ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2020 ел
дүшәмбе
Пенсия фонды хезмәт күрсәтүенең күпчелеген шәхси кабинет аша алырга мөмкин. Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Дөреслектә Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен бүгенге көндә Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне колачлый, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала. Пенсионерлар яисә пенсия алды яшендәге гражданнар дистанцион рәвештә төрле белешмәләр сорап яисә белешмәләрне башка оешмаларга җибәрүне үтенеп мөрәҗәгать итә алалар. Эшләүче россиялеләр өчен кабинетта пенсион тупланмалар, коэффициентлар, стаж һәм эш бирүченең пенсия өчен күчерелгән суммалары турында мәгълумат бар. Ана капиталына гаилә сертификаты булган гаиләләр кабинетка кереп сертификат акчасыннан файдалану һәм күпме акча калганлыгын күрә ала. Электрон кабинет шулай ук Пенсия фондының күпчелек түләүләрен бигеләргә һәм аларны түләү белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсия китерү ысулын үзгәртүне яисә социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алмаштыруны сорап гариза язу шундыйларга керә. Кабинет аша пенсия яшендәге элкән кешене, инвалид баланы яки балачактан беренче төркем инвалидны караган өчен түләүне рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү һәм үзен карарга ризалык бирү турындагы кирәкле электрон гариза формалары кабинетта бар. Анда шулай ук законлы вәкиле: әти-әнисе, уллыкка алучы, опекун яисә попечитель исеменнән гариза тутыру мөмкинлеге дә бар. Билгеләнгән түләүләр яки Пенсия фонды вәкаләтләренә кагылышлы сораулар туган очракта, сорауларны онлайн- кабул итү хезмәте аша юлларга була. “Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы Бәлекчәсенең контакт- үзәгенә 8(843)279-27-27 телефоны буенча шалтыратып, оператив мәгълүмат алырга мөмкин”,- диде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин. Пенсия фондының территориаль офисына килергә кирәк очракта алдан язылып кую хезмәтеннән файдалану отышлы булачак, болай эшләү клиентлар белән эшләү бүлмәсенә билгеләнгән вакытка килү мөмкинлеге бирә һәм чират торып, вакыт үткәрүдән азат итә. Дистацион рәвештә кабул итү вакытын үзгәртергә яисә кичектерегә була. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Сез өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны карыйсызмы? Айлык туләүне рәсмиләштерегез! Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә. Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш. Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә. Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә: • өлкән яшьтәге кешене караучы гражданның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты күрсәтелгән гариза; • хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуы күрсәтелгән гаризасы; 14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала. Тиешле тәртиптә эшкә сәләтсез дип танылган гражданнарны караучы исеменнән дә гаризаны бу эшкә вәкаләте расланган кеше яза. 18 яшькәчә инвалид-бала яки балачактан I төркем инвалид имзасының үзенеке икәнен тикшерергә кирәк булган очракта бу эшне тәрбияләнә торган кешегә пенсия түли торган органның тикшерү акты төзелә. • өлкән яшьтәге кешене караучының яшәү урыны буенча мәшгульлек узәгендә исәптә тормавын һәм пособие алмавын раслаучы белешмә; • пенсия яшенә җиткән өлкән яшьтәге кешенең дәвалау учреждениесеннән алынган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын раслаучы белешмә. • өлкән яшьтәгеләрне караучының шәхесен раслаучы документ һәм аның хезмәт кенәгәсе, шулай ук хезмәткә яраксыз кешенең хезмәт кенәгәсе. • 14 яше тулган мәктәп укучысының дәресләрдән бушаган вакытта ярдәмгә мохтаҗ гражданны карарга әтисе яки әнисе, яисә опека һәм попечительлек органыннан алынган язма рөхсәте. • белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешманың караучының көндезге формада укуын раслаучы белешмәсе; • караучы билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документлар (опека һәм попечительлек органнарыннан алынган белешмә, ул булмаганда – әлеге органның карары, уллыкка алу турында таныклык, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ). Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми. Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә. «Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин. Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш. Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый. Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.

30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Үзмәшгүльләр:пенсиягә үзебез эшлибез. Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы үзмәшгүль гражданнарның пенсия хокукларының (иминият стажы һәм пенсион коэффициент) бары мәжбүри пенсия иминиятләштерүгә күчерелгән иминият взносларын исәпкә алып кына формалаштырылуын исегезгә төшерә. Шунысын да искәртү урынлы – узмәшгүль гражданнар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә керергә хокуклы. Теркәлү үтү өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә мөрәжәгать итәргә кирәк. Үзегез белән гариза, паспорт һәм салым органыннан «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы буларак теркәлү турында белешмә алып килергә кирәк. «Пенсия фондына иминият взнослары түләүнең күләме чикләнмәгән, әмма 2020 елда ул 256185, 6 сумнан артырга тиеш түгел», - дип искәртте Россия Пенсия фондының ТР буенча Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин. Кабат искәртәбез, иминият стажына мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә взнослар күчерелгән периодлар гына кертелә. Түләнгән иминият взносларының гомуми суммасы фиксацияләнгән күләмнән кимрәк булмаган очракта иминият стажына бер ел булып кертелә. Ә түләнгән взнос күләме фиксацияләнгән суммадан кимрәк булса, иминият стажына кертелгән период түләнгән суммага пропорциональ була. 2020 елда мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият взносының күләме 32448 сум тәшкил итә.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе даими шәһәр пассажир җәмәгать транспорты йөртүчеләргә авыр эшләре өчен кайбер пенсион ташламалар булуы хакында искә төшерә. Үзенчәлекле эш шартларына бәйле рәвештә вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләү хокукына түбәндәге төр транспорт йөртүчеләр ия: - 55 яше тулган, ким дигәндә 25 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 20 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртүче ир-атлар; - 50 яше тулган, ким дигәндә 20 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 15 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртуче хатын-кызлар. Даими шәһәр пассажир транспорты маршруты – шәһәр эчендә алдан ук билгеләп куелган һәм расланган, шул юл буенча билгеле бер вакыт аралыгында һәм махсус билгеләнгән тукталышларда мәҗбүри транспорт туктап ала торган юл дигәнне аңлата. Шунысын искәртү зарур, ташламалы пенсия бары транспорт йөртүчеләр торак пункт чикләрендә утырту урыны 8 дән ким булмаган автотранспортны файдаланып, даими пассажир йөрту нормаларын үтәүне документаль рәвештә раслаган очракта гына билгеләнә. Моның өстенә 2013 елның 1 гыйнварыннан соң күзәтелгән эш периодларын иминиятләштерүче оешманың иминият взносларын тиешле тарифлар – Россия Салымнар кодексының 428 статьясында каралган тарифлар буенча исәпләве һәм түләве, шулай ук әлеге эш урынында хезмэт шартларының зарарлы яисә куркыныч булуын раслаучы махсус бәяләү үткәрүе шарт. Шунысы әһәмиятле! Шәһәр транспортында заказ буенча пассажирлар йөртүчеләр картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия була алмый, чөнки бу очракта пассажирлар йөртү даими маршрут буенча башкарылмый. Моның өстенә пассажирлар хәрәкәт барышында тукталыш саен утыртылмый һәм төшерелми. «Пенсиягә чыгу яшен арттыру әлеге категория хезмәткәрләргә кагылмады. Пенсия алды яше җитү чикләре аларга вакытыннан алда пенсиягә чыкканчы 5 ел иртәрәк билгеләнә: хатын-кыз йөртүчеләр өчен ул – 45, ир-ат йөртүчеләр өчен – 50 яшь»,- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. Региональ Пенсия фонды пенсия яшен арттыру тагын 15 ләп категория гражданнарга кагылмаганлыгын да искәртә.

