучы гражданның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты күрсәтелгән гариза; • хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуы күрсәтелгән гаризасы; 14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала. Тиешле тәртиптә эшкә сәләтсез дип танылган гражданнарны караучы исеменнән дә гаризаны бу эшкә вәкаләте расланган кеше яза. 18 яшькәчә инвалид-бала яки балачактан I төркем инвалид имзасының үзенеке икәнен тикшерергә кирәк булган очракта бу эшне тәрбияләнә торган кешегә пенсия түли торган органның тикшерү акты төзелә. • өлкән яшьтәге кешене караучының яшәү урыны буенча мәшгульлек узәгендә исәптә тормавын һәм пособие алмавын раслаучы белешмә; • пенсия яшенә җиткән өлкән яшьтәге кешенең дәвалау учреждениесеннән алынган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын раслаучы белешмә. • өлкән яшьтәгеләрне караучының шәхесен раслаучы документ һәм аның хезмәт кенәгәсе, шулай ук хезмәткә яраксыз кешенең хезмәт кенәгәсе. • 14 яше тулган мәктәп укучысының дәресләрдән бушаган вакытта ярдәмгә мохтаҗ гражданны карарга әтисе яки әнисе, яисә опека һәм попечительлек органыннан алынган язма рөхсәте. • белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешманың караучының көндезге формада укуын раслаучы белешмәсе; • караучы билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документлар (опека һәм попечительлек органнарыннан алынган белешмә, ул булмаганда – әлеге органның карары, уллыкка алу турында таныклык, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ). Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми. Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә. «Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин. Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш. Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый. Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
гыйнвар, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында үзмәшгульләр өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперимент старт алды
2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды. Анда катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла. Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә ай, әмма 12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле. 8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык түләгәндә, пособие иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә. 5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%- 6-12 ай түләгән очракта. 5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта. "Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк. Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин. Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була . Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
16
гыйнвар, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан республика халкының иминият пенсияләре 7,6 %ка индексацияләнде
7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте. Барлык үзгәрешләр пенсионерларның индивидуаль шәхси счетларында исәпкә алына һәм аларның пенсия хокукларын формалаштыруга йогынты ясый. Татарстан Республикасы буенча 2026 ел индексациясе 1 015 855 пенсионерга кагылды. Индексация ел саен автомат рәвештә, Социаль фонд органнарына гаризалар бирмичә генә уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда: ул хәзер эшләүче пенсионерларны да колачлый. Аларның пенсияләре 2025 ел индексациясен исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләменнән чыгып арттырыла. Мондый алым хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларның да пенсияләрен арттырырга мөмкинлек бирде. "Алар өчен иминият пенсиясен түләүнең аерым тәртибе гамәлдә. Эшләгән чорда теркәлгән, әмма исәпкә алынмаган барлык индексацияләр саклана һәм, пенсионер эштән туктаганнан соң, пенсия, барлык арттыруларны исәпкә алып, тулы күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
1
октябрь, 2025 ел
Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты
Татарстан Республикасында Өлкән буын аралашу үзәкләрендә 8000 нән артык кеше яңа мөмкинлекләр тапты
15
сентябрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге регионда яшәүче 43 меңнән артык кешегә озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп стаж туплаган өчен өстәмә акча түли
Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләп, авыл җирендә яшәүче эшләмәүче пенсионерлар арттырылган пенсия алуга хокуклы. Мондый өстәмә түләү иминият пенсиясен рәсмиләштергәндә автомат рәвештә билгеләнә һәм ниндидер белешмәләр бирүне таләп итми. Пенсионер соңрак шәһәргә күченгән очракта да авыл стажы өчен өстәмәләр саклана. 2025 елда Татарстан Республикасында озак вакытлы авыл стажлы 43 176 пенсионерга өстәмә түләү бирелә. Түләү күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә күрсәткечне кертеп исәпләгәндә, Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен пенсиянең уртача күләме 27 246,97 сум тәшкил итә. «Гомерләрен дистә еллар авыл җирендә эшләүгә багышлаган кешеләр аерым игътибар һәм хөрмәт казандылар. Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә билгеләү - аларга ярдәм итү һәм башлыча республикабызның нигезен формалаштырган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү чарасы ул», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Өстәмә түләүгә хокук авыл хуҗалыгында РФ Хөкүмәте раслаган вазыйфаларда эшләүчеләргә бирелә. Исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән, алар арасында агрономнар, тракторчылар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар бар. Санаганда эшләгән еллар гына түгел, яшь ярымга кадәр бала карау, чираттагы ял һәм вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорлары да исәпкә алына. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Әгәр сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (тәүлек әйләнәсе - 24/7, шалтырату бушлай).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз