Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүти авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Постановления
Карарлар
Чүти авыл җирлеге Уставы
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Халык җыены карарлары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Чүти авыл җирлеге
ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге 435700 бала түләүләрне алды
Татарстанда 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге 435700 бала түләүләрне алды Бүген 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 435 700 бала 10 мең сум күләмендә акча алган. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Түләүләрнең беренче көнендә үк күчерелгән сумма 4 млд 357 млн. сум тәшкил итә. Гаиләләрнең күпчелелеге Пенсия фондына Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза белән мөрәҗәгать итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гариза бирүче ата-ана үзенең шәхси кабинетында гариза статусын күзәтеп тора ала. Гаризаны Пенсия фондына барып биргән очракта нәтиҗәне үзләре мөрәҗәгать иткән Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә шалтыратып белергә мөмкин. Гаризаны кире кагу турында карар чыгарылган очракта ата-анага бу хакта бер эш көне дәвамында хәбәр ителә. Баланың ата-анасы чит илдә яшәгән, яисә алар башка ил гражданины булган очракта гаризаны канәгатьләндермәү турында карар чыгарыла. Аерым очракларда бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сүз гаризаны баланың опекуны бирүе яисә баланың туу турында таныклыгының чит илдә алынуы турында бара. Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләү турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
29
май, 2020 ел
җомга
Татарстанда 700 меңңән артык бала “Путин” акчасын дәгъвалый, шул ук вакытта мошенниклар гариза белән мөрәҗәгать итү өчен дистәләгән ялган сайтлар ачалар.
Татарстанда 700 меңңән артык бала “Путин” акчасын дәгъвалый, шул ук вакытта мошенниклар гариза белән мөрәҗәгать итү өчен дистәләгән ялган сайтлар ачалар. Татарстанда өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә 770 мең балага 5 һәм 10 мең сум акча түләнәчәк. Якынча исәпләгәндә 3 яше тулмаган 136 мең, 3-16 яше аралыгында 640 мең бала бар. Бу хакта Рроссия Пенсия фондының Татарстан Әлеге төр түләүләргә Федераль бюдңеттан 8,5 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә. Бүгенгә 3 яше тулмаган 114 мең балага 1 млрд. 117 миллион сум акча түләнгән инде. 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга акча агымдагы елның 1 июненнән түләнә башлаячак. Акча алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә күпфункцияле үзәк аша Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Гаризаны электрон варианта тутыруның бернинди авырлыгы да юк, балаларның туу турында таныклыклары, СНИЛС һәм банк реквизитлары (аларны онлайн- банкта карарга мөмкин) гына кирәк. Шунысы мөһим! Гариза дөрес итеп, мәгълүматлар документлар буенча тутырылырга тиеш. Болай эшләү гаризаларны кабул итү һәм акча күчерү эшен тизләтәчәк”,-дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин. Игътибар! Гаиләләр гариза белән бик күп мөрәҗәгать итәләр. Мошенниклар шуннан файдаланалар, охшаш адреслар һәм дизайн кулланып, дистәләгән ялган интернет сайтлар тәкъдим итәләр. Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен гаризаларны gosuslugi.ru рәсми сайтында гына тутырырга кирәк. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
20
май, 2020 ел
чәршәмбе
Июльдән опекун пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү кабат кайтарыла.
Июльдән опекун пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү кабат кайтарыла. Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Хәзерге вакытта түләнелә торган попечительлек эшчәнлегенә (мәсәлән, тәрбиягә бала алган гаилә килешүе кысаларында) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе кагыйдәләре җәелдерелгән, шуңа күрә опекун пенсионерлар өчен иминият взнослары күчерелә, ә индексацияләнгән күләмендә пенсия опека срогы чыкканнан соң гына түләнелә. 1 июльдән индексацияләнгән пенсия түләүне тәэмин итү өчен 15 июньгә кадәр Пенсия фонды Бүлекчәләре опекун пенсионерларның исемлеген актуальләштерә, 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмаларына кирәкле документларны формалаштыра. “Якынча исәпләүләр буенча Республикада тәрбиягә бала алган 300 гә якын пенсионер арттырылган пенсия алачак,”- дип дип белдерде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513
25
апрель, 2020 ел
шимбә
Пенсия фондында гражданнарны бары тик алдан язылу буенча гына кабул итәләр.
Пенсия фондында гражданнарны бары тик алдан язылу буенча гына кабул итәләр. Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Пенсия фондының территориаль органнарында гражданнарны алдан язылу ысулы буенча гына кабул итәләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Кайбыч районы Клиентлар хезмәте хәбәр итә. “Пенсия фондына барганчы, 8(84370)2-10-74 телефон номеры буенча Пенсия фонды Кайбыч районы Клиентлар хезмәтенә шалтыратыгыз, анда сезнең соравыгызны хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Пенсия фондының территориаль органнарына барырга кирәк булган очракта, Россия Пенсия фонды сайтында, шәхси кабинет аша, яисә 8(84370)2-10-74 телефоннына шалтыратып, алдан язылу сервисыннан файдаланырга һәм кабул ителүчегә язылырга кирәк”- диде Кайбыч районы Клиентлар хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова. Исегезгә төшерәбез, Пенсия фонды күрсәтә торган хезмәтләрнең күбесен өйдән чыкмыйча гына, гражданнарның www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша да файдаланырга мөмкин. Гаризаларны шулай ук сайт аша юллый аласыз. Кеше күмү өчен пособие алуга гариза гражданнарның мөрәҗәгать итүе буенча гына карала. Үзизоляция режимын саклагыз! Өйләрегездә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз, сәламәт булыгыз! Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Өч яше тулмаган балаларга тиешле 5 мең сум акча алырга гаризаны күпфункцияле үзәк аша да биреп була.
Өч яше тулмаган балаларга тиешле 5 мең сум акча алырга гаризаны күпфункцияле үзәк аша да биреп була. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды 3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләр 5 мең сум акча түләүне сорап язган гаризаларын күпфункцияле үзәк аша тапшыра алу мөмкинлеге хакында хәбәр итә. Моның өчен гаиләнең ана капиталы алуга хокукы булуы шарт булып тора. Исегезгә төшерәбез, кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, ана капиталы алуга хокуклары бар, яисә булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү федераль бюджеттан түләнә, ана капиталы күләмен киметми һәм гаиләгә социаль ярдәмнең башка төрләрен билгеләгәндә керем буларак исәпкә алынмый. “Акча алу өчен гаризаны es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет яисә gosuslugi.ru порталында агымдагы елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин. Исегезгә төшерәбез! Изоляция шартларында дәүләт учрежденияләрендә гражданнарны кабул итү чикләнгән һәм алдан язылып кую буенча гына алып барыла. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе
Өч яше тулмаган балалары булган гаиләләре 5 мең сум акча алачаклар.
Өч яше тулмаган балалары булган гаиләләре 5 мең сум акча алачаклар. Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы буган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана (гаилә) капиталы хокукы булган барлык гаиләләргә, шул исәптән сертификат буенча акчалар тулысынча тотылса да, акча түләнергә тиеш. Илдә кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме федераль бюджеттан бирелә, ана (гаилә) капиталы күләмен киметми һәм башка төр социаль ярдәм алу хокукыны тәәсир итми. Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин эйтеп үткәнчә, мөмкинлек булган очракта, территориаль органнар гаиләләргә әлеге түләүгә хокуклары булганнарга шәхсән хәбәр итәчәк. "Өч яшькә кадәрге балалар өчен акчаны Татарстанның 85 меңнән артык гаиләсе ала алачак, – дип билгеләп үтте Пенсия фонды башлыгы. - Гаилә карамагында акча сорап мөрәҗәгать итү өчен алты айга якын вакыт бар. Пенсия фонды 1 октябрьгә кадәр гаризалар кабул итүне тәэмин итәчәк һәм гаиләнең тиешле хокукы булган очракта апрель-июнь айлары өчен түләүләр бирәчәк". Балага акча алу өчен es.pfrf.ru яисә gosuslugi.ru порталындагы шәхси кабинетта гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат хуҗасына бернинди өстәмә документлар да тапшырырга таләп ителми - кирәк очракта Пенсия фонды органы барлык мәгълүматләрне мөстәкыйль рәвештә соратып ала. Гариза шулай ук Пенсия фондының территориаль идарәләрендә һәм клиент белән эшләү хезмәтендә кабул ителә. Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта Пенсия Фонды органнарына алдан язылып куеп кына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөрәҗәгать итү вакытын һәм көнен электрон сервис аша,шулай ук Пенсия фонды идарәсенең сайтының “Регион контакты/Бүлекчә структурасы” бүлегендәге күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып ачыкларга була. Гаиләләргә түләүләр мисаллары 1. Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән. Һәр ай саен апрельдән июнь аена кадәр гаилә ике балага 5әр мең сум акча алачак. Тулаем алганда, өч ай өчен 30 мең сум. 2. Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләү өчен гариза 2020 елның сентябрендә бирелгән. Гаилә сентябрь аенда бер тапкыр 30 мең сум алачак. 3. Өч балалы гаилә: Кече балалар 2020 елның гыйнварында туган, олысына 2020 елның май аенда өч яшь тула. Түләү өчен гариза апрель аенда бирелгән. Апрель һәм май айларында гаилә – 15әр мең сум (һәр өч балага 5әр мең сум), июньдә өч яше тулмаган ике бала өчен 10 мең сум акча алачак. Өч ай өчен барлыгы 40 мең сум. 4. Гаиләдәге бер бала 2020 елның маенда туган . Гариза август аенда бирелгән. Гаилә августта бер тапкыр 10 мең сум алачак: май аеннан башлап һәр ай өчен 5 әр мең сум. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571
8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе
Пенсия фонды ,түләүләрне кредит оешмасы аша алучы гражданнарга, пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк.
Пенсия фонды ,түләүләрне кредит оешмасы аша алучы гражданнарга, пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә. Түләүләрне кредит оешмалары аша алучы гражданнарга пенсияләр счетка 2020 елның 9 апрелендә күчәчәк. Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФР ның күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, Россия Пенсия Фондыны сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, ПФР органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр - Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин:8 (843) 2-79-27-27 Үз-үзегезне изоляцияләү режимын, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз! Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Ана (гаилә) капиталын алмаштырырга кирәкми.
Ана (гаилә) капиталын алмаштырырга кирәкми. 2020 елдан ана капиталының суммасы арту сәбәпле элеккеге сумма күрсәтелгән сертификатларны яңасына алыштырырга кирәкми. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда ана капиталының суммасы түбәндәгечә тәшкил итә: -2020 елда туган беренче балага -466617 сум; -2007 елдан 2019 елга кадәр (2019 елны да кертеп) туган икенче балага – 466617 сум; -2020 елдан башлап туган икенче балага 616617 сум. * яисә моңа кадәр ана капиталын алуга хокукы булмаган гаиләләрдә 2020 елда һәм аннан соң туган өченче яки аннан соңгы балаларга. “Шунысын кабат искәртеп узам, ана (гаилә) сертификатын алуга бернинди чикләүләр юк! Киресенчә, 15 апрельдән башлап Пенсия фонды сертификатларны гариза алмыйчан рәсмиләштерә башлый. Бу исә Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итү таләп ителмәячәк, моның өчен ЕСИА да раслаучы исәп язуы булу җитә”,- диде Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Идарәчесе Эдурд Вафин. Исегезгә төшерәбез! Ана капиталының күләмен яисә аның күпме калганлыгын өегездән чыкмыйча гына ПФР сайтындагы шәхси кабинет яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшереп карарга мөмкин. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Кайбыч булекчэсе –(884370)-21-0-74
27
март, 2020 ел
җомга
Пенсия фондыннан белдерү.
Пенсия фондыннан белдерү. 2020 елның 30 мартыннан башлап Пенсия фонды гражданнарны бары тик алдан язылу буенча, шулай ук сайт аша яки 8(84370) 2-10-74 телефон номеры буенча гына кабул итәчәк. Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны Кайбыч районының клиент хезмәте телефоны 8(84370) 2-10-74 номеры буенча алырга мөмкин. Пенсия фондына бару, мәсәлән, гариза бирү кирәк булган очракта, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Пенсия фонды сайты www.pfrf.ru шәхси кабинеты аша җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез. Игътибар итегез, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә кирәк!!! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
25
март, 2020 ел
чәршәмбе
Татарстанда Ана (гаилә) капиталыннан турыдан-туры файлану мәсьәләсен кредит оешмасында ук хәл итеп була.
Татарстанда Ана (гаилә) капиталыннан турыдан-туры файлану мәсьәләсен кредит оешмасында ук хәл итеп була. Россиядә беренче буларак Россия Федерациясе Пенсия фонды Татарстан Бүлекчәсе эре кредит оешмасы “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте белән Ана (гаилә) капиталы акчаларын кредит буенча төп бурычны түләүгә яисә беренче взнос күчерергә гариза алу буенча “Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча Бүлекчәсе белән “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте арасында үзара мәгълумат алмашу турында килешү төзеделәр. Әлеге килешү кысаларында Татарстандагы гаиләләр арасында аеруча киң татарлган юнәлеш - торак шартларын кредит акчасы хисабына яхшырту күпкә җиңеләйде. “Ана (гаилә) капиталын кредит буенча бурычны каплауга мөмкин кадәр тизрәк юнәлтү өчен тиешле гаризаны кредит алган банкта ук язарга була. Ягъни, Пенсия фондына һәм банк учреждениясенә аерым-аерым ике гариза язмыйча, гаилә, кредит рәсмиләштерә торган банкка мөрәҗәгать итеп, берьюлы кредит алуны да рәсмиләштерә, кредитны түләүгә, яисә беренче взносны кертүгә дә гариза яза,”- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин. Әлеге килешү Демография программасы кысаларында Һәм 2020 елның 1 мартында кабул ителгән Ана (гаилә) капиталы акчаларын куллануга кагылышлы сораулар буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы 35 номерлы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла. Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Кайбыч булекчэсе –(884370)-21-0-74
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз