ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе
Тарату көне 24 октябрь 2019 ел. Сез өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны карыйсызмы? Айлык туләүне рәсмиләштерегез! Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә. Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш. Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә. Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә: • өлкән яшьтәге кешене караучы гражданның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты күрсәтелгән гариза; • хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуы күрсәтелгән гаризасы; 14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала. Тиешле тәртиптә эшкә сәләтсез дип танылган гражданнарны караучы исеменнән дә гаризаны бу эшкә вәкаләте расланган кеше яза. 18 яшькәчә инвалид-бала яки балачактан I төркем инвалид имзасының үзенеке икәнен тикшерергә кирәк булган очракта бу эшне тәрбияләнә торган кешегә пенсия түли торган органның тикшерү акты төзелә. • өлкән яшьтәге кешене караучының яшәү урыны буенча мәшгульлек узәгендә исәптә тормавын һәм пособие алмавын раслаучы белешмә; • пенсия яшенә җиткән өлкән яшьтәге кешенең дәвалау учреждениесеннән алынган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын раслаучы белешмә. • өлкән яшьтәгеләрне караучының шәхесен раслаучы документ һәм аның хезмәт кенәгәсе, шулай ук хезмәткә яраксыз кешенең хезмәт кенәгәсе. • 14 яше тулган мәктәп укучысының дәресләрдән бушаган вакытта ярдәмгә мохтаҗ гражданны карарга әтисе яки әнисе, яисә опека һәм попечительлек органыннан алынган язма рөхсәте. • белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешманың караучының көндезге формада укуын раслаучы белешмәсе; • караучы билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документлар (опека һәм попечительлек органнарыннан алынган белешмә, ул булмаганда – әлеге органның карары, уллыкка алу турында таныклык, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ). Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми. Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә. «Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин. Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш. Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый. Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе
Тарату көне 14 октябрь 2019 ел. Гаиләләр ана капиталыннан айлык түләүне сорап активрак мөрәҗәгать итә башладылар. 2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте. Ана капиталыннан айлык бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру барышында барлыгы 1143 гаилә акчалата түләүне сорап мөрәҗәгать итте. Исегезгә төшерәбез, айлык түләүгә гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә була. Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, акчалата түләү бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. Алты айдан соң мөрәҗәгать иткән очракта, түләү гариза биргән көннән бирелә. Акчалата түләү Россия кредит оешмасының ана капиталы сертификаты хуҗасы счетына күчерелә. Ай саен бирелә торган акчалата түләү сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки Пенсия фонды Идарәсендә кабул ителә. Түләү өчен Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә була. Ана капиталын алу хокукына ия булган, әмма сертификат рәсмиләштермәгән гаиләләр моны айлык түләү өчен гариза белән бер үк вакытта эшли ала. Түләү күләме төбәккә бәйле һәм узган елның икенче кварталында Россия Федерациясе субъектында баланың яшәү минимумына туры килә. 2019 елда түләү суммасы 2018 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тиң. Уңайлы булсын өчен, Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында ай саен түләү калькуляторы эшли, ул аңа хокукны билгеләргә, шулай ук конкрет төбәктә түләү күләмен белергә мөмкинлек бирә. 2020 елдан башлап тагын да күбрәк гаилә ай саен акчалата түләү сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булачак. Ана капиталы программасына тиешле төзәтмәләр быел кабул ителде. Аның нигезендә, бер кешегә түләү хокукын бирүче гаиләдә максималь айлык керем яшь ярым яшәү минимумы түгел, ә ике яшәү минимумы белән чикләнәчәк. Түләү үзе ике тапкырга озаграк – икенче баланың өч яшенә кадәр биреләчәк. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Дата рассылки: 30 сентября 2019 г.

 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия үткәрәчәк

 

         Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 1 октябрьдэ Өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча  кайнар линия ача.

         Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарга пенсия билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләү буенча кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.

 

 

 

 

https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе
Тарату көне: 25 сентябрь 2019 ел Федераль льготниклар 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирә алалар. 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак. Игътибарыгызны юнәлтәбез, элек соцпакет алуга гариза бирелгән булса, яңа гариза таләп ителми. Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын; • төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны; • шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала. «Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе
10 сентябрь 2019 ел. Пенсия фонды хезмәтләре бушлай күрсәтелә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне шактый кыйммәт түләү хисабына тикшерергә тәкъдим итәләр. Юридик хезмәтләр күрсәтә торган фирмалар шактый кыйммәт түләү хисабына пенсияләрне кабат исәпләүне сорап гариза язырга тәкъдим итеп, пенсионерларнын фикерләрен чуалталар. Әлеге тәкъдимгә ризалашып, гражданнар бәясе берничә мең сумга төшкән хезмәт күрсәтү турындагы килешү төзиләр. Әлеге хезмәт, килешүдән күренгәнчә, документларны әзерләү hәм хокукый анализ ясаудан гыйбарәт. Ә чынлыкта исә гражданнар исеменнән Пенсия фондына гариза җибәрелә, ә гаризаның күчермәләре төрле контрольләүче органнар hәм ведомстваларга юллана дигәнне аңлата. Әлеге төр гаризалар законнар җыелмасы нормалары кысаларында пенсия исәпләүнең дөрес булмавына бернинди дәлил китерелмичә языла. Гаризалар бер-береннән мөрәҗәгать итүче гражданнарның исем-фамилиясе hәм паспорт мәгълүматлары белән генә аерыла. Ә мошенниклар гражданнарга пенсияләрен арттырырга вәгъдә итәләр. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый күләмдә түләргә кирәк. Игътибар! Пенсия фонды органнарында барлык төр хезмәтләр дә тәләүсез күрсәтелә. Пенсия яки башка түләүләрнең күләме, яисә аларны исәпләүнең дөреслегенә кагылышлы шик туган очракта сез пенсия фонды сайтындагы Гражданинның шәхси кабинетында онлайн режимында үзегезне кызыксындырган мәгълумәтне таба аласыз. Сез шулай ук пенсия фонды территориаль органнарына да мөрәҗәгать итә ала аласыз. Шикле очраклар булганда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе татарстанлыларның (843) 279-27-27 телефоны буенча Россия фондының контакт узәгенә хәбәр итүен сорыйбыз. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе
3 сентябрь 2019 ел. Татарстан Пенсия фонды һәм Суд департаменты беренче тапкыр үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәудәт Салихов дәуләт учреждениесе – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе белән Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе арасында үзара мәгълумати хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар. Әлеге килешү ике як арасында тизәйтелгән документ әйләнешен, заманча, шифрлау һәм электрон имза функцияләре белән ViPNet программалар комплексының криптографик мәгълумат саклау чараларын кулланган элемтә каналларын кулланышка кертергә импульс бирә, бу исә безгә «Персональ мәгълуматлар турында»гы закон таләпләрен үтәп, чагыштырмача кыска вакыт эчендә соралган мәгълуматны жибәрергә мөмкинлек бирәчәк. «Имзаланган документ – соңгы елларда безнең арада урнашкан нәтиҗәле элемтәнең табигый дәвамы, безнең оешмалар арасындагы узара мәгълумат алмашуның алдынгы ысулларын куллануның яңа биеклеге. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлегебез төрле төп юнәлешләр буенча үсеш алачак», - дип билгеләп үтте Пенсия фондынын Татарстан Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе
Тарату көне: 28 август 2019 ел. Игътибар! Мошенниклар Пенсия фонды исеменнән Пенсионерларны алдауның яңа ысулын тапты. Татарстан буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килү хакында хәбәр итә, хроник авырулардан интегүче пенсионерлар әлеге тозакка эләгергә мөмкин. Россия Пенсия фондының рәсми сайтына бик охшаш ялган сайтта буыннарны дәвалый торган дару препараты турында реклама урнаштырылган. Мошенниклар Дәүләт Думасы әлеге даруны бушлай биру турында Закон кабул итте дигән ялган хәбәр тарата. «2019 елнын 19 августында Пенсия фондын 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга буыннарны дәвалый торган препаратны бушлай таратырлык квота бирергә мәҗбүр итә торган Закон өченче укылышта кабул ителде. Әлеге карарның инициаторы – Казан шәһәре Пенсия фонды идарәсе начальнигы Галина Ивановна Стриженова. Анын фикеренчә, властьлар илебездәге пенсионерларның кыйммәтле дару препаратлары ала алмауларына куптән игътибар итәргә тиеш булганнар». «Пенсия фонды булекчәсе Казан шәһәре буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигының исем фамилиясе уйлап чыгарылган булуын һәм башка мәгълуматларның да дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итә. Пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчан бер нинди товар тәкъдим итмиләр», - ди ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. Татарстанлыларны уяу булырга һәм мошенниклар тозагына эләкмәскә чакырабыз. Исегезгә төшерәбез, Пенсия Бүлекчәсе һәм аның территориаль органнары хезмәткәрләре теге яки бу документны рәсмиләштерергә тәкъдим итеп өйдән-өйгә йөрмиләр, чагыштыру яисә тикшерү өчен СНИЛС яки башка персональ мәгълуматлар сорамыйлар. Гражданнар Россия Пенсия фондының шәһәр һәм районнардагы клиентлар хезмәтендә яисә специальләшкән «Мобильклиентлархезмәте»нең урыннарга барып хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә. Барлык хезмәткәрләрнең Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар, алар гражданнар таләбе буенча әлеге таныклыкны күрсәтергә бурычлы. Пенсия хезмәтләреннән шулай ук Пенсия фондының www.pfrf.ru сайты ярдәмендә, гражданинның es.pfrf.ru шәхси кабинеты аша файдаланырга, шулай ук кызыксындырган сорауны белгечкә online аша бирергә була. Порталга керү өчен гражданнарга идентификацияләү һәм аутентификациялләүнең Бердәм системасындагы (ЕСИА) исәп язуыннан файдаланырга кирәк. Болардан тыш республикада 27-9-27-27 телефоны буенча ял һәм бәйрәм коннәреннән тыш душәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 – 18:00 сәгатьләр дә, җомга көнне 9:00 дән 16:45 сәгатькә кадәр, 12:00 дән 12:45 сәгатьләрдә төшке ялга туктап, дистанцион хезмәттәшлек итү контакт үзәге эшли. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513
Тарату көне: 28 август 2019 ел. Игътибар! Мошенниклар Пенсия фонды исеменнән Пенсионерларны алдауның яңа ысулын тапты. Татарстан буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килү хакында хәбәр итә, хроник авырулардан интегүче пенсионерлар әлеге тозакка эләгергә мөмкин. Россия Пенсия фондының рәсми сайтына бик охшаш ялган сайтта буыннарны дәвалый торган дару препараты турында реклама урнаштырылган. Мошенниклар Дәүләт Думасы әлеге даруны бушлай биру турында Закон кабул итте дигән ялган хәбәр тарата. «2019 елнын 19 августында Пенсия фондын 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга буыннарны дәвалый торган препаратны бушлай таратырлык квота бирергә мәҗбүр итә торган Закон өченче укылышта кабул ителде. Әлеге карарның инициаторы – Казан шәһәре Пенсия фонды идарәсе начальнигы Галина Ивановна Стриженова. Анын фикеренчә, властьлар илебездәге пенсионерларның кыйммәтле дару препаратлары ала алмауларына куптән игътибар итәргә тиеш булганнар». «Пенсия фонды булекчәсе Казан шәһәре буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигының исем фамилиясе уйлап чыгарылган булуын һәм башка мәгълуматларның да дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итә. Пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчан бер нинди товар тәкъдим итмиләр», - ди ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. Татарстанлыларны уяу булырга һәм мошенниклар тозагына эләкмәскә чакырабыз. Исегезгә төшерәбез, Пенсия Бүлекчәсе һәм аның территориаль органнары хезмәткәрләре теге яки бу документны рәсмиләштерергә тәкъдим итеп өйдән-өйгә йөрмиләр, чагыштыру яисә тикшерү өчен СНИЛС яки башка персональ мәгълуматлар сорамыйлар. Гражданнар Россия Пенсия фондының шәһәр һәм районнардагы клиентлар хезмәтендә яисә специальләшкән «Мобильклиентлархезмәте»нең урыннарга барып хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә. Барлык хезмәткәрләрнең Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар, алар гражданнар таләбе буенча әлеге таныклыкны күрсәтергә бурычлы. Пенсия хезмәтләреннән шулай ук Пенсия фондының www.pfrf.ru сайты ярдәмендә, гражданинның es.pfrf.ru шәхси кабинеты аша файдаланырга, шулай ук кызыксындырган сорауны белгечкә online аша бирергә була. Порталга керү өчен гражданнарга идентификацияләү һәм аутентификациялләүнең Бердәм системасындагы (ЕСИА) исәп язуыннан файдаланырга кирәк. Болардан тыш республикада 27-9-27-27 телефоны буенча ял һәм бәйрәм коннәреннән тыш душәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 – 18:00 сәгатьләр дә, җомга көнне 9:00 дән 16:45 сәгатькә кадәр, 12:00 дән 12:45 сәгатьләрдә төшке ялга туктап, дистанцион хезмәттәшлек итү контакт үзәге эшли. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513
Тарату көне 28 август 2019 ел. Пенсия фонды ел башыннан алып 22 мең татарстанлының пенсия алды ташламаларына хокуклы булуын раслады 2019 елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия алды яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар җыелмасы буенча тиешле социаль ярдәмгә һәм ташламаларга хокукларын раслады. Әлеге белешмәләр хакимият органнарына һәм ведомстволарга җибәрелде, пенсия яше алды яшендәгеләрнең үзләренә Пенсия фондының территориаль органнарында, күп функцияле үзәкләр яисә гражданнарның шәхси кабинетлары аша җибәрелде. Ел башыннан эш белән тәэмин итүчеләр тараткан мәгълүмат пенсия яше алдындагы эшләүче гражданнарга диспансерлаштыру узу өчен бирелә торган түләүле ял көне хакында иде. Эш бирүчеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча Россия Пенсия фонды 16 мең кешегә карата мәгълүматларны тапшырды. Әлеге мәгълүмат алмашу, мәшгульлек үзәкләре кебек үк, үзара килешүләр нигезендә алып барыла. Бүгенге көнгә Пенсия фонды белән эш бирүчеләр арасында 46 мең килешү төзелде. Пенсия алды яшендәге гражданнарның яңа һөнәр үзләштерүгә, уку квалификацияләрен күтәрү программаларын гамәлгә ашыру һәм пенсия яшендәгеләрнең уку яки эш эзләү чорында арттырылган пособие түләүче мәшгульлек үзәге соравы буенча 4,5 мең кеше статусларын раслады. Исегезгә төшерәбез, әгәр пенсия алды яшендәге гражданы ташламаларга хокукы барлыгын мөстәкыйль рәвештә раслага теләгән очракта Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша яисә Пенсия фонды идарәләрендәге клиент хезмәте аша эшли ала. Әлеге ысулдан ел башыннан бирле 920 кеше белешмә алган. Тагын 460 граждан күпфункцияле үзәкләрләргә мөрәҗәгать иткән. Пенсия яше алды гражданнарга ташламалар 2019 елда ясала башлады. Моңа кадәр бу хокуктан бары тик пенсия яшендәгеләр генә файдалана ала иде. Ташламаларның күбесе федераль характерда, алардан яңа пенсиягә чыгу яшенә кадәр биш ел яки элеккеге пенсиягә чыгу яше чикләрендә – хатын - кызлар өчен 55 яшьтән һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән файдаланырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. 2019 елдан башлап россиялеләрнең күпчелеге өчен пенсиягә чыгу яше үзгәрмәсә дә, алар пенсия алды ташламаларыннан файдаландылар. Бу, әйтик, биш баласы булган күп балалы аналарга һәм вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукына ия булган кайбер гражданнарга кагыла. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ruә www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2

21
август, 2019 ел
чәршәмбе
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак. Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын; • төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны; • шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала. «Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International