Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүти авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Постановления
Карарлар
Чүти авыл җирлеге Уставы
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Халык җыены карарлары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Чүти авыл җирлеге
ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе
Пенсияләрнең индексациясе пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып булачак
2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү механизмы үзгәрә. Пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Бу үткәрелә торган индексацияләр нәтиҗәсендә өстәмә пенсиянең агымдагы күләменә һәм айлык акчалата түләүгә түгел, ә төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителә торган пенсионерның гомуми түләүләренә билгеләнәчәк дигән сүз. Элегрәк түләү индексациясе пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алмыйча башкарылган, шуңа күрә һәр яңа индексация пенсия күләмен арттырган һәм яшәү минимумына кадәр социаль өстәмә күләмен пропорциональ рәвештә киметкән. Мондый тәртип индексациядән соң да пенсионер тарафыннан алына торган түләүләрнең күләме үзгәрешсез кала алуына китергән. "Хәзер закон башта пенсионерның кеременең гомуми күләмен яшәү минимумына кадәр җиткерергә, аннары пенсия индексациясен үткәрергә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, индексация нәтиҗәсендә өстәмә акча Татарстанда пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнәчәк, ә пенсионерга түләүләрнең гомуми күләме агымдагы елда пенсия һәм ЕДВ индексациясе нәтиҗәләре буенча арттырылган суммадан һәр елда ПМПдан югарырак булачак», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Пенсия суммасы һәм ЕДВ Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләгәндә пенсионерны Матди тәэмин итүнең гомуми суммасын санау һәм аларның күләмен индексацияләү пенсиягә социаль өстәмә күләмен киметергә тиеш түгел. Яңа тәртип, шул исәптән агымдагы елның гыйнварында узган иминият пенсияләрен индексацияләү дә таратылачак. Әлеге үзгәреш 83 меңгә якын татарстанлыга, шул исәптән 296 -кайбычлыларга кагылачак. Түләүләрне яңадан исәпләү берсүзсез узачак, шуңа күрә пенсионерларга Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм нинди дә булса гариза бирергә кирәкми. 2019 елда иске исәп-хисап: Пенсия күләме – 5105,00 сум. 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрнең индексациясен исәпкә алып, 7,05 % - 359,90 сум тәшкил итә. = 5464,90 сум. ЕДВ индексациясен исәпкә алып, 1.02.2019 елдан 2073,51 сум *4,3% ка - 89,16 сум = 2162,67 сум. Пенсионерның кереме 5464,90 сум пенсия + 2162,67 сум ЕДВ = 7627,57 сум, бу 2019 елга Татарстан Республикасында билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумыннан (8232 сум) кимрәк, шуңа күрә алучыга федераль социаль өстәмә (ФСД) 604,43 сум билгеләнгән. Нәтиҗәдә, ФСД хезмәте күләме 449,06 сумга кимегән, пенсия һәм ЕДВ индексациясе аркасында пенсионерның гомуми кереме ПМП – 8232 сум чикләрендә калган. 2019 елдан яңа исәп хисап федераль закон нигезендә пенсия һәм ЕДВ индексациясе белән бәйле рәвештә ФСД күләмен киметмәскә тәкъдим итә: Пенсия күләме-5105,00 сум. ЕДВ күләме-2073,51 сум. Пенсия индексациясе күләме -359,90 сум. ЕДВ индексациясе күләме -89,16 сум. 2019 елда пенсионерның яңа тәртип буенча гомуми кереме булачак: 5105,00 + 359,90 +2073,51 + 89,16 +1053,49 = 8681,06 сум. ФСД күләме -1053,49 сум. Февраль аенда 449,06 сумга арттыру (иске тәртип белән чагыштырганда). ПЕНСИЯ ФОНДЫНЫН кайнар линиясе 8-800-600-44-44 ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27 Интернет-сайтлар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571 ТР буенча Пенсия Фондынын матбугат хезмәте (843)279-25-13 pressa.pfr@gmail.com
15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе
Белдерү.
23 апрель 2019 елда Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән башлап Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды Идарәчесенең урынбасары Елена Горюнова пенсия фондына кагылышы сораулары булган Кайбычлыларны кабул итәчәк. Кабул итүгә алданязылуөчен телефон номеры 2-10-74.
