ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2019 ел
чәршәмбе
Татарстан Пенсия фонды 2019 елда 10 меңләп ана капиталына дәуләт сертификаты тапшырды. Әлеге программа эщли башлаганнан бирле Республикабызда сертификат бирүне сорап язылган 280 мең гариза кабул ителде. Сертификат алучыларның 80 проценты ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган. Программа кысаларында ана капиталына 84 миллиард сум акча түләнгән. Гариза белән мөрәжәгать итүчеләрнең 90 проценты ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга тоткан. Программа эшли башлаганнан бирле 220 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. Шулардан 190 мең гаилә ана капиталы белән торак кредитларын тулысынча яисә өлешчә каплаган. 30 меңнән артык гаилә торак шартларын кредит алмыйча гына яхшырткан. Болардан тыш Россия Пенсия фонды сертификатны балаларга белем бирүгә юнәлтүне сорап язган 18 мең гариза кабул итте. 2018 ел башыннан программага үзгәрешләр кертү капитал акчасын мәгариф өлкәсенә юнәлдеручеләр санын артуга китерде, хәзер гаиләләр сертификат акчасын балага өч яшь тулганны көтмичэ, сертификат алуга ук мәктәпкәчэ яшьтәге балалар учреждениеләре өчен түләүгә тота алалар. Нәтиҗәдә, 6 меңнән артык гаилә, әлеге мөмкинлектән файдаланып, ана капиталы белән балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләде. Сертификат акчасын дәүләтнеке булмаган балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләүгә юнәлдерергә, шулай ук бала караган өчен түләү чыгымнарына тотарга да була. Әлбәттә, бу очракта хезмәт күрсәтү учреждениесенең әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнергә лицензиясе булуы шарт. 2018 елдан башлап аз керемле гаиләләргә ана капиталы акчасыннан айлык түләү алу мөмкинлеге дә бар. Әлеге хокуктан ел башыннан баласы туган, ә гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы 1,5 тән ким булган гаиләләр файдалана ала. 2019 елда Пенсия фондының территориаль органнарына айлык түләү сорап 577 гаилә мөрәҗәгать иткән. 2019 елда әлеге түләүне алуга хокук барлыгын белү өчен гаиләнең соңгы 12 айлык керемен яңа туган баланы да кертеп гаиләдәге кешеләр санына бүлеп карарга гына кирәк. Килеп чыккан сумма Татарстан Республикасында хезмәткә яраклы гражданнарның яшәү минимумы күләменнән 1,5 тән артмаса (2019 елда ул – 14034 сум), Пенсия фондына барып, гариза белэн мөрәжәгать итәргә мөмкин. Әлеге түләү 2019 елда шулай ук балага яшь ярым булганчы да бирелә. Уңайлырак булсын өчен гаризаны бала туганнан сон 6 ай эчендә бирергә мөмкин – түләү бала туган көннән исәпләнә. Гариза балага 6 ай булганнан соң бирелгән очракта акча гариза белән мөрәжәгать иткән көннән түләнә. Ана капиталы исәбеннән түләүләр гаиләнең кайсы регионда яшәвенә бәйле, ул әлеге регионда үткән елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез. 2019 елда гариза белән мөрәжәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез – 8896 сум тәшкил итә. Ана капиталын шулай ук торак шартларын яхшыртуга, әниләр пенсиясенең тупланма өлешен арттыруга, инвалид балаларны жәмгыятьтә социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә юнәлдерергә мөмкин. Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ягъни ана капиталы алу хокукына ия булу өчен сертификат алу хокукы бируче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы шарт.Ә сертификат алу һәм аннан файдалану вакыты чикләнмәгән. 2019 елда ана капиталы 453 мең сум тәшкил итә. Ана (гаилә) капиталы алу хокукына 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче яисә аннан соңгы балалар тапкан яки уллыкка бала алган гаиләләр ия. Сертификат гаиләгә бары бер генә тапкыр бирелә. Ана капиталына сертификат алу өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды органнарына гариза белән мөрәжәгать итәргә кирәк. Гаризаны сертификат алуга хокук бируче бала туганнан соң да, гаилә өчен уңайлы башка вакытта да Пенсия фондына килеп бирергә, шулай ук «Гражданнарның шәхси кабинеты» аша да юлларга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасын гаиләләр өчен тагын да уңайлырак итуче электрон сертификатлар бирүче хезмәт күрсәтү 2018 ел башыннан эшли башлады. Ана капиталына электрон сертификат алу өчен гаризаны шәхси кабинет аша бирергә кирәк. Аннары, гадәти сертификат алгандагы кебек, гариза бирүче Пенсия фондына мөрәжәгать итә. Бу бары бер тапкыр – балаларның туу турындагы таныклыклары кебек шәхси документларны биру өчен эшләнә. Сертификат алу өчен кабат Пенсия фондына мөрәжәгать итәргэ кирәкми – Пенсия фонды ана капиталы бирү турында уңай карар чыгарганнан соң, сертификат автомат рәвештә гариза бирученең шәхси кабинетына җибәрелә. Сертификат белән бергә кабинетка сертификат хакында кирәкле мәгълумат тупланган электрон документ та юллана. Әлеге мәгълуматларны экран аша карарга да, чыгартып алырга да мөмкин. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

2
август, 2019 ел
җомга
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2018 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла. Пенсия фиксацияләнгән коэффициентка арртырыла торган индексациядән аермалы буларак, август аендагысы пенсионерның хезмәт хакы куләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия күбрәккә артачак. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә пенсиянең максималь арттыру күләме пенсиянең 2019 ел бәяләреннән чыгып исәпләнгән өч коэффициент – 261,72 сум белән чикләнә. Якынча мәгълүматлар буенча, 305 меңнән артык пенсионерның иминият пенсияләре артып киләчәк. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сум акча каралган. Иминият пенсияләрен арттырудан кала, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм берьюлы түләүләр күләме дә арттырыла. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә түгел (хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүчеләр күчергән акчалар иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарә итүче компанияләрнең акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле. 1453 пенсионерның пенсия тупланмалары кабат исәпләнәчәк, бу санга 785 ашыгыч түләүләр, 1250 тупланма пенсия алучылар да кертелгән. Аларның айлык түләүләре 2018 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекцияләү коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул 4,9%, ә пенсия тупланмаларын үзләре катнашу юлы белән финанслау дәүләт программасында катнашулылар алачак ашыгыч пенсия түләүләре өчен 5,1 % тәшкил итәчәк. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2018 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла. Пенсия фиксацияләнгән коэффициентка арртырыла торган индексациядән аермалы буларак, август аендагысы пенсионерның хезмәт хакы куләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия күбрәккә артачак. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә пенсиянең максималь арттыру күләме пенсиянең 2019 ел бәяләреннән чыгып исәпләнгән өч коэффициент – 261,72 сум белән чикләнә. Якынча мәгълүматлар буенча, 305 меңнән артык пенсионерның иминият пенсияләре артып киләчәк. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сум акча каралган. Иминият пенсияләрен арттырудан кала, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм берьюлы түләүләр күләме дә арттырыла. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә түгел (хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүчеләр күчергән акчалар иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарә итүче компанияләрнең акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле. 1453 пенсионерның пенсия тупланмалары кабат исәпләнәчәк, бу санга 785 ашыгыч түләүләр, 1250 тупланма пенсия алучылар да кертелгән. Аларның айлык түләүләре 2018 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекцияләү коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул 4,9%, ә пенсия тупланмаларын үзләре катнашу юлы белән финанслау дәүләт программасында катнашулылар алачак ашыгыч пенсия түләүләре өчен 5,1 % тәшкил итәчәк. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

30
июль, 2019 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача. Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Пенсия фонды булекчәсе белгечләре 2019 елда 55 яшькә җиткән (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә җиткән (ир-атлар) өчен яна кагыйдәләр буенча яше җитү сәбәпле иминият пенсиясен билгеләугә кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр. Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр. https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571

2
июль, 2019 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә . Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә. Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый. _______________________________ https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)
Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты. Кабат исәпләү «Дәүләт социаль ярдәме» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы» турындагы федераль законнарга быелның апрелендә кертелгән үзгәрешләргә туры китереп башкарылды. «Пенсияләр гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына, Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган өстәмә түләүләр белән бергә арттырылды. Пенсионерларның күпчелеге арткан түләүләрне май ае пенсияләре белән бергә алды. 1 июльгә кадәр кабат исәпләүләр тулысынча төгәлләнәчәк», - дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин. Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмә түләуләр буенча эш Татарстанның барлык районнарында да алып барыла. Аны 72 мең эшләмәүче пенсионер алачак, аның күләме уртача 1,7 мең сум тәшкил итә. * * * 2019 елга кадәр гамәлдә йөргән тәртип буенча пенсияләргэ өстәмә социаль түләүләр күләме үткәрелгән индексацияләр һәм айлык акчалата түләүләрне исәпкә алып билгеләнә иде. Бу исә һәр яңа индексация нәтиҗәсендә пенсия яки айлык акчалата түләүләрнең күләме артуга пропорциональ рәвештә социаль өстәмә түләү күләменең кимүенә китерә иде. Нәтиҗәдә пенсионерның пенсия күләме яшәү минимумы югарылыгында сакланса да индексацияләнгәннән соң үзгәрешсез кала. Законга кертелгән үзгәрешләр исә пенсионерларның пенсия, социаль түләүләр һәм социаль ярдәмнең кайбер башка төрләреннән торган керемнәрен социаль өстәмә түләү юлы белән башта яшәү минимумына кадәр җиткерүне, аннан сон гына индексацияләү юлы белән арттыруны күздә тота. Шулай итеп, индексацияләу нәтиҗәсендә арттыру пенсионерның яшәү минимумына бәйсез башкарыла һәм пенсиягә өстәмә түләү күләмен киметми. _______________________________ https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә. Арттырылган күләмдә түләүне июль аенда мөрәҗәгать итүчеләр генә түгел, әлегә кадәр бу төр түләүне ала торган 9 мең кеше дә алачак. Түләүне арттыру өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Хәзерге вакытта 9.5 мең инвалид-бала яки балачактан инвалид беренче төркем инвалидны караучы гражданнарга 5.5 мең сум акча түләнә. «Айлык акчалата түләүне Россиядә яшәүче, хезмәткә яраклы булып та, 18 яшькә җитмәгән инвалид-бала яисә беренче төркем балачактан инвалидны караучы гражданнар ала. Әлеге төр түләү инвалид-баланың яки балачактан инвалидның пенсиясе буенча билгеләнә»,- дип билгеләп үтте Россия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин. Инвалид-бала караган өчен түләүне сорап шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, Россия Пенсия фонды сайтында түләү билгеләү һәм гражданның инвалид-бала карарга ризалыгын белдереп гариза язу сервислары эшли. Сез шулай ук Пенсия фонды органнарындагы клиентларны кабул итү хезмәтенә дә мөрәҗәгать итә аласыз. _______________________________ https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44 Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27 Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе
2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү механизмы үзгәрә. Пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Бу үткәрелә торган индексацияләр нәтиҗәсендә өстәмә пенсиянең агымдагы күләменә һәм айлык акчалата түләүгә түгел, ә төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителә торган пенсионерның гомуми түләүләренә билгеләнәчәк дигән сүз. Элегрәк түләү индексациясе пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алмыйча башкарылган, шуңа күрә һәр яңа индексация пенсия күләмен арттырган һәм яшәү минимумына кадәр социаль өстәмә күләмен пропорциональ рәвештә киметкән. Мондый тәртип индексациядән соң да пенсионер тарафыннан алына торган түләүләрнең күләме үзгәрешсез кала алуына китергән. "Хәзер закон башта пенсионерның кеременең гомуми күләмен яшәү минимумына кадәр җиткерергә, аннары пенсия индексациясен үткәрергә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, индексация нәтиҗәсендә өстәмә акча Татарстанда пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнәчәк, ә пенсионерга түләүләрнең гомуми күләме агымдагы елда пенсия һәм ЕДВ индексациясе нәтиҗәләре буенча арттырылган суммадан һәр елда ПМПдан югарырак булачак», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Пенсия суммасы һәм ЕДВ Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләгәндә пенсионерны Матди тәэмин итүнең гомуми суммасын санау һәм аларның күләмен индексацияләү пенсиягә социаль өстәмә күләмен киметергә тиеш түгел. Яңа тәртип, шул исәптән агымдагы елның гыйнварында узган иминият пенсияләрен индексацияләү дә таратылачак. Әлеге үзгәреш 83 меңгә якын татарстанлыга, шул исәптән 296 -кайбычлыларга кагылачак. Түләүләрне яңадан исәпләү берсүзсез узачак, шуңа күрә пенсионерларга Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм нинди дә булса гариза бирергә кирәкми. 2019 елда иске исәп-хисап: Пенсия күләме – 5105,00 сум. 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрнең индексациясен исәпкә алып, 7,05 % - 359,90 сум тәшкил итә. = 5464,90 сум. ЕДВ индексациясен исәпкә алып, 1.02.2019 елдан 2073,51 сум *4,3% ка - 89,16 сум = 2162,67 сум. Пенсионерның кереме 5464,90 сум пенсия + 2162,67 сум ЕДВ = 7627,57 сум, бу 2019 елга Татарстан Республикасында билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумыннан (8232 сум) кимрәк, шуңа күрә алучыга федераль социаль өстәмә (ФСД) 604,43 сум билгеләнгән. Нәтиҗәдә, ФСД хезмәте күләме 449,06 сумга кимегән, пенсия һәм ЕДВ индексациясе аркасында пенсионерның гомуми кереме ПМП – 8232 сум чикләрендә калган. 2019 елдан яңа исәп хисап федераль закон нигезендә пенсия һәм ЕДВ индексациясе белән бәйле рәвештә ФСД күләмен киметмәскә тәкъдим итә: Пенсия күләме-5105,00 сум. ЕДВ күләме-2073,51 сум. Пенсия индексациясе күләме -359,90 сум. ЕДВ индексациясе күләме -89,16 сум. 2019 елда пенсионерның яңа тәртип буенча гомуми кереме булачак: 5105,00 + 359,90 +2073,51 + 89,16 +1053,49 = 8681,06 сум. ФСД күләме -1053,49 сум. Февраль аенда 449,06 сумга арттыру (иске тәртип белән чагыштырганда). ПЕНСИЯ ФОНДЫНЫН кайнар линиясе 8-800-600-44-44 ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27 Интернет-сайтлар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 ТР буенча Пенсия Фондынын матбугат хезмәте (843)279-25-13 pressa.pfr@gmail.com

15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе
23 апрель 2019 елда Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән башлап Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды Идарәчесенең урынбасары Елена Горюнова пенсия фондына кагылышы сораулары булган Кайбычлыларны кабул итәчәк. Кабул итүгә алданязылуөчен телефон номеры 2-10-74.

11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч районы башлыгы призларына өстәл теннисы буенча район турниры узды. Турнирда 3 оешма һәм 11 авыл җирлеге катнашты. Нәтиҗәдә, оешмалар арасында беренче урынны Совет-Башкарма комитет командасы, икенче урынны Эчке эшләр бүлеге, өченче урынны район үзәк хастаханәсе алды. Гомуми зачетта Чүти авыл җирлеге теннисчылары җиңү яулады. Икенче-өченче урыннарны Иске Тәрбит һәм Кошман авыл җирлекләре командалары яулады. Җиңүчеләрне һәм призерларны район башлыгы исеменнән "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов котлады. Җиңүчеләргә Кубок, истәлекле медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Калган призерлар медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International