17
гыйнвар, 2020 ел
җомга
Пенсия яшен арттыру аларга кагылмады. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе даими шәһәр пассажир җәмәгать транспорты йөртүчеләргә авыр эшләре өчен кайбер пенсион ташламалар булуы хакында искә төшерә. Үзенчәлекле эш шартларына бәйле рәвештә вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләү хокукына түбәндәге төр транспорт йөртүчеләр ия: - 55 яше тулган, ким дигәндә 25 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 20 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртүче ир-атлар; - 50 яше тулган, ким дигәндә 20 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 15 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртуче хатын-кызлар. Даими шәһәр пассажир транспорты маршруты – шәһәр эчендә алдан ук билгеләп куелган һәм расланган, шул юл буенча билгеле бер вакыт аралыгында һәм махсус билгеләнгән тукталышларда мәҗбүри транспорт туктап ала торган юл дигәнне аңлата. Шунысын искәртү зарур, ташламалы пенсия бары транспорт йөртүчеләр торак пункт чикләрендә утырту урыны 8 дән ким булмаган автотранспортны файдаланып, даими пассажир йөрту нормаларын үтәүне документаль рәвештә раслаган очракта гына билгеләнә. Моның өстенә 2013 елның 1 гыйнварыннан соң күзәтелгән эш периодларын иминиятләштерүче оешманың иминият взносларын тиешле тарифлар – Россия Салымнар кодексының 428 статьясында каралган тарифлар буенча исәпләве һәм түләве, шулай ук әлеге эш урынында хезмэт шартларының зарарлы яисә куркыныч булуын раслаучы махсус бәяләү үткәрүе шарт. Шунысы әһәмиятле! Шәһәр транспортында заказ буенча пассажирлар йөртүчеләр картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия була алмый, чөнки бу очракта пассажирлар йөртү даими маршрут буенча башкарылмый. Моның өстенә пассажирлар хәрәкәт барышында тукталыш саен утыртылмый һәм төшерелми. «Пенсиягә чыгу яшен арттыру әлеге категория хезмәткәрләргә кагылмады. Пенсия алды яше җитү чикләре аларга вакытыннан алда пенсиягә чыкканчы 5 ел иртәрәк билгеләнә: хатын-кыз йөртүчеләр өчен ул – 45, ир-ат йөртүчеләр өчен – 50 яшь»,- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. Региональ Пенсия фонды пенсия яшен арттыру тагын 15 ләп категория гражданнарга кагылмаганлыгын да искәртә.

19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Электрон хезмәт кенәгәсе. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда гадәти кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электрон хезмәт кенәгәләре килү хакында хәбәр итә. Эшләүче гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булачак һәм гражданнарның үз рөхсәте белән генә башкарылачак. Эшкә беренче тапкыр 2021 елда урнашучылар гына искәрмә булып тора. Аларның хезмәт чорлары турындагы барлык мәгълүмат бары электрон хезмәт кенәгәсенә генә тупланып барачак. Хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләүчеләр 2020 елның ахырына кадәр эш бирүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итә алалар, бу очракта 2021 елдан башлап кәгазь хезмәт кенәгәсе электрон вариант белән параллель алып барылачак. Шунысын искәртү зарур, электрон хезмәт кенәгәсендә хезмәт периоды һәм эш урыны, квалификация, эшкә алу һәм эштән азат ителү көннәре, хезмәт килешүен өзүнең сәбәбе кебек кәгазь варианттагы кенәгәдә исәпкә алына торган барлык мәгълүматлар да саклана. “Электрон хезмәт кенәгәсе мәгълүматларын Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук смартфоннар өчен тиешле өстәмә аша карап булачак, бу хәзерге чорда аеруча уңайлы”, - дип искәртеп үтте Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Болардан тыш, хезмәткәр соңгы эш урыныннан күпфункцияле үзәкләрдән яисә Пенсия фонды органнарыннан кәгазьгә бастырылып, тиешенчә расланган белешмә ала ала. Эшкә урнашканда гражданин дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы сайтындагы шәхси кабинеты аша эш бирүче адресына электрон имза белән электрон хезмәт кенәгәсеннән күчермә (выписка) да юллый ала. Үзгәрешләр эш бирүчеләргә дә кагыла, алар өчен яңа отчет формасы кертелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан оешмаларга иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны Пенсия фонды органнарына ай саен хисап аеннан соң килгән айның 15 числосыннан да соңга калмыйча биреп барырга, ә инде 2021 елның 1 гынварыннан башлап, эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат Пенсия фондына эшкә алган яисә эштән азат ителгән көннән соң 1 эш көненнән соңга калмыйча бирелеп барылачак. Мәгълүматлар бирү срокларын үтәмәгән, тулы яисә дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре административ җаваплылыкка тарта. Республикадагы иминиятләштерүчеләргә тулы мәгълүмат җиткерү максатын күздә тотып, Пенсия фонды Бүлекчәсе “Электрон хезмәт кенәгәсе турында” дигән памятка (белешмәлек) әзерләде, ул иминиятләштерүчеләргә бу арада таратылачак. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Пенсия фондын алыштыру турындагы карарны декабрь ахырына кадәр үзгәртергә мөмкин.

       Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 2019 ел дәвамында пенсия тупланмалары акчаларын яңа пенсия фондына күчерү турында гариза биргән гражданнар ел ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм мондый күчерүдән баш тарта ала.

        Моның өчен Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә яки дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша «иминиятләштерүчене алыштырудан баш тарту турында хәбәрнамә» бирергә кирәк, шул ук вакытта электрон квалификацияле имза кирәклеген дә онытмаска кирәк. Ул Россия Элемтә министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән таныклаучы үзәкләр тарафыннан бирелә (электрон квалификацияле имзаны ничек алу һәм куллану турында тулырак мәгълүмат).

        «Пенсия тупланмалары белән нинди пенсия фонды идарә итә һәм быел аны алыштыру турында гариза биреләме - юкмы, Россия Пенсия фондының сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында ачыкларга, яисә Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

      Пенсия тупланмаларын яңа фондка күчерү турында гаризалар кабул итү 1 декабрьдә тәмамланды. Алдагы мәгълүматлар буенча, республикада 2 900 дән артык гариза бирелгән.

       Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының вакытыннан алда алыштыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү – 2019 елдан бирле кертелгән яңа чараларның берсе. Моннан тыш, пенсия тупланмаларын күчерү турында гариза бирергә мөмкин булган каналлар исемлеге дә чикләнгән. Ике үзгәреш тә пенсия тупланмалары акчаларын күчергәндә мөмкин булган югалтулар турында гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру, шулай ук аларны бер иминләштерүчедән икенчесенә күчергәндә алдау очракларын булдырмау өчен юнәлдерелгән.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

 https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия үткәрәчәк Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача. Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Пенсия фонды булекчәсе белгечләре айлык акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә сәләтсез гражданнар, инвалид балалар һәм I төркем балачактан инвалид балалар өчен түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр. Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия үткәрәчәк Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача. Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Пенсия фонды булекчәсе белгечләре айлык акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә сәләтсез гражданнар, инвалид балалар һәм I төркем балачактан инвалид балалар өчен түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр. Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

22
ноябрь, 2019 ел
җомга
Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру турында 2019 елда Татарстан Пенсия фонды 15 меңгә якын гаиләгә ана капиталына сертификат бирде. Гомумән алганда, программа гамәлдә булган вакыт эчендә сертификат бирүне сорап язылган гаризалар саны республикада 285 меңгә җитте. Ана капиталы ияләренең 80% капитал акчасыннан тулысынча файдаланды, программа гамәлдә булган вакыт эчендә 85 млрд. сум тирәсе акча түләнде. Ана капиталыннан файдалануның иң популяр юнәлеше - торак шартларын яхшырту, гариза бирүчеләрнең 90% тан артыгы акчаны шул юнәлешкә тоткан. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле аның ярдәмендә 225 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан. Шуларның 190 меңгә якыны капитал хисабына торак кредитларын өлешчә яки тулысынча каплаган. 35 меңнән артык гаилә торак шартларын кредит җәлеп итмичә генә яхшырткан. Моннан тыш, Россия Пенсия фонды балаларны укытуга түләүгә 20 меңнән артык гариза кабул итте. Укыган өчен түләү мөмкинлекләренең артуы программага 2018 ел башыннан ук кертелгән төзәтмәләр белән дә аңлатыла, хәзер гаиләләр мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр белән исәп-хисапны балага 3 яшь тулганны көтмичә дә ясый ала. Нәтиҗәдә, 6 меңнән артык гаилә яңа мөмкинлектән файдаланган. 2018 елдан аз керемле гаиләләр өчен ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алу мөмкинлеге тудырылды. 2019 елның 9 аенда республика Пенсия фонды 800 шундый эчтәлектәге гариза кабул иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм 49,5 млн. сум тәшкил итте. Ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләүләрне сорап 1100дән артык гаилә мөрәҗәгать итте. Гаиләнең 2019 елда түләү хокукына ия булу-булмавын ачыклау өчен гаиләнең соңгы 12 айда керемнәренең гомуми суммасын алырга, аны 12гә бүлергә, ә аннары, икенче баланы да кертеп, гаилә әгъзалары санына бүлергә кирәк. Килеп чыккан сумма Татарстан Республикасында эшкә яраклы гражданның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр кимрәк булса (2019 елдан-14 034 сум), пенсия фондына ай саен түләүне сорап гариза бирергә мөмкин. Әлеге түләү балага 1,5 тулганчы бирелә. Гаиләләргә уңайлы булсын өчен гаризаны бала туганнан соң 6 ай дәвамында бирергә мөмкин – акча шул чор өчен тулысынча түләнәчәк. Гаризаны 6 айдан соң биргән очракта, түләү мөрәҗәгать иткән көннән башлана. Ана капиталыннан алынган түләү күләме гаиләнең кайсы төбәктә яшәвенә бәйле, ул шул төбәктә алдагы елның 2 кварталындагы яшәү минимумына тигез. Ягъни 2019 елда гариза белән мөрәҗәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталында баланың яшәү минимумына тигез булачак-8896 сум. Игътибар итегез, ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ана капиталы алу өчен сертификатка хокук бирүче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы зарур. Шул ук вакытта сертификат алу һәм аннан файдалану вакыт белән чикләнми. 2019 елда ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә. Ана капиталы сертификатын алу өчен яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат алу турында гаризаны бала тууга яки уллыкка алынуга ук, соңрак та, мөстәкыйль рәвештә дә, «гражданинның Шәхси кабинеты» аша да гаилә өчен уңайлы булган теләсә кайсы чорда бирергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, кабинетта ана капиталы программасын гаиләләр өчен уңайлырак итүче электрон сертификатларны рәсмиләштерү буенча хезмәт күрсәтелә. Ана капиталына электрон сертификат алу өчен шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк. Алга таба, гадәти сертификат булган очракта, гариза бирүчегә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны бары тик бер тапкыр – баланың шәхесен раслаучы документ - туу турында таныклык бирү өчен генә эшләргә кирәк. Пенсия фонды ана капиталын бирү турында уңай карар чыгарганнан соң, электрон сертификат гариза бирүченең Шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәреләчәк. Сертификат белән бергә кабинетка сертификат турында барлык кирәкле белешмәләр тупланган электрон документ та җибәрелә. Бу мәгълүматларны экранда карарга яки чыгартып алырга мөмкин. Айлык компенсация түләү Хезмәткә яраклы, инвалид баланы карап, эшләмәүче гражданнарга айлык компенсация түләү - балалы гаиләләргә, аерым алганда, инвалид балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларының берсе. 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки 1 төркем инвалидны караучы ата-аналарга (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) һәм башка затларга ай саен түләү билгеләнә. Айлык түләү күләме әти-әнигә (уллыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) - 10000 сум, ә башка затларга 1200 сум тәшкил итә. Инвалид баланы карау чоры караган затның иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә исәпләнә. Бу, караучы затка үзенең иминият пенсиясен алу өчен, пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Ана капиталына сертификат алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия 26 ноябрьдә Татарстан Пенсия фонды «Әниләр көне» уңаеннан бәйрәм итүгә багышланган Ана капиталын алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача. Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре ана капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International