11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Олы Кайбычта өстәл теннисы буенча турнир узды
Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч районы башлыгы призларына өстәл теннисы буенча район турниры узды. Турнирда 3 оешма һәм 11 авыл җирлеге катнашты. Нәтиҗәдә, оешмалар арасында беренче урынны Совет-Башкарма комитет командасы, икенче урынны Эчке эшләр бүлеге, өченче урынны район үзәк хастаханәсе алды. Гомуми зачетта Чүти авыл җирлеге теннисчылары җиңү яулады. Икенче-өченче урыннарны Иске Тәрбит һәм Кошман авыл җирлекләре командалары яулады. Җиңүчеләрне һәм призерларны район башлыгы исеменнән "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов котлады. Җиңүчеләргә Кубок, истәлекле медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Калган призерлар медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
6
апрель, 2019 ел
шимбә
Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чираттагы матчлар узды
6 апрель көнне Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт комплексында Кайбыч муниципаль районы Чемпионаты кысаларында авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Олы Кайбыч, Федоровка, Чүти, Кече Мәме, Хуҗа Хәсән һәм Кошман авыл җирлекләре командалары катнашында чираттагы уен көне узды. Узган матч нәтиҗәләре буенча чемпионатта беренчелекне Федоровка авыл җирлеге җыелма командасы тота, ул әлегә җиңелүләрсез чыгыш ясый. Алда баручы квартетка хәзерге вакытта Олы Кайбыч, Кече Мәме һәм Кошман авыл җирлекләре командалары да керә.
18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе
Чүти авылында тантаналы шартларда Руслан кибете ачылды.
17 декабрьдә Чүти авылында тантаналы шартларда Руслан кибете ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов катнашты. Кибетне Чүтидән Илгизәр һәм Наилә Сәлахетдиновлар гаиләсе төзеде. Илгизәр төрле эштә эшли, җылылык билгели, эретеп ябыштыру белән шөгыльләнә, ә Наилә элек башка кибеттә эшли иде. Кибеттә бер эш урыны булдырылган. Альберт Илгизәр улы кибет хуҗаларына уңышлар теләде һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Кайбыч районында булды
Бүген Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Кайбыч районы халкы белән очрашты, анда ике сәгатьлек вәгазь уздырды. Очрашу Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында узды. Чарада шулай ук Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин катнашты. Үзенең вәгазьләрендә Җәлил хәзрәт мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы каршында булган бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк яхшылык һәм матурлык күрергә, ия булганнарга канәгать булырга өйрәнергә чакырды.
10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе
Олы Кайбычта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында ярышлар узды
Бүген " Салават күпере «спорт-сәламәтләндерү комплексында Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт чарасы узды. Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән «Өмет " комплекслы үзәгенең яшьләр сәясәте, физкультура,спорт бүлеге һәм гаиләгә,балаларга социаль ярдәм бүлеге тарафыннан оештырылды. Ярышта авыл җирлекләреннән 14 команда катнашты. Алар спортның 5 төрендә көч сынашты: йөзү, армрестлинг, шахмат, шашка һәм дартс. Безнең авыл җирлегеннән шашка буенча ярышларда Кисапов Петр Николаевич катнашты. Без сезнең белән горурланабыз!Катнашкан өчен рәхмәт.
30
ноябрь, 2018 ел
җомга
Кайбычта зона семинар-киңәшмәсе
Кичә, район мәдәният йортында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Чарада шулай ук зона муниципаль районнары башлыклары (Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Тәтеш) һәм авыл җирлекләре башлыклары, кооператив җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары катнашты.
21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе
Мәүлид бәйрәме, Мәүлид ае мөбарәк булсын!
19 ноябрь - Мәүлид бәйрәме, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн. Бу көн - мөселманнар өчен Корбан һәм Ураза гаетләре кебек үк зур бәйрәм. Мәүлид көне – рабигүл әүвәл аеның уникенче көненә туры килә. «Мәүлид» сүзе туу, туган вакыт дип тәрҗемә ителә. Мәүлид ае 9 ноябрьдән башланды, 7 декабрьгә кадәр дәвам итә. Кичә 20 ноябрь көнне, Чүти авыл Мәчетендә шушы зур бәйрәмге багышланган Мәүлид ашы уздырылды. Бәйрәмне уздырырга, мул табын оештырырга- авылыбызның эшмәкәре Щукин Рафаил Минсагир улы спонсор буларак ярдәм итте. Бәйрәмгә авылыбызның барлык олы яшьтәге бабайлар һәм әбиләр чакырылган иде.
16
ноябрь, 2018 ел
җомга
Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә «Җәлил укулары " шигырь укучылар конкурсы узды»
14 ноябрь көнне Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә «Җәлил укулары " I Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. Конкурста безнең авыл җирлегеннән Чүти төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Алар Муса Җәлил шигырьләрен татар, рус телләрендә сөйләделәр. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, ә соңыннан Муса Җәлил турында презентация күрсәтелде